Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

Улым Илхан укыган Чаллы шәһәренең 2нче татар гимназиясендә әлегә тикле барлык фәннәрне татарча укыта торган бер генә сыйныф та юк. Хәтта дәрестән соң оештырылган "Әллүки" түгәрәге дә урысча алып барыла.

10 ноябрьдә әлеге уку йортына Татарстан мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова 1нче сыйныфларда татарча укытуның торышын тикшерергә килде. Идарә җитәкчесе килүенә укытучылар урысча укыту яклы алты ата-ананы җыйган булган: чөнки сыйныф җитәкчеләре фәннәрне татар телендә укытырга теләми һәм моның өчен аларның сүзеннән чыкмаган ата-аналарны файдалана. Әхмәтҗанова киткәннән соң да фәннәр тулысынча диярлек урысча укытыла.

18 ноябрьдә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалыннан әлеге җыелыш турында урысча укыту яклырак хәбәр бирелде. Шуннан күренгәнчә, Чаллы мәктәпләрендә татар телендә укыту оештырылмау сәбәпләренең берсе - мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимовның татарча укытуга каршы булуыннан килә. Әлеге телесюжеттагы интервьюда ул: “Әлбәттә без бары тик татарча гына укытырга мәктәп директорын мәҗбүр итә алабыз. Ул вакытта инде бу мәктәпкә биш сыйныф урынына бер генә сыйныф килер иде. (Каян килеп шундый нәтиҗә чыгарырга була?! – Т.Ә.) Ә калган дүрт сыйныфтагы укучылар инде бүтән мәктәпләр карар иде. Русча укый торган мәктәпкә китәрләр иде һәм ул вакытта бу балалар бүген дә татарча белмиләр, алар иртәгә дә татарча белмәячәк”, диде.

Бу сүзләрдә бернинди мантыйк юк. Татарча укытырга “мәҗбүр ителмәгән” 2нче татар гимназиясендә ничек итеп бала татар теллегә әйләнсен? Асылда ул урыс мәктәбеннән бернәрсә белән дә аерылмый бит. Бу гимназиядә башка мәктәпләрдәге кебек татар теле һәм әдәбият кына татарча укытыла. Узган ел министрлык гимназияне контрольгә алгач кына башлангыч сыйныфларда кайбер фәннәрдән белем бирү урысчадан – урысча-татарчага әйләнде (нигездә урысча). Минемчә, бу күз буягыч “татар телендә дә укытабыз” дип әйтер өчен генә эшләнә.

Министрлык җавабы

Министрлык җавабы

Хәлимовның интервьюда “укучылар... русча укый торган мәктәпкә китәрләр” дигән сүзләре дә Чаллыда чын татарча укытуны булдырмау өчен әйтелә дип уйлыйм. Татар теленә битараф ата-ана алдан ук баласын урыс мәктәбенә илтер иде. Аларның күбесе монда балаларын татарча фикерләсен, аралашсын, сөйләшсен, туган телне сакласын дип биргән. Ә гимназиядә бернинди татар мохите юк, укучылар урысча гына аралаша, татарча фикерләми. Хәтта дәрестән соң оештырылган “Әллүки” түгәрәге дә урысча алып барыла. Татарча белеп килгән балалар, урысча мохиткә килеп эләккәч, тиз арада урыс теллегә әйләнә. Шул ук вакытта Чаллы мәгариф идарәсе бүгенге көнгә хәтле Чаллыда татар укучыларының 50,05 проценты татар телендә белем ала дип ялган хисап биреп, Татарстан президентын, дәүләт шурасы рәисен һәм татар җәмәгатьчелеген алдый.

Мәгариф һәм фән министры булып Энгел Фәттахов билгеләнгәннән бирле фәннәрне татар телендә укытырга дип гел әйтеп тора. Тик җирле мәгариф идарә башлыклары, мәктәп һәм гимназия җитәкчеләре татарча укытуга каршы чыга. Моны без татар мәктәпләрендә бары тик урысча гына укытудан күреп торабыз. Чаллыда, мәсәлән, хәзерге вакытта алып күрсәтерлек татарча укыткан бер генә сыйныф та юк.

Милли мәгариф торышына багышланган мәкаләләремне мин дәүләт структураларына да җибәреп торам. Ул хатлар министр Фәттахов тарафыннан каралуы миңа мәгълүм. Реакция булмый калмый, төрле яклап тикшерү уздырыла. Шуңа карамастан, татар уку йортларында һәм катнаш мәктәпләрдәге татар сыйныфларында татарча белем бирү оештырылмый. Еллар буе дәвам иткән әлеге башбаштаклыкларны бетерү йөзеннән, җаваплы затлар эштән алынырга тиеш дип саныйм.

Тәлгать Әхмәдишин
Бөтендөнья төрки яшьләре берлегенең шәрәфле президенты, Чаллы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG