Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм читтәге татарлар: Мәскәүдән узып эш итү юк


Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан читтәге милләттәшләр белән эшләгәндә Русия хакимияте сүзеннән чыкмаска куша. Мондый сәясәт бар татарга да ошамый.

"Милләттәшләр белән эшләү һәрвакыт зур кызыксыну тудырды. Миграция агымы шактый зур. Без республикадан һәм Русиядән киткән һәр кешене кире кайтару максатын куймыйбыз, әмма алар белән элемтәләр булдыру, ярдәм итү һәм аларны яклау аша Татарстанны күтәрү – мөһим мәсьәлә", диде дүшәмбе көнне Татарстан дәүләт шурасында узган республика президенты каршындагы ватандашлар эшләре координация шурасы утырышында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да республикадан читтәге татарлар белән даими очрашуына басым ясап.

Утырышка җыелуның рәсми максаты - узып барган 2015 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2016 елда башкарылачак эшләр планын билгеләү иде.

Мөхәммәтшин чит илдә яшәүче милләттәшләр белән эшчәнлекне Русия тышкы министрлыгы белән килештереп, бердәм тышкы сәясәт кысаларында алып баруын әйтте һәм хәзер халыкара вазгыять даими үзгәреп торган болгавыр заманда Русия җитәкчелеге һәм тышкы эшләр министрлыгы тәкъдимнәрен аеруча истә тотарга кирәклегенә басым ясады.

Билгеле булганча, берничә ел элек оешкан "Европа татарлары альянсы" да Русия тышкы эшләр министрлыгы карамагында хәрәкәт итүе сәбәпле, кайбер татар оешмаларында канәгатьсезлек тудырды һәм алар анда катнашудан баш тартты. Финляндия татарлары анда күзәтүче буларак кына катнашырга ризалашты. Литва татарлары икегә бүленде, Польша таталары Европада утырып Мәскәүгә буйсынуны аңламауларын әйтте.

Күченеп кайту програмы

Татарстан премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев ватандашларны Русия субъектларына ирекле рәвештә күчерү програмы хакында бәян итте. Аның сүзләренчә, әлеге програм кысаларында 18 яше тулган, эшкә яраклы һәм туган ягына күченеп кайтырга әзер булган, квалификацияле һәм эш тәҗрибәсе, һөнәре булган, мәхкәмә җаваплылыгына тартылмаган һәм башка таләпләргә туры килгән кешеләрнең кире кайту һәм дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге бар. "Татар-информ" язуынча, 2016-2018 елларга каралган “Чит илләрдә яшәүче ватандашларны Русиягә ирекле рәвештә күчерүгә ярдәм итү” програмын гамәлгә ашыру өчен казнадан 13,5 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. Програм өч елга исәпләнә һәм һәр ел саен анда 50 катнашучы һәм аларның 125 әгъзасы күченеп кайтырга дәүләт ярдәме ала.

Шул ук вакытта Татарстанга күченеп кайткан татарлар Азатлыкка Русия ватандашлыгын алу кыенлыклары турында зарланып сөйләгән иде. Кайберләре ватандашлык ала алмау сәбәпле, кире китәргә мәҗбүр булган.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов утырышта татар телен өйрәтүче "Ана теле" онлайн мәктәбендә 2015 елда уң мең кеше туплануын әйтте. Шул ук вакытта Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров әлеге 10 мең кешенең бары 300е генә чит илдә яшәүче татарлар булуын искә алып, әлеге проектка күбрәк чит ил татарларын җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Моннан тыш, Сәфәров Кырымда яшәүче кырымтатарлары белән эшчәнлекне тагын да арттырырга кирәклеккә басым ясады.

XS
SM
MD
LG