Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:49

2016 елның апреленә кадәр сак астында калдыру карарыннан соң Савченко ачлык игълан итте


Надежда Савченко инде 17 ай сак астында тотыла һәм шул дәвердән бирле ике тапкыр ачлык игълан итте.

Ростов өлкәсенең Донецки шәһәр мәхкәмәсе Украина хәрби очучысы Надежда Савченконы 2016 елның 16 апреленә кадәр сак астында калдыру карарын кабул итте. Шулай итеп хөкемдар прокурор мөрәҗәгатен канәгатьләндерде. Әлеге карарга протест йөзеннән Савченко иртәгәдән ачлык игълан итү ниятен белдерде һәм кичекмәстән үзен азат итүне таләп итте.

Русиядә Савченконы узган елның җәендә ике русияле журналистны үтерүдә һәм канунсыз чикне узуда гаеплиләр. Савченко бу гаепләүне кире кага, фаҗигагә бернинди катнашы булмауны, журналистлар һәлак булганда мин әсир идем инде, дип белдерә. Савченко инде 17 ай сак астында тотыла һәм шул дәвердән бирле ике тапкыр ачлык игълан итте.

XS
SM
MD
LG