Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:24

Октябрь инкыйлабыннан соң Русия-Төркия мөнәсәбәтләре


Брест-Литовск солых килешүен имзалау күренеше. 3 март 1918

Брест-Литовск солых килешүен имзалау күренеше. 3 март 1918

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

1917 елның 26 октябрь (7 ноябрь) вакыйгалары большевикларның ил идарәсе эшләрен үзләштерү өчен ясалган хәлиткеч хәрәкәте буларак тарихка кереп калды. Русиядә аклар-кызыллар сугышы, ягъни эчке сугыш башланып китте.

Русиянең ут күршесе Госманлы дәүләтенә килгәндә исә 1917 елның 11 мартында Багдад инглизләр тарафыннан алына, Хәлил паша армиясе чигенергә мәҗбүр була. Багдадны кире алу максатыннан 24 июньдә алман генералы Фалькенһайм җитәкчелегендә “Йылдырым (яшен) армияләр группасы” (алманчасы - Heeresgruppe F) төзү карары кабул ителә, шул ук елның 15 июлендә ул раслана. Әмма Фәлестин, Сүрия һәм Гыйрак фронтларын яклау өчен төзелгән бу армияләр төркеме уңышка ирешә алмый: 19 сентябрьдә Фәлестин фронты җимерелеп, тәбәк инглизләр кулына күчә. 1918 елның 7 ноябрендә, ягъни Мондрос шартнамәсе имзаланырга дүрт көн кала, “Йылдырым армияләре” таркатыла.

Төркия Кавказ һәм Якын Көнчыгыш фронтларында сугышын дәвам иттергән көннәрдә большевик җитәкчеләре сугыштан чыгу юлларын эзли. 1918 елның 3 мартында Брест-Литовск шәһәрендә солыхнамә төзелә һәм хәрби хәрәкәтләр туктала. Бу килешү кысасында Русия 1877-1878 еллардагы рус-төрек сугышыннан соң басып алган Карс, Ардахан һәм Батум шәһәрләрен госманлыларга кире кайтара.

29 сентябрьдә “Өчле иттифак”ка кергән Болгария, 4 октябрьдә исә Иттифакның иң көчле иле Германия солых килешүе сорыйлар. Бу шартларда Госманлы дәүләте сугышны дәвам иттерә алмавы ап-ачык булып күренә һәм 30 октябрьдә Мондроста Истанбул белән Антанта дәүләтләре арасында атышларны туктату турында солыхнамә имзалана, 11 ноябрьдә раслана.

Гади халык сугыш бетүенә шатлана, чөнки Беренче дөнья сугышында катнашкан бөтен башка илләрдә булган кебек, Госманлы дәүләтендә дә халык инфляция, кара базар, кытлык һәм шуның ише кыенлыкларга дучар була. Моннан тыш, кешеләр ир-атларны фронтка җибәреп, аларның анда һәлак булу, гарипләнү яки әсир төшү хәбәрләрен алып, еллар буена күңел өзгеч шартларда яшиләр.

Хәлбуки, Мондрос солыхнамәсе Төркия өчен авыр шартларны үз эченә алган була. Алар арасында иң мөһимнәре – Бугазларны контроль кылу хокукы тулысынча Антанта көчләренә күчә, төрек гаскәре демобилизацияләнә, флот кораблары диңгез бухталарында бикләнә, Сүрия, Гыйрак, Хиҗаз, Йәмән, Триполи һәм Бингазидагы төрек хәрби берләшмәләре Антанта көчләренә тәслим була, ниһаять, бөтен хәрби элемтә җиһазлары дошманга тапшырыла.

Әлбәттә, демобилизацияләнгән солдатлар өйләренә, якыннары янына кайтуның шатлыгын-куанычын кичерәләр. Шулай итеп, ил яклаусыз калып, мөттәфикъләрнең ихтыярына тапшырыла, ләкин халыкның зур өлеше эшнең бу ягына игътибар итми диярлек. Хәер, кеше турыдан-туры үз ирегеннән яисә хокукларыннан мәхрүм ителмәстән аларның кадерен белми.

Мондрос солыхнамәсенең шаукымы 1918 елның 13 ноябрендә үк үзен ачыктан-ачык сиздерә: Антанта гаскәрләре Истанбулга керә. 1919 елның 15 маенда Измирне греклар басып ала, 1920 елның 16 мартында Мәҗлесе Мәбгусан (Госманлы дәүләте парламенты) яптырыла, шул ук елның 10 августында Госманлы дәүләтен юк итүне күздә тоткан Севр килешүенә куллар куела.

Сугыш әле дәвам иткән вакытта ук госманлы матбугаты, шактый ук соңга калып булса да, Русиядәге инкыйлаби вакыйгаларны теге яки бу дәрәҗәдә яктыртырга тырыша. Мәсәлән, “Сабах” һәм “Вакыт” газеталарында патша Русиясенең Өчле Иттифак дәүләтләре белән төзегән яшерен килешүләре турында (большевиклар чыгарган “Известия” һәм “Правда” газеталарына таянып) хәбәрләр басылып чыга. Бу килешүләр сугыштан соң башкарылачак территориаль бүлешүләрне күрсәтә. Табигый, бу хактагы хәбәрләр төрекләрнең большевикларга карата кызыксынуын арттыра.

