Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

Чикләүләр кунакханә бизнесына, төзелешкә, агач эшкәртүгә, пилотларга белем бирүгә һәм төрле өлкәдәге дәүләт заказына киңәйтелергә мөмкин.

Русия хакимияте Төркиягә каршы санкцияләрне төгәлрәк итәргә һәм тагын да киңәйтергә планлаштыра. Бу хакта Русия икътисад үсеше министрлыгында хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевның Әнкарага карата "махсус икътисади чаралар" кысаларындагы йөкләмәсенә нигезләнеп әзерләнгән документка сылтама белән "Коммерсант" яза.

Чикләүләр кунакханә бизнесына, төзелешкә, агач эшкәртүгә, пилотларга белем бирүгә һәм төрле өлкәдәге дәүләт заказына киңәйтелергә мөмкин.
Басма чыганагы белдерүенчә, Русия базарында инде эшләп килүче ширкәтләргә бу кагылмаска да мөмкин. "Без үзебезнең аяк, кулларга балта чабарга теләмибез, санкцияләр беренче чиратта Русия икътисадына азрак зыян салуга юнәлдерелгән", ди ул.

Билгеле булганча Татарстанның Алабуга ирекле икътисади зонасында да төрекләрнең агач эшкәртү - мебель ясау ширкәте эшләп килә.

Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр 24 ноябрьдә төрек һава көчләренең Төркия чиге янында Сүриядә Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшерүеннән соң начарланды. Әнкара, кисәтүләргә карамастан, очкычның үз һава киңлегенә очып керүен әйтә. Мәскәү бу гаепләүләрне кире какты һәм гафу үтенүне таләп итте. Төркия гафу үтенүдән баш тарткач, Мәскәү Әнкарага каршы чикләүләр кертте. Төркия әлегә кертми торачагын әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG