Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт белән Совет арасында. Большевиклар Анкара хөкүмәтен таныды


1920 елның 1-8 сентябрендә Бакуда үткәрелгән Беренче Шәрекъ халыклары корылтаенда катнашучылар
1920 елның 1-8 сентябрендә Бакуда үткәрелгән Беренче Шәрекъ халыклары корылтаенда катнашучылар

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

Шулай да Госманлы Дәүләтендә 1918-1919 елларда кайбер очракта цензура рөхсәте белән, башка очракта цензурадан качу нәтиҗәсендә, газеталарда кызыклы гына хәбәрләр басыла барган. Мисал өчен, "Сабах" газетының 17 декабрь санында 15 һәм 25 ноябрьдә Истанбул бухтасыннан чыккан Антанта флотының Одесса портында ләңгәр (якорь) салуы, 5 мең француз солдатының шәһәргә керүе, акгвардиячеләр белән берләшеп большевикларга каршы сугышуы һәм 10 декабрьдә Одессаны алуы турында хәбәрләр урын ала.

1919 елның беренче өч аенда төрек матбугатында атна саен диярлек Германиядәге радикаль социалистлар һәм инкыйлабчылар хәрәкәтенә караган хәбәрләр чыгып тора. Бу хакта бигрәк тә “Вакыт”, “Икъдам”, “Истикъләл”, “Хокукы бәшәр” һәм “Галәмдар” газетларында языла. Шул ук 1919 елда Истанбул газетларында Русиядәге эчке сугышка, икътисади вазгыятькә һәм югары дәрәҗәдәге большевиклар арасындагы каршылыкларга караган мәгълүматлар шактый еш күренә. “Истикъләл” газетасы үзенең 1919 ел, 9 гыйнвар санында басылган “Русия Ленин идарәсе астында” исемле язманы Һолландиянең Петроградтагы илченең чыгышына таянып әзерли. Мәкаләдә иҗтимагый сыйныфларның торышы, ачлык һәм михнәт турында языла.

“Галәмдар” газетасының 1919 ел 24 июль, 24, 28 һәм 29 октябрь саннарында большевикларның хәрби уңышсызлыгын, акгвардиячеләрнең исә уңышларын тасвирлаган антибольшевистик хәбәрләр урын ала. 7 ноябрьдә “Төрек Йорты” журналында большевикларның инкыйлаб судлары хакында хәбәр басыла. “Йенигүн”дә исә (16 ноябрь саны) Дәүләт Думасының элекке әгъзасы, Рус социалистик партияләр берлеге рәисе Григорий Алексинский белән ясалган әнгәмә урнаштырыла. Бу әнгәмәне төрек журналистикасының шактый ук зур уңышы дип бәяләргә мөмкин.

1920 елда Госманлы дәүләте тулысынча Антанта контроле астына керә

1920 елда Госманлы дәүләте тулысынча Антанта дәүләтләре контроле астына керә, Русиядә эчке сугыш ялкыны әле сүнми. Бу вакытта госманлы матбугаты Русия эчендәге вакыйгаларны яктыртуга аз урын бирә, ләкин, икенче яктан, Төркиянең милли көчләренә булышлык иткән большевиклар хөкүмәте белән кызыксынуын яшерми. Польша белән Русия арасындагы сугыш турында да хәбәрләр бирелеп тора.

Шуннан соңгы айларда төрек газеталарында большевиклар ирешкән уңышлар турында хәбәрләр бөтенләй диярлек күренми, чөнки Антанта дәүләтләре урнаштырган цензура режимы тагын да катылана. Ниһаять, 1920 елның 6 апрелендә Анадолуда (Анатолиядә) “Анадолу агентлыгы” исемле мәгълүмат оешмасы төзелә, шулай итеп Антантага каршы көрәшүче төрек көчләре үз мәгълүмат органына ия булалар. Билгеле ки, бу агентлык дөньяның һәр төбәге-тиягенә хәбәрчеләрен юллый алмый, бюджеты белән дә мактана алмый, әмма ул еллардагы юклык һәм сугыш шартларын игътибар алганда, аның әһәмиятенең зурлыгы тагын да аңлашыла төшә.

“Анадолу агентлыгы”ннан тыш, “Ачык сүз” һәм “Анадолуда йени гүн” газеталары чыга башлый. Мәсәлән, “Ачык сүз”нең 1920 ел, 6 мартында чыккан санында “Debat" исемле француз газетасыннан алынып “Анадолуда милли хәрәкәт һәм большевиклар” дигән материал урнаштырыла. Анда большевиклар белән милли азатлык өчен көрәшүчеләр арасында хезмәттәшлек ихтималы турында языла.

1920 елның 1-8 сентябрендә Бакуда үткән Беренче Шәрекъ халыклары корылтаенда Троцкий чыгышы алкышларга күмелә

“Анадолуда йени гүн” газетасының беренче саны 1920 елның 9 августында Әхмәт Әмин (Йалман) редакторлыгында Анкарада дөнья күрә. 18 августта газетада “Үзәк Европада большевиклар хәрәкәте ничек үсә” исемле хәбәрдә большевикларның уңышлары бәян ителә. “Йени гүн”дә моның ише материаллар август буе басылып килә. Шундыйлардан, күренекле большевик, Кызыл армияне төзүче Троцкийның 1920 елның 1-8 сентябрендә Бакуда үткәрелгән Беренче Шәрекъ халыклары корылтаенда нотык сөйләве, нотыгын тәмамлагач, бик каты алкышлануы турындагысы дикъкатькә лаек. 5 октябрьдә “Хакимияте миллийә” газетасы “Большевик сәфарәте" дигән язмада Анкарада Совет илчелеге ачылу хәбәрен бирә.

Истанбул матбугатында һаман әле большевикларның проблемалары һәм уңышсызлыклары турында язылса да, аларның җиңүенә “җанлы” дәлилләр булып Истанбулга килә башлаган рус мөһаҗирләре хакындагы хәбәрләргә дә урын бирелә башлый. “Икъдам” газетасының 1920 ел, 19 ноябрь санындагы бер язмада “рус мөһаҗирләре белән тулган 35 пароход Истанбул бухтасында тора, тагын 11 мең мөһаҗир килер дип көтелә” дип языла. Шул ук газетада Якуп Кадри (Караосманоглу) “70 мең мөһаҗир”нең киләчәген белдерә. “Пәяме сабах”та “рус мөһаҗирләре агылып килә. Кичә бухтабызга 10 меңе килеп җитте” дигән хәбәр басыла. Ун көн узганның соңында “Вакыт” газетасы “100 меңнән артык рус күчкене [Кырымдагы акгвардияче гаскәрнең яубашы] генерал Врангель “рубльләре” белән килделәр” дигән яңалыкны белдерә.

1920 елның 23 апрелендә Анкарада Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе (ТБММ) ачыла, Госманлы хөкүмәте вәкилләре исә 10 августта Севр килешүенә кул куялар. Үзгәчә әйткәндә, төрек сәясәткәрләре ике лагерьгә бүленә: бер якта Севр килешүе шартларын танымаган Мостафа Кәмал җитәкчелегендәге халык булса, икенчесенә дошман басып алган Тракия төбәгендә яшәп, Истанбул хөкүмәтенә буйсынган төрекләр эләгә.

1918 елның 13 ноябрендә басып алынган Истанбул бары тик 5 ел үткәч, 1923 елның 6 октябрендә генә азат ителә. Измир һәм аның тирә-юне исә 15 майда оккупацияләнә һәм 3 елдан соң, 1922нең 9 сентябрендә ирегенә ирешә.

1921 елда Совет хөкүмәте Төркия җөмһүрияте белән рәсми мөнәсәбәтләр төзүгә керешә

1921 елда Совет хөкүмәте эчке сугышта җиңүче булып чыга һәм Төркия җөмһүрияте белән рәсми мөнәсәбәтләр төзүгә керешә. Шул вакытта Мәскәү ярдәм күрсәткән Төркия коммунистлары фиркасе һәм аның юлбашчысы Мостафа Сөбхи Истанбулда да, Анадолуда да үзләренә тарафлар эзләп табарга тырышалар.

Анкара хөкүмәте, большевиклар булышлыгына өмет итеп, 1921 елда Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен шактый активлаштыра төшә. 28 июньдә “Анадолуда йени гүн” дә СССР илчесенең Анкарада ышанычнамә (верительная грамота) тапшыруы турындагы хәбәр, Ленин һәм Мостафа Кәмал портретлары бирелеп, киң урын ала. Шул ук газетада 11 июль санында Троцкийны кулга алу турында языла. Тагын бер көннән соң аның битләрендә “Төркия белән Русия арасындагы кардәшлек һәм тынычлык шартнамәсе” Бөек Милләт Мәҗлесендә тавыш күпчелеге һәм алкышлар белән кабул ителде” дигән сүзләр басыла.

Истанбул газеталарыннан “Вакыт”та 30 августта русларның Инеболу һәм Самсун бухталарына 30 очкыч, 250 йөк аты, туплар, снарядлар, телефоннар һәм башка кирәк-ярак китергәннәрен яза. Шулай итеп, ул большевикларның Анадолу гыйсъянчыларына ярдәм күрсәтүен фаш итә булып чыга.

“Анадолуда йени гүн” газетасының 14 һәм 21 декабрь саннарындагы "иптәш” Фрунзе Анкарага килеп ТБММндә чыгыш ясады һәм тыңлаучылар тарафыннан бик каты алкышланды, дигән хәбәре аеруча игътибарга лаек. Күрәсең ул вакытта әле большевикларның Анатолиядә идеологияләрен тарату һәм төрекләрне үзләренә тарафдар итү буенча эшчәнлеге Анкара белән Мәскәү арасын бозып өлгермәгән. Анкара хөкүмәте Русиянең матди һәм хәрби ярдәменә мохтаҗ була, чөнки ансыз гына грек гаскәрен җиңү икеле күренә. Ләкин Мостафа Кәмал белән иптәшләренең большевизмга мөнәсәбәтләре һич тә уңай булмый. Алга таба Мостафа Сөбхи тирәсендәге вакыйгалар нәкъ шуны исбатлаячак иде.

Баштарак Истанбул журналистлары исламият белән коммунизм арасында уртак нокталар табарга тырыша, әмма күп тә үтми, мондый иҗтиһаттан баш тарта.

"Мин мөселманнар большевикларны кабул итәрләр дип уйламыйм" Садри Максуди

Хәзерге Башкортостан Республикасының башкаласы Уфада 1917 елда төзелгән “Эчке Русия һәм Себер мөселман төрк-татарлары Милләт Мәҗлесе” рәисе Садри Максудинең Париждагы “Le Temps” газетасы журналисты белән әңгәмәсе 1921 елның 29 апрелендә басыла. Бу әңгәмә 4 майда “Вакыт” