Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимият Чайканы яклау планын булдырган"


Юрий Чайка (с) һәм Владимир Путин (у)
Юрий Чайка (с) һәм Владимир Путин (у)

17 декабрьдә Путинга баш прокуратураны коррупциядә гаепләүләр турында сорау бирелсә дә, ул Чайкалар гаиләсен яклап чыгар дип көтелә. Гаепләүче Навальныйга басым артырга мөмкин.

Русия президенты Владимир Путин 17 декабрьдә узачак традицион зур матбугат очрашуында баш прокурор Юрий Чайкага белдерелгән гаепләүләр турында беренче мәртәбә үз сүзен әйтергә мөмкин. РБК хәбәр итүенчә, әлеге очрашуны оештыручыларга якын бер чыганак журналистларның бу сорауны күтәрергә, ә президентның аңа җавап бирергә мөмкинлеген белдергән.

Юрий Чайка
Юрий Чайка

Әмма РБКның Кремль даирәләренә якын әңгәмәдәше белдерүләренә караганда, Путинга Чайка турында сорау бирелгән очракта да, аның җавабы төрле хакимият вәкилләре моңарчы әйткәннәрдән әлләни аерылмас кебек.
Әлеге чыганак белдерүенчә, Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды әзерләгән фильмда уллары Артем һәм Игорь җинаятьләр кылуда гаепләнгән баш прокурор Юрий Чайкага якын арада тулы кагылгысызлык тәэмин ителәчәк. Әлеге чыганак җитәкчелекнең хәзер Юрий Чайканы хакимияттән төшерәчәген түгел, киресенчә бик нык саклаячагын белдерә.

Сәяси күзәтүчеләр дә, әгәр Навальный фондының бу видеосы нигезендә коррупция очрагы танылса һәм Чайка җавапка тартылса, бу бары Навальный эшчәнлегенең нәтиҗәле булуын гына күрсәтер һәм аның абруен арттыруга хезмәт итәр иде ди.

Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

16 декабрьдә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков журналистларның бу турыдагы соравына җавап биреп "кагылгыcызлык планы юк, белүегезчә, беркем дә кагылгысыз түгел", дип белдерде.

Әмма баш прокурорның һәм аның урынбасары Геннадий Лопатинның коррупция белән бәйле булу мөмкинлеге турында видео чыкканнан соң баштарак аптырап калган хакимиятнең соңгы көннәрдә чыннан да беравыздан Чайканы аклавы, Навальныйга һөҗүм башлавы күренә.

Чайкалар турында видео 1 декабрьдә чыккан иде. Интернетта аны караулар саны инде 4 миллионга якынлашып килә килә. Видео авторлары баш прокурорның уллары үзләре генә шулай тиз арада уңышлы бизнес кора алмас иде, аларга шундый югары урында утыручы аталарының хакимияте ярдәм иткән булырга тиеш дип фаразлый. Фильм шулай ук Краснодар краенда бер кырымтатар гаиләсен һәм аларның кунакларын, барлыгы 12 кешене, шул исәптән дүрт баланы үтергән Сергей Цапок бандасы белән баш прокурор урынбасары Геннадий Лопатинның элекке хатыны Ольга Лопатина арасындагы бәйләнешләр турында да сөйли.

Бу фильм беренче көнендә үк йөзләрчә мең кешенең игътибарын җәлеп итте. Президент сүзчесе Песков исә ул көнне Кремльдә аның белән танышырга өлгермәгәнлекләрен белдерде.

2 декабрьдә дә ул әлегә өлгермәүләрен, 3 декабрьдә булачак президент юлламасына әзерлек белән мәшгуль булуларын әйтте.

Бары 7 декабрьдә генә Песков Коррупциягә каршы фонд язмалары белән Кремльдә дә танышканлыкларын, әмма аның кызыксыну уятырлык булмавын белдерде. Песков сүзләренчә, фильмда күрсәтелгән фактлар инде 2015 елның җәендә үк мәгълүм булган, тик анда сүз баш прокурор түгел, ә аның мөстәкыйль рәвештә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, балигъ яшьтәге уллары турында барганга күрә, ул игътибарга лаек түгел.

Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

9 декабрьдә премьер-министр Дмитрий Медведев журналистлар белән очрашуда бу тикшерү турындагы сорауга җавап биреп, мондый фаш итүләрнең гадәттә кем акчасынадыр эшләнүен әйтте һәм бу эшне бары хокук саклау системы гына карарга тиеш дип кул селтәде.

14 декабрьдә Юрий Чайка бу фильм Hermitage фонды җитәкчесе Уильям Браудер һәм "аның артында торучы махсус хезмәтләр" акчасына эшләгәнгән, Навальныйның андый кыйбатлы фильм төшерергә "теше үтмәс иде" дип язып чыкты.

Думадагы барлык фракцияләр, шул исәптән коммунистлар һәм ЛДПР да бу вазгыятьтә баш прокурор ягына басты. Коммунистлар җитәкчесе Геннадий Зюганов хәтта бул фильмны АКШ Үзәк күзләү идарәсе төшергән дип исәпләвен белдерде.

Алексей Навальный
Алексей Навальный

РБКның Кремльгә якын чыганагы Коррупциягә каршы фондның чираттагы бу фаш итүеннән соң киресенчә Навальныйны эзәрлекләүләрнең көчәергә мөмкинлеген фаразлый.

Баш прокурор урынбасарының элекке хатыны Ольга Лопатина инде Навальныйны һәм аның Коррупциягә каршы фондына каршы дәгъва белдергәнлеген раслады. Баш прокурорның өлкән улы Артем Чайканың да шундыйрак дәгъва әзерли башлаган.

XS
SM
MD
LG