Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37

Генераторлар Кырымны коткара алмады


Кырымга Русиядән китерелгән зур электр генераторлары

Кырымга Русиядән китерелгән зур электр генераторлары

Кырымда электр блокадасы чорында генераторлар бик ярдәм итә алмады, шул ук вакытта күп зыян китерде. Кырым төрле яклап барыбер Украинага бәйле булып кала.

17 декабрьдә Кырым мөфтиятенә һәм Кырым чиркәвенә Дагыстан республикасы генераторлар бүләк итте. Мөфтияткә бирелгән генератор Кырымның төньягындагы Азовское мәдрәсәсенә юлланды.

Акмәчеттә электр генераторларын юл буйларында да саттылар

Акмәчеттә электр генераторларын юл буйларында да саттылар

22 ноябрьдә Кырымның электр блокадасы башланганнан соң мондый генераторларны Русиядән китерүчеләрнең саны шактый арткан иде. Бу генераторларның бәяләре беренче көннәрдә 25-30 меңгә җиткән иде, ләкин генераторлардан төрле бәлаләр дә барлыкка килде. Генераторлар биргән көчәнешнең түбәнәеп йә кисәк үсеп китүе электр җиһазларын, шулай ук компьютерларны эштән чыгарды. Мәсәлән, Акмәчеттәге “Салта” басмаханәсендә куелган генераторның көчәнеше үзеннән-үзе артып китүе барлык компьютерларның эштән чыгуына китерде, ә кайберләренең мониторлары бөтенләй янган. Мондый очраклар шактый. Электр энергиясе белән бәйле зур техник аварияләр дә булганы хакында матбугатта язылган иде.

Шәхси йортларда газ казаннары белән җылынган йортларның хуҗалары әйтүенчә, генераторлар эшләп чыгарган электр энергиясе үзеннән-үзе кимү сәбәпле җылыткыч казаннарда эшләп торган насослар туктап калып сүнмәвенә китерә икән. Бу инде генераторлар мәсьәләне тик вакытлыча гына хәл итә ала дигән сүз.

Электр энергиясе блокадасы булган көннәрдә Русиядән Кырымга зур генераторлар да китерелә башлады. Аларның кайда юлланганы билгесез. Бәлки беренче чиратта хәрби бүлекләргә җибәрелгәннәрдер дигән хәбәрләр дә булгалады.

Кырым матбугат чаралары хәбәр итүенчә эштән чыккан 54 зур генераторны төзекләндерә алмыйлар икән. “Бездә аларны төзекләндерү өчен әзерлекле специалистлар юк”, - дигән Крымэнерго башлыгы, элегрәк Кырым хөкүмәтенең рәисе, аннары Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле булган Виктор Плакида.

Энергоблокада туктатылды, ләкин...

Кырымда кем ничек үзен электроблокададан коткарырга тырышса да, Украинадан бирелә торган электр энергиясе “Каховка-Титан” линиясеннән яңадан бирелә башламыйча генераторларның мәсьәләне хәл итә алмаячагы аңлашылган иде. Краснодардан Кара диңгезнең Керич бугазы аша җибәрелгән электр энергиясе Кырымга кирәк булганның тик бер өлешен генә тәэмин итеп тора хәзер. Бу линия белән дә проблемнар юк түгел.

Мостава Җәмилев

Мостава Җәмилев

Хәзер Киевта яшәүче кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев, Украина хөкүмәте Кырым һәм кырымтатарлар белән бәйле мәсьәләләр турында куелган шартларны үтәмәсә, Кырымга чикләүләрне хөкүмәт дәрәҗәсендә кертмәсә, 1 гыйнвардан Украинадан Кырымга җибәрә башлаган электр энергиясен җибәрүне янә туктата, дип янады.

Кырымга ясалган электр блокадасы Украина хөкүмәтен Кырымга карата тауар блокадасын кертергә мәҗбүр итте дияргә мөмкин. Украина премьер-министры Арсений Яценюк 2016 елның 1 гыйнварыннан Кырымга тауар блокадасы башланачагын, нинди, күпме тауарлар Кырымга кертелә алачагының шартларын игълан итте. Бу инде Кырым электр блокадасының турыдан-туры нәтиҗәсе булса кирәк.

Ленур Ислямов Кырым блокадасында

Ленур Ислямов Кырым блокадасында

Шуны да әйтергә кирәк, электр блокадасын оештырган кырымтатар активистларына, Киевтагы кырымтатар лидерларына блокада дәвам иткән көннәрдә Украина, Европа илләренең рәсмиләре тарафыннан басым арта барганы хәбәр ителгән иде. Кырым “прокуроры” Наталья Поклонская ATR кырымтатар телеканалының хужасы, блокадада катнашкан Ленур Ислямовка карата җинаять эше ачылуын, аның Русиядә булган бөтен бизнесы, шәхси милке кулга алынуын, энергоблокаданың күпмиллиардлы зыян китергәнен белдергән иде.

“Прокурорның” күпмиллиардлы зыян китерде дигән сүзләре Кырым ике елдан соң да, башка якларны алмаганда, тик бер электр энергиясе ягыннан гына да Украинадан бәйсез була алмаганының күрсәткечедер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG