Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөселман яшьләренең 95%ы үзебезнең мөфтиләрне санга да сукмый"


"Мөселман яшьләре һәм радикаль агымнар" темасына оештырылган түгәрәк өстәл
"Мөселман яшьләре һәм радикаль агымнар" темасына оештырылган түгәрәк өстәл

15 декабрь Казанда "Мөселман яшьләре һәм радикаль агымнар" дигән темага түгәрәк өстәл узды. Татарстан районнарындагы имамнар яшьләр белән эшләү авыр дип зарлана. Хөкүмәт төрмәләрдә эшләүче имамнарга акчалата ярдәм итәргә җыена.

Түгәрәк өстәлне КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәркыят белеме институты каршында эшләп килүче ислам һәм ислам белеме мәгарифен үстерү үзәге оештырды.

Татар мөселманнары – Русия патриотлары

Дискуссияне тарих фәннәре докторы, үзәкнең экспертлар шурасы рәисе Айдар Хабетдинов алып барды.

Безнең дошманнар безгә каршы берләште

– Татарстанда мөселман яшьләренең радикальләшүе турында 1999 елның декабреннән бирле, Кукмара белән Нократ Аланы арасындагы газ үткәргече шартлатылганнан соң сөйләшеп киләбез, - диде ул. – Бу безнең уртак проблем. Безнең дошманнар безгә каршы берләште. Татарстанда ике тапкыр фетнә чыгарырга тырышып карадылар: иң элек 1990нчы еллар башында, аннары 2012 елда. Әмма 2015 елда булган президент сайлаулары да, 2014тәге парламент сайлаулары да шуны күрсәтте: республика халкы Татарстан җитәкчелегенә ышана, аңа теләктәшлек күрсәтә.

Хабетдинов сүзләренчә, беренче урыс инкыйлабы елларында (1905-1907 еллар) төрле көчләр Идел буе һәм Уралда гомер иткән татарларның кулларына корал салып караган. Әмма ул вакытта Галимҗан Баруди кебек рухи лидерлар халыкны үз тирәсендә туплый алган – нәтиҗәдә татар-мөселман халкы үзен Русиянең чын ватанпәрвәре итеп күрсәткән.

"Традицион" ислам оттыра

Русия ислам институты һуманитар фәннәр кафедрасы доценты, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәркыят белеме институтының “Язма мирас һәм археография” үзәге җитәкчесе Резедә Сафиуллина мөселманнарга бер-берсе белән аралашырга мәйдан юк дип зарланды.

Резедә Сафиуллина
Резедә Сафиуллина

– Исламны төрлечә аңлаган, динне төрлечә аңлаткан, төрле фикердә торган кешеләр очрашып, фикерләрен уртага салып сөйләшә алырдай бәхәс мәйданы җитми. Әбу-Хәнифә дә бит беркайчан да дини догматизмга бирелмәгән – һәрвакытта полемика принципларына нигезләнеп эш иткән. Бездә исә мондый аралашу, фикер алышу мәйданы һаман юк, ә динне төрлечә аңлата торган төрле як тарафдарлары арасындагы көрәш кискенләшеп бара. Һәм бу көрәштә традиционалистлар әлегә оттыра, - дип сөйләде Сафиуллина.

Галимә шулай ук татарларда сәләфичелек беркайчан да көчле булмаган, дип белдерде. Шуннан соң ул Татарстандагы мөселманнарның төп проблемнарын шәрехләде:

– рәсми дини структуралар мәгълүмат кырында рәсми булмаган төркемнәргә оттыра,

– халыкта рәсми рухи затларга ышаныч кими,

– дәүләт административ ысуллар һәм көч кулланып хакыйкатькә монополия урнаштырырга тырыша.

"Ислам дәүләте" оешмасы сафларында сугышкан Русия егетләре кире кайта башлады. Алар белән нишләргә?

"Хәзер "Ислам дәүләте" оешмасы сафларында сугышкан Русия егетләре кире ватанга кайта башлады. Алар белән нишләргә? Аларны безнең җәмгыятькә ничек ияләштерергә? Мәсәлән, Чечня белән Дагыстанда тыныч тормышка адаптацияләү комиссияләре булдырылган иде. Алар тауларда, урманнарда сугышкан егетләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтте – шул нисбәттән эчке эшләр структуралары тарафыннан басым булмауны гарантияләде. Әмма Олимпия уеннары алдыннан, 2013 елда, аларның эшләре туктатылды. Минемчә, безгә эшне менә шул юнәлештә алып барырга кирәк", - дип тәмамлады үзенең чыгышын Резедә Сафиуллина.

Кем яхшырак: яшь имаммы, карт имаммы?

Шуннан соң Нурлат районыннан килгән имам Ягъкуб Мусин чыгыш ясады.

– Дин турында сөйләшәбез. Ә бит бөтен нәрсә мөселман лидерларыннан түгел, ә милли хәрәкәттән башланды, - диде ул. – Хәзер чәчәк ата торган Татарстанда яшибез икән – моның өчен Кашаповларга, Мөлековларга рәхмәт укырга кирәк. Алар бит республиканың суверенлыгы өчен көрәште! Ә хәзер кирәкләре дә юк...

