Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:34

Change.org cәхифәсендә балалар бакчасына бәя арттыруга каршы петициягә имза җыю бара. Бер атнада аны 26 меңнән артык кеше имзалады.

2015 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда сабые балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле акча артуы планлаштырыла. Шулай итеп, түләүләр уртача сигез процентка артып 180 сумнан 270 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, түләүләрнең артуы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын финанслауга чыгымнарың үсүе, шул исәптән туклануга бәя арту, балалар бакчалары эшчеләренең хезмәт хакы артуы белән бәйле.

Ата-ана түләве оешманың төренә, эш вакытына һәм сабыйның яшенә бәйле. Әйтик, бүген балалар бакчасында өч яшьтән зуррак баланың 10,5 сәгать булуы өчен ата-аналар 2563 сум түләсә, киләсе елның гыйнварыннан ул, 207 сумга артып, 2770 сум тәшкил итәчәк, дип яза "Татар-информ".

Шул ук вакытта ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсация түләүләре саклана.

Татарстанның Зәй районыннан Диләрә Медведва балалар бакчасында түләүне киметү таләп итеп Change.org cәхифәсендә Русия президенты Владимир Путин исеменә петициягә имза җыя башлаган иде. Бер атнада аны 26 меңнән артык кеше имзалаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG