Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекләр Казан спортчыларын кочак җәеп каршы алды


"Татарстанлы дусларыбыз, Трабзонга хуш килдегез" шигаре
"Татарстанлы дусларыбыз, Трабзонга хуш килдегез" шигаре

16 декабрь Төркиянең Trabzonspor Medical Park баскетбол такымы Европа Кубогы уеннары кысасында Казанның Unics такымын кунак итте. Казаннар файдасына 73-80 исәбенә тәмамланган уенда төрек җанатарлары "Татарстанлы дусларыбыз, Трабзонга хуш килдегез!" дигән шигар күтәрде.

Русия матбугаты Төркияне бар яклап куркыныч ил итеп күрсәтергә тырышкан мәлдә бүген Казанның Unics баскетбол такымы Европа Кубогының төркем этабында Төркиянең Trabzonspor Medical Park такымы белән очрашты.

Баштарак Русия матбугат чараларында Unics бу очрашуга бармаска мөмкин дип әйтелсә дә, чәршәмбе кичендә ике такым җавап уенын Төркиянең Трабзон каласында уздырды.

Төркия, Сүрия чигендә Русия хәрби очкычын бәреп төшергәннән соң барлыка килгән сәяси киренкелеккә карамастан, ике такым арасындагы матч тыныч үтте. Трабзонда әлеге уенны карарга килгән төрек җанатарлары Unics такымына атап, "Татарстанлы дусларыбыз, Трабзонга хуш килдегез", дигән шигар күтәрде.

"Татарстанлы дусларыбыз, Трабзонга хуш килдегез" шигаре
"Татарстанлы дусларыбыз, Трабзонга хуш килдегез" шигаре

Русия-Төркия арасындагы сәяси киеренкелек барлыкка килгәннән соң Татарстан спорт такымнары Төркия спорт такымнары белән дүрт тапкыр очрашты. 25 ноябрьдә Unics Төркиянең Banvitspor баскетбол такымын кабул итте. Тыныч атмосферада үткән матчта Казан такымы 78-69 исәбе белән өстенлеккә ирешкән иде.

3 декабрьдә Казанның Зенит волейбол такымы Чемпионнар лигасы кысасында Төркиянең Халкбанк такымын 3-0 исәбе белән отып җибәрде. Әлеге матчны карарга килгән Төриянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Азатлыкка "Татарстан халкы безнең дустыбыз, бар да тәртиптә", дип белдергән иде.

Консулның ике атна элек әйткән сүзләрен бүген Трабзонда узган матчта күтәрелгән дустанә шигар җөпләп куйды.

Бүген Анкарада Халкбанк волейбол такымы Чемпионнар лигасының җавап очрашуында Казанның Зенит командасы белән очрашты. Шулай ук тыныч атмосферада үткән матчта Татарстан такымы 3-1 исәбе белән Төркия такымын җиңүгә иреште.

XS
SM
MD
LG