Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: "Төркия белән элемтәләр һуманитар өлкәдә генә чикле күләмдә дәвам итә ала"


Владимир Путин: "Төркия җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләрне җайлау булмаячак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:56 0:00

Мәскәү Төркияне дошман итеп күрә башлагач, Русиядәге төрки телле халыкларга Инстанбулда уза торган TürkVizyon бәйгесендә катнашу тыелды.

Русия президенты Владимир Путин Русия белән Төркия арасында мөнәсәбәтләрне дәүләтара дәрәҗәдә җайлау перспективаларын күрми, әмма һуманитар өлкәдә чыгармалар булырга мөмкин, ди.

“Төрки телле халыкларга килгәндә, әлбәттә безгә этник яктан якын булганнар белән элемтәләрне дәвам итәргә кирәк. Мин безгә якын булганнар дип әйтәм, чөнки Русиядәге төрки телле халыклар бу инде Русия өлеше халыклары. Бу мәгънәдә төрек халкы да, башка төрки халыклар да безнең дуслар иде һәм шулай булып калачак. Без, әлбәттә, алар белән элемтәләрне дәвам итәчәкбез һәм дәвам итәргә тиеш.

Хәзерге Төркия җитәкчелеге белән уртак тел табу бик авыр, хәтта мөмкин дә түгел... Шуңа дәүләтара дәрәҗәдә мин мөнәсәбәтләрне җайга салу перспективаларын күрмим. Ә һуманитар өлкәдә, әлбәттә.... әмма монда да проблемнар бар. Без икътисадта һәм башка өлкәдә чикләүләр кулланырга мәҗбүрбез, мисал өчен бу туризм белән бәйле”, диде Путин.

Чик бозган өчен СУ-24 очкычы бәреп төшерелеп, Мәскәү Төркияне дошман итеп күрә башлагач, Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның ТӨРКСОЙ белән араларны өзәргә дигән фәрманын үтәп Башкортстан, Саха, Тыва һәм Хакасия TürkVizyon бәйгесендә катнашмаячакларын белдереп шунда ук оештыручыларга хәбәр иткән иде. Соңрак моңа Татарстан да кушылды. Төркиянең Истанбул шәһәрендә балалар арасында 15 декабрь узган TürkVizyon бәйгесендә Русиядән катнашучы булмады. Яшьләр арасында 17-19 декабрьдә үтә торганында да катнашмаячаклар.

XS
SM
MD
LG