Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен бүгенге имамнарга ихтирам юк?


Татар имамнары корылтае (архив фотосы)
Татар имамнары корылтае (архив фотосы)

Бу язманы укыгач, үзем кичергәннәрдән, тормыш һәм эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килде: ни өчен бүгенге имамнарга элекке дин әһелләренә булган олы ихтирам юк? Аның төп сәбәбе шунда булса кирәк: динне, дини гореф-гадәтләрне фәлсәфи рухта, кеше күңеленә үтеп керерлек итеп аңлатып бирүче имамнар бик аз бүгенге көндә.

Ильминский да татарны юк итү өчен бер сәбәп итеп ислам диненең фәлсәфәсен юкка чыгарырга, динне гореф-гадәтләргә генә әверелдереп калдырырга кирәк, чөнки татар ислам фәлсәфәсе белән көчле дип күрсәткән бит.

Хәзерге вакытта гыйлемлерәк дин әһелләрен, төрле сәбәпләр табып, читкә тибәләр, динне үзлектән генә өйрәнгән кешеләрне дин әһелләре дәрәҗәсенә күтәреп, җитәкчелек кәнәфиләренә утырталар. Алар динне күңел ачу чараларына, гореф-гадәтләргә әйләндерүне генә беләләр, җитмәсә, сәяси агымнар арасындагы көрәштә кулланалар. Алардан динебезгә ислам фәлсәфәсен кайтаруны көтү мөмкин түгел.

Бар иде, аз булса да, бүген дә бар андый дин әһелләре. Мисал өчен, 40 ел элек әниемнең вафат булуын шулкадәр авыр кичереп, әнисез яшәү мөмкин түгел, тормышның бернинди мәгънәсе калмады дип сыгылып төшкән идем. Әнинең рухына багышланган мәҗлескә Уфадан килгән бер хәзрәт (мөфти диделәр) туры килде, ул нәкъ минем ул вакытта инде мәрхүм әтием кебек моңлы итеп шаулатып Коръән аятьләрен укыганнан соң ук җаныма бәлзәм салынган кебек булды, вәгазендә сөйләгән сүзләре миңа шулкадәр көчле уңай тәэсир ясады ки, күз яшьләрем агудан туктады, җаным яңадан терелгәндәй булды, тормыш дәвам итә бит дигән уйга килә алдым. Кешенең Аллаһы Тәгалә кодрәте белән дөньяга килүе, яшәве, бакыйлыкка күче турында сөйләде ул, әмма тирән фәлсәфәгә урап сөйләде, шуңа да тәэсире көчле булды. Аның бер сөйләгән вәгазе гомерлек шифалы тәэсир калдырды күңелемдә. Менә нинди - дин фәлсәфәсен ачып бирә ала торган дин әһелләрен әзерләргә, аларны матди яктан тәэмин итәргә кирәк.

Бүгенге пенсинерлар сәдакасына яши торган өйрәнчек имамнардан нәрсә таләп итәргә мөмкин? Элекке заманнарда мәңгелек бөек әсәрләр язып калдырган шәхесләр хәерчеләр, ачтан үлмәс өчен көрәшеп яшәгән кешеләр булмаганнар бит, матди яктан тәэмин ителгән байлар булганнар. Дөрес, бүгенге байлар башка катлам байлар инде. Бай булмасалар да, дин әһелләре финанс ягыннан тәэмин ителгән булырга тиеш. Яшьләребез җитез акыллы, белемле, алар гыйлемле дин белгечләрен эзлиләр. Кайбер очракларда радикализмга тартылулары рухи хаҗәтләре канәгатьләнмәгәннән килеп чыга да. Бу очракта аларга көчле басым ясау гына уңай нәтиҗә бирми.

Бибинур Сабирова
журналист, Төмән

XS
SM
MD
LG