Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелның ун аенда Татарстан ширкәтләренең 24% зыянга эшләгән


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Миңнеханов ширкәтләрнең зыянга эшләве бүгенге икътисади хәл, аерым алганда нефтькә бәя төшү, валюта бәясе күтәрелү белән бәйле булуын әйтте

2015 елның гыйнвар-октябрь айларында Татарстан ширкәтләренең 24% зыянга эшләгән. Бу хакта Татарстан хөкүмәте каршындагы икътисади шура утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә президент матбугат үзәге.

Президент сүзләренчә, икътисади вәзгыять җиңелләрдән түгел һәм бу әлбәттә ширкәтләр эшчәнлеге һәм аларның салымнар түләвендә чагылыш таба. Миңнеханов бу күбрәк тышкы факторларга, аерым алганда нефтькә бәя төшүе, санкцияләр, валюта курслары белән бәйле булуын әйтте.

Билгеле булганча, нефтьнең бер мичкәсенең бәясе инде 40 доллардан да түбәнрәк сатыла, ә бюджет 50 доллардан чыгып хисапланган.

Чаллыда урнашкан КамАЗ ширкәтендә генә дә, машина җитештерү кимү сәбәпле, быел эш көннәре шактый кыскартылды.

Шулай ук Чаллыдагы Ford-Sollers ширкәте машиналар җитештерү эшен гыйнварга кадәр туктатты, 15 декабрьдән Алабугадагы ширкәттә дә эш тукталып торачак.

Татарстанда ел башыннан ярлылар саны 10%ка арткан һәм 231 мең кеше булган. Бу хакта Татарстан дәүләт шурасында социаль сәясәт комитеты утырышында республика хезмәт министры урынбасары Юлия Абреева әйтте. Ягъни 8,5 мең сумнан түбәнрәк акча алучы пенсионерлар һәм 11,1 меңнән түбәнрәк хезмәт хакы алучылар фәкыйрьләр хисабына керә.

Белгечләр Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга, Көнбатышның Русиягә карата кертелгән чикләүләре сәбәпле икътисад начарланганга, нефтенең һәм рубльнең бәясе төшкәнгә төрле ширкәтләрнең керемнәре дә кими дип белдерә.

XS
SM
MD
LG