Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Төркиягә бәйле бизнесны туктаталар


Акмәчеттә төрек тауарлары сатучы кибет ябылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:20 0:00

Мәскәү-Анкара киеренкелеге аркасында Кырымда Төркия белән бәйле кәсепчелеккә зур зыян килә, кайбер кибет һәм ширкәтләр үз эшләрен туктатырга мәҗбүр.

Акмәчеттә дистә елдан бирле эшләп килгән, Төркиядән китерелгән тауарларны, күбрәк савыт-саба саткан “Shen” кибете ябылган иде. 14 декабрьдә ачылачагы көтелгән бу кибет шулай да ачылмады. Азатлык радиосының кибет ачылачакмы дигән соравына кибеттән "бәлки берничә көннән ачылырбыз" дигән җавап булды. Төркиядән китерелгән тауарлар сатылачакмы дигән сорауга, "бәлки калганнарын сатарбыз" диделәр.

Төркия-Русия мөнәсәбәтләре киеренкеләшкәннән соң Кырымда Төркиянең "Эрбек" төзелеш ширкәте Акмәчеттә зур мәчет төзелешеннән читләштерелгән иде. “Shen” кибетен ябып кораллы кешеләр катнашында бер көн дәвамында ревизия-тикшерү уздырып зур штрафлар салынуы хакында хәбәрләр таралган иде.

"Shen" кибетенең хуҗасы Сейран Османов Украина заманында Кырымда Төркиянең шәрәфле консулы булган иде. Акмәчеттә аңа караган "Shen" туйлар салоны да тикшерүдән соң мәҗбүри ябылып ачылмый тора. Кайбер мәгълүматларгә караганда, “Shen” кибетләре Төркиядән китерелгән тауарлар урынына башка тауарлар сатарга мәҗбүр булачак.

Ә менә Акмәчеттәге зур "Меганом" үзәгендә кибетләр арасында Төркиянең тукыма тауарларын саткан "LC Waikiki" үз эшен әле дәвам итә. Аңа тауарларның Мәскәүдән китерелүе мәгълүм.

24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең хәрби Су-24 очкычын бәреп төшергән соң Төркия-Русия мөнәсәбәтләре киеренкелеште, Мәскәү Төркиягә каршы чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG