Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:59

Казанда "Мишәрләрем" концертына халык күпләп килгән


13 декабрь Казанда кабаттан "Мишәрләрем" концерты тулы зал белән үтте. Концертның исеме үк тамашачыларда кызыксыну уяткан. Оештыручы, Ваһапов вакыфы җитәкчесе Рифат Фәттәхов белдергәнчә, проектның төп максаты - мишәрләрне аермыйча, аларны татар халкының бер кисәге буларак талантын һәм матурлыгын күрсәтү.

"Мишәрләрем" проекты татар эстрадасында моңарчы күзәтелмәгән концерт икән. Әлеге тамаша икенче тапкыр үтте. Беренчесе 5 декабрь узган иде. Оештыручы, Ваһапов вакыфы җитәкчесе Рифат Фәттахов бүген мәдәни тормышта, шоу-бизнеста тамашачы туплау проблемасы булуы турында искәртте.

“Яшерен-батырын түгел, татар эстрадасына “Мишәрләрем”не без бер яңалык буларак тәкъдим иттек. Чөнки тамашачыны гади бер яңалыксыз, “фишкасыз” җыю мөмкин түгел”, ди ул.

Концерт “Татарымның алтын бизәге син, туган ягым төсе – мишәрем” дигән девиз астында үтте. Тамашаның буеннан-буена мишәрләрнең татар булулары белән горурлану хисе күзәтелде. Концертта чыгыш ясаган барлык артистлар да мишәр. Алар арсында Халидә Бигичева, Динә һәм Рафаил Латыйповлар, Гүзәлия, Илсаф, Илсөя Бәдретдинова, Азат Абитов, Рәнис Габбазов та бар иде. Искәрмә буларак халык артисты Равил Шәрәфиев мәзәкләр сөйләде. Татарның чын мишәре Рәшит Шамкай белән бик күп еллар бергә дус булып эшләгәнгә күрә, Равил әфәндене мишәр булмаса да, искәрмә буларак да чакырганнар. Без аңа “Татарларны "Мишәрләрем” дип аеру дөресме?” дигән сорау бирдек.

“Булганча бүлү дөрес, тарихтан ничек килгән, шулай барырга тиеш ул. Ләкин без, татарлар, үзебез бүленергә тиеш түгел, без – бер! Болгардан чыкканмы, хазардан, кыпчактан чыкканмы – бөтенебезне дә бер тел, бер моң, бер яшәеш берләштергән, шуңа без таркалырга тиеш түгел”, диде Равил Шәрәфиев. Халык артисты мишәрләрне үземнең татарларыма караганда кайбер яклардан күбрәк яратам, дип тә белдерде. Мишәрләрне бердәм, дус, татарларга караганда чая итеп сүрәтләде.

“Безнең татарлар ниндидер мокытрак һәм берсеннән-берсе көнләшә торган гадәтләре бар. Ләкин бернигә карамастан, без аларны, алар безне кабул итеп, яратып яшәргә кирәк. Бүгенге концерт – ул күңел ачуга корылган. Сәхнәдә сәясәт ясарга кирәкми”, дигән фикердә калды Равил Шәрәфиев.

Мәскәү кунагы, автор-башкаручы Гүзәлия дә горурланып үзен “мин мишәр кызы” дип атый. Ул чыгышы белән Батыр районы Татар Согыты авылыннан.

“Мишәр булгач, аларның барлык сыйфатлары да миндә тупланган. Үз сүземне сүз итәм, теләгән максатыма ирешәм. Гомумән “мишәрләр татарның каймагы” дигән фикер белән килешәм”, ди җырчы.

Тамашачыларга килгәндә, залда мишәрләр генә утырмады. Татарлар, мишәрләр, башкортлар элек-электән мәдәни чараларга бергә йөргәннәр, дип сүзгә кушылды Ульян мишәре, Ваһапов фестивале лауреаты Рәнис Габбазов. Ул мишәрләрне сөйләм буенча гына аеру ягында.

“Мишәрләр “Ц”, “Ч” белән каты сөйләшә, ә калган яклардан, минемчә, без барыбыз да бер, ике куллы, ике аяклы кешеләр”, ди Рәнис. Алай да шунда ук үзенең мишәрләге турында искә төшерде. Үҗәт, бар яктан да өлгер булырга тырышу чын мишәрлек икән.

Концерт барышында алып баручы, тамырлары белән Чуашстан мишәре Гөлназ Сәфәрова да татар җыр дөньясында тирән эз калдырган мишәрләр - Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов, Мирсәет Сөнгатуллин, Искәндәр Биктаһировларны да атап үтте.

Сергач мишәре, җырчы Халидә Бигичева, мишәрләрне беркайчан да татарлардан аермавын әйтсә дә, үзенчәлекле санаган сыйфатларын атап үтте.

“Мишәр халкы юморга да, җыр-моңга, уен-көлкегә дә бик бай. Ләкин без барыбыз да бер Аллаһы тәгалә бәндәләре. Үземә килгәндә, мин һәрчак дөресен әйтәм, ачык, чын. Безнең Сергач ягы мишәрләре бигрәк тә кунакчыллыгы белән аерылып тора”, ди ул.

Проектның авторы Рифат Фәттахов сүзләренчә, “Мишәрләрем” проекты киләчәктә дә үткәреләчәк. Әмма ул гади генә концерт булмаячак, оештыручылар планында мишәр яшәгән һәрбер өлкәнең үзенчәлеген истә тотып, уен-биюләр, мишәрләргә хас булган гореф-гадәтләр белән үрелеп барган зур бәйрәм булдыру.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG