Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Татарстан президенты атамасын саклап калуны таләп итеп пикет уздыра


"Азатлык" яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин президент атамасын яклап ялгыз пикетка чыккан иде. 2014 ел 1 октябрь.
"Азатлык" яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин президент атамасын яклап ялгыз пикетка чыккан иде. 2014 ел 1 октябрь.

Пикетта ике мәсьәлә күтәреләчәк: Татарстан президенты атамасын саклау һәм язучы Айдар Хәлимне яклау.

19 декабрь көнне Казанның Тинчурин скверында Татар иҗтимагый үзәге пикет уздыра. Бу хакта Азатлыкка үзәк рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итте.

Пикетта катнашучылар Татарстан дәүләт шурасыннан Татарстан конституциясен үзгәртмәүне һәм президент атамасын саклап калуны таләп итәчәкләр.

Билгеле булганча, Русия кануны нигезендә Татарстандагы президент атамасы 2016 елның гыйнварыннан гамәлдән чыга. Татарстан депутатлары Мәскәү республикага карата хәерхаһлы булыр дип өметләнүен әйткән иде.

Шулай ук пикетта катнашучылар язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә яклау белдерәчәк. Аңа каршы 282нче маддәнең беренче өлеше, ягъни "нәфрәт һәм дошманлык тудыру" нигезендә җинаять эше ачылган.

Айдар Хәлим үзе әлеге эзәрлекләүләрне язган китапларының эчтәлекләре, татар милләтенең, мөселманнарның Русиядә кимсетелүләре турында Русиянең иң югары хакимият, дин вәкилләренә юллаган хат-мөрәҗәгатьләре белән бәйли.

XS
SM
MD
LG