Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Каюм Насыйри институты үз эшен башлый


Каюм Насыйри үзәге ачылышында Казаннан килгән профессор Әлфия Юсыпова чыгыш ясый
Каюм Насыйри үзәге ачылышында Казаннан килгән профессор Әлфия Юсыпова чыгыш ясый

Шушы үзәк нигезендә татар телен өйрәнү курслары ачылачак. Язучылар, сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар күз алдында тотыла.

2016 елдан Татарстанның Петербурдагы вәкиллегендә Каюм Насыйри институты эшли башлаячак. Татарстанның Петербур һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин үзенең Facebook битендә язуынча, 15 декабрьдә аның рәсми ачылышы булган. Анда Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, профессор Әлфия Юсыпова, татар оешмалары вәкилләре, татар яшьләре, укытучылар катнашкан.

"Татарстан республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт програмы нигезендә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында 2014 елда Каюм Насыйри институты эшли башлады. Бу виртуаль институт үз эшен үзәкләр аша алып бара. Андый үзәкләрне татарлар күпләп яши торган байтак кына төбәкләрдә, шул исәптән чит илләрдә дә ачарга планлаштырылды.

Мәскәүдә беренче үзәк 17 декабрьдә ачылды. Шуннан соң ул Казакъстан башкаласы Астанада эшли башлады.

XS
SM
MD
LG