Мусин фикеренчә, Татарстандагы 1500 мәчетнең яртысында имам вазифаларын 80 яшькә җиткән картлар башкара.

Ягъкуб Мусин
Ягъкуб Мусин

– Безнең бабайларның тормыш тәҗрибәсе бар. Алар авыл халкы белән уртак телне тиз таба, халыкның ничек фикер йөртүен аңлый. Аннары пенсия дә ай саен килеп тора. Каян акча табыйм дип баш ватып утырасы юк. Яңа гына мәдрәсә тәмамлаган яшь имамнар исә мәчеттә биш вакыт намаз да кылдыра алмый, чөнки гаиләсен туендырасы бар, тегендә барасы, монда акча эшләп кайтасы... Ә бабай үз эшен тыныч кына, ипләп кенә эшли бирә. Яшьләрнең авыл мәчетләрендә калуларын телибез икән, аларга дини белем белән бергә берәр һөнәр дә бирергә кирәк. Яшь имамның кереме Татарстандагы уртача керемнән югарырак булмаса, авыл халкы аңа хөрмәт белән карый алмас, чөнки мулла кеше авылда мәетләр белән дә эш итә, никах та укый, исем дә куша.

Биектау районыннан килгән Рамил хәзрәт бу сүзләр белән килешмәде. Аның фикеренчә, 80-яшьлек бабайлар яшьләр белән уртак тел таба алмый, шуңа күрә булачак имамнарны авыл балаларыннан үстерергә кирәк:

– Халыкны үзе артыннан фәкать шушы авылда туып үскән, шушы авыл халкының бер өлеше булган кеше генә ияртә алачак, - диде ул.

WhatsApp аша фәтвә алалар

Бөгелмә шәһәренең имам-хатыйбы Рафис Сәйфуллинның сүзләре дә залда җыелган халыкта зур ризасызлык уятты. Ул мөселман яшьләренең 95%ы Камил Сәмигуллинны да, Тәлгать Таҗетдинне дә, Равил Гайнетдинне дә санга да сукмый, дип белдерде.

Рафис Сәйфуллин
Рафис Сәйфуллин

– Безгә, имамнарга, яшьләрне хәнәфи, матуридый итәргә кушалар. Ә алар, үз чиратында, кызыксындырган сорауларына җавапны Согуд Гарәбстанында яшәүче шәехләрдән алалар. Анда укый торган берәр студентка WhatsApp аша язалар да, тегесе андагы шәехтән теге яки бу мәсьәләгә карата фәтвә бирүен сорый. Күндереп кара син аннары бу яшьләрне мөфтият позициясенә!

Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге хезмәткәре Тимур Истратий шундук “Ярый инде, Рафис хәзрәт, 95% ук түгел инде”, дип каршы килде һәм республика авыл-районнарында эшләүче кайбер имамнарның мөфти фикерен тиешенчә җиткермәүләренә зарланды.

Татарстан диния нәзарәтенең голәмә шурасы сәркатибе, Русия ислам институтының өлкән мөгаллиме Рөстәм Нургалиев шактый кызып сөйләде:

Согуд Гарәбстанында яшәүче шәех Русия шартларында килеп туган вазгыятьне аңлый алмый

– Без Русиядә яшәмәгән лидерларны тыңлыйбыз. Иң зур проблем менә шул. Аларның кайберләре безнең илгә хәтта нәфрәт белән карый. Согуд Гарәбстанында яшәүче шәех Русия шартларында килеп туган вазгыятьне берничек тә аңлый алмый. Без һәрвакытта да үзебезнең тәҗрибәгә таянырга тиеш.

Рафис Сәйфуллин шулай ук Татарстанның төрле шәһәрләрендә яшәүче сәләфиләр бердәм түгел, дип белдерде. “Һәрбер шәһәр саен аерым җәмәгатьләре бар. Бердәм бер систем булса, алар белән эш итү дә, бәлки, җиңелрәк булыр иде”, - диде ул.

Татарстандагы террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев мәсьәләгә карата хөкүмәт позициясен җиткерде:

– Алар бит үзләре үзләренә “сәләфи” дигән исем алганнар. Янәсе, дини чыганакларны фәкать алар гына дөрес итеп аңлый. Без аларны “сәләфи” диеп, үз чиратыбызда, аларның хак булуы белән килешәбез түгелме соң? Бәлки, аларга карата башка термин эзләп табаргадыр? Шул ук вакытта хәзер дөнья институтлары зур үзгәреш кичерә, һәм без шушы зур агымның бер өлеше. Кызганыч, кайбер факторларга берничек тә йогынты ясый алмыйбыз, - дип белдерде ул.

Шулай ук, Галиев 2016 елдан төрмәләрдә вәгазь сөйләүче имамнар хөкүмәттән акчалата ярдәм ала башлаячак, дип хәбәр итте. Имеш, хөкүмәт бу эшкә игътибар итә.

XS
SM
MD
LG