Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремльдә АКШ Дәүләт секретаре Керри Русия президенты Путин белән очрашты


Джон Керри(с) һәм Владимир Путин
Джон Керри(с) һәм Владимир Путин

Путин белән очрашуы алдыннан Керри Лавров белән сөйләшүләр уздырды. Анда сүз Сүрия һәм Украинадагы низагны җайлау турында сүз барды.

Бүген Русия президенты Владимир Путин белән АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Кремльдә очрашты. Сөйләшү алдыннан Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүриягә бәйле Америка тәкъдимнәрен җиткерде һәм кайбер мәсьәләләрдә өстәмә фикер алышу кирәклеген бәян итте.

Керри белән сөйләшү башланганда Путин Дәүләт секретаренең сәфәрләрен күзәтеп өлгереп булмавын әйтеп: "Сезгә бераз йокыгызны туйдырырга һәм ял итәргә кирәк", дип шаяртып алды.

Путин белән очрашыр алдыннан АКШ Дәүләт секретаре Мәскәү Һелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева белән очрашты һәм Арбат буйлап йөрде.

Людмила Алексеева "Интерфакс"ка белдерүенчә, Мәскәүдә АКШ илчелеге бинасында узган очрашу 40-45 минут дәвам иткән һәм ул анда берүзе генә чакырылган. Алексеева очрашуда "чит ил агентлары" канунын тагын бер кат тәнкыйтькә тоткан. Моннан тыш ул Русия белән АКШ арасында мөнәсәбәтләрнең киеренке булуында бернинди дә яхшылык юк дип саный.

Аннан да элегрәк Керри Лавров белән очрашкан иде. Анда сүз Сүрия һм Украинадагы хәлләрне җайлау турында барды. Сөйләшү алдыннан Керри "Ислам дәүләте" экстремистик төркеменнән килгән куркынычның никадәр зур булуын Русия дә АКШ та яхшы аңлавын әйтте. Кери сүзләренчә, ул һәркем, һәр ил өчен куркыныч тудыра һәм алар белән бернинди сөйләшүләр дә була алмый.

"Бу террорчыларның иң куркынычы. Алар мәдәнияткә, тарихка, бөтек зыялылыкка һөҗүм итеп, сивиль илләр өчен сайлау мөмкинлеге калдырмый. Бергә каршы торырга һәм юк итәргә", диде ул.
Керри АКШ президенты Барак Обаманың Украинадагы каршылыкның җайга салынуы һәм икътисад өлкәсендә мөнәсәбәтләрнең җайлануыннан да күбрәк шатлык була алмас иде дигән сүзләрен китерде.

XS
SM
MD
LG