Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр "электрон" үсемлекләр булдырды


Швеция галимнәре үсемлекләргә компьютер өлешләрен кертеп куярга өйрәнделәр. Бу үсемлекләр белән идарә итүдә һәм кеше ихтыяҗы өчен куллануда зур роль уйный дип саный тикшеренүләр уздырган галимнәр.

Швециядә физиклар һәм биологлардан торган галимнәр төркеме электрон схемаларны үсемлекләрнең эченә урнаштырып, аларны тулы көчле җиһазларга әйләндерергә өйрәнгән. Аларның тикшеренүләрендә үсемлекләрнең сабаклары чыбыкларга әйләнде, ә яфраклардан дисплейлар ясалды. Моның турында Science Advances журналында басылган мәкалә хәбәр итә.

Тикшеренү авторларының берсе, Линчепинг университеты галиме Магнус Берггрен фикеренчә, ачышның әһәмияте гаять зур. “Хәзер без киборг-үсемлекләр турында сөйли башлый алабыз. Төрле җайланма һәм датчикларны үсемлекләр эченә урнаштырып, без хлорофилл энергиясен куллана алабыз: мисал өчен, яшел үсемлек-антенналарны, башка төрле материалларны үстерә алабыз. Болар барысы да безнең кулда булачак. Без үсемлекләрнең алдынгы эчке компонентларын үз ихтыяҗыбыз өчен кулланачакбыз”, дип белдерде ул.

Үсемлекне һәм чыбыкны берләштерү схемасы
Үсемлекне һәм чыбыкны берләштерү схемасы

Әлеге тикшеренүне галим хезмәттәшләре белән бергә 25 ел элек башлап җибәргән. Башта алар микросхемаларны төрле материалларга урнаштыру белән шөгыльләнгән, соңрак аларга электрон җиһазларны органик организмнарга урнаштыру фикере килгән. Ике дистә еллап галимнәр үсемлекләрнең эчке төзелешен өйрәнеп, аларга җиһазларны тоташтыру ихтималын өйрәнгән. Берничә ел элек, инвесторлар табылып, аларга тикшеренүне гамәли яссылыкта ясау мөмкинлеге туды.

Яшел компьютерлар булдыруда әһәмиятле адым булып PEDOT-S дип аталган полимерны куллану булды. Аны галимнәр төркеме сабакларга сеңдереп, бер үк вакытта су һәм нутриентлар уздыруын дәвам иттерде, шул ук мәлдә токны да уздырта башладылар.

Мондый технологияләр ярдәмендә галимнәр тере транзисторлар булдырган. Мәсәлән, үсемлекләрнең яфракларын үзенчәлекле биологик пиксельләргә әйләндереп булды. Киләчәктә исә швед галимнәре барлык компонентларны берләштереп, беренче тулы канлы үсемлек-компьютерлар булдырырга тели.

Ачыш ярдәмендә кешелек үсемлекләр потенциалы белән идарә итә алачак. Мәсәлән, фотосинтезны үз кулына алачак, шулай ук үсемлекләрнең таралышын да билгели алачак.

Моңа кадәр август аенда Science журналы Америка галимнәренең микробларны бер биокомпьютерга тоташтыруын хәбәр иткән иде. Киләчәктә бактерияләр белән идарә итү кеше сәламәтлеген яхшыртуга китерәчәк дип саный тикшеренүне җитәкләгән АКШ галиме Мэтью Беннетт.

XS
SM
MD
LG