Большевикларның мөселманнарга мөрәҗәгате Төркиядә иң элек “Вакыт” газетасынның 1918 ел, 2 гыйнвар санында басыла. 14 гыйнварда ул “Танин”, “15 гыйнварда “Ати” газеталарында, бу юлы Гаяз Исхакый тарафыннан Мәскәүдә чыгарылган “Ил” газетасының 9 гыйнвар санынннан алынып кабат басыла.

Ленин хөкүмәтенең мөселманнарга мөрәҗәгате

Бу Мөрәҗәгать Эшчеләр һәм солдатлар советының басма органы “Известия” газетасының 1917 елгы 7 ноябрь санында нәшер ителә. Без аны ничек бар, шулай тәрҗемә итәбез:

Иптәшләр! Туганнар!

Русиядә бөек вакыйгалар дәвам итә. Канлы сугышның азагы якыная. Дөнья халыкларын колыкка төшергән ерткычларның хакимлеге җимерелә. Рус инкыйлабы һөҗүме астында золым һәм коллыкның иске бинасы какшый һәм чатный. Изү һәм башбаштаклык дөньясы соңгы көннәрен яши. Яңа дөнья – эшчәннәр һәм иреккә чыгучылар дөньясы туа. Бу инкыйлабның башында Русия эшчеләр һәм крәстияннәр хөкүмәте – Халык комиссарлары шурасы тора. Бөтен Русиядә эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары шуралары саны күбәйгәннән кубәя. Илдәге хакимият халык кулында. Русиянең эшче халкының бер генә теләге – шәрәфле солыхка ирешү һәм дөньяның изелгән халыкларына ирекне яулауда ярдәм итү теләге бар.

Русия бу изге эшендә ялгыз түгел. Рус инкыйлабының бөек азатлык шигарен һәм Көнбатыш һәм Көнчыгыш хезмәт ияләре күтәреп чыга. Көнбатышның эшчеләре һәм солдатлары социализм байрагы астында тупланым империализм ныгытмаларын штурмлауны дәвам иттереләр. Европаның “мәгърифәтле” ерткычлары тарафыннан гасырлар буена изелгән Һиндстан шулай ук баш күтәреп, депутатлар шуралары оештырып үзен каһәрле коллыктан азат итә, Көнчыгышның башка халыкларын көрәшкә һәм азатлыкка чакыра.

Без бу бөек вакыйгалар алдында сезгә, Русиянең һәм Көнчыгышның мөселман хезмәт ияләренә мөрәҗәгать итәбез.

Русия мөселманнары, Идел һәм Кырым татарлары, Себер һәм Төркестан кыргызлары (казакълар) һәм сартлары (үзбәкләр), Кавказ арты төрк татарлары (азәриләр), Кавказның чеченнары һәм таулылары! Сезнең мәчетләрегез һәм гыйбадәтханәләрегез Русия патшалары тарафыннан җимерелгән, ышануларыгыз һәм гореф-гадәтләрегез мыскыл ителгән.

Моннан соң динегез һәм горефләрегез, милли һәм мәдәни оешмаларыгыз ирекле һәм кагылгысыз буларак игълан ителә. Милли тормышыгызны ирекле һәм киртәсез шартларда җайлагыз. Сезнең моңа тулы хакыгыз бар. Белегез ки, Русиянең бөтен халыкларының хокуклары кебек үк, сезнең хокукларыгыз да инкыйлабның бөтен көче-куәте һәм эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советлары тарафыннан яклана.

Көнчыгыш мөселманнары, фарсылар һәм төрекләр, гарәпләр һәм индуслар! Европаның комсыз ерткычлары сезнең башларыгыз һәм милекләрегез, азатлыгыгыз һәм ватаныгыз белән гасырлар буена сату иткәннәр, илләрегезне бүләргә теләгәннәр.

Ачыктан-ачык белдерәбез ки, тәхеттән төшерелгән патша кул куйган һәм куылган Керенский раслаган Истанбулны басып алу турындагы яшерен килешүләр ертылып чүплеккә ташланды. Русия җөмһүрияте һәм аның хөкүмәте булган Халык Комиссарлары Советы чит илләрне яулап алырга каршы. Истанбул мөселманнар кулында калырга тиеш.

Без белдерәбез ки, Иранны бүлү турындагы килешү ертылып чүплеккә ташланды. Хәрби хәрәкәтләр бетүгә гаскәрләр Ираннан чыгарылачак, Иран халкына исә үз язмышын үзе билгеләү хокукы тәэмин ителәчәк.

Без Төркияне бүлү турыдагы килешүнең ертылып читкә атылуын игълан итәбез. Төркиядән көнчыгыш вилаятьләрне аеруны күздә тоткан яшерен шатнамә дә юк ителде.

Илләрегезне басып алган ерткычларны куып җибәрегез. Бөтен дөнья илбасар империалистларга каршы нәфрәт ялкыны белән яна, хәтта һинд мөселманнары да яулап алучыларга каршы баш күтәрә. Бу шартларда дәшми калу мөмкин түгел. Вакытны әрәм итмичә илләрегезне басып алган оккупантларны җилкәгездән атып төшерегез! Үз илегезгә үзегез хуҗа булыгыз! Сезнең моңа хакыгыз бар, чөнки язмышыгыз үз кулларыгызга тапшырылган.

Русия мөселманнары! Көнчыгыш мөселманнары! Дөньяны яңартү юлында сездән теләктәшлек һәм яклау көтәбез.

Халык Комиссарлары Советы рәисе
Владимир Ульянов (Ленин)

Милли эшләр халык комиссары
Иосиф Джугашвили-Сталин

“Вакыт”, 2 гыйнвар 1918

(Дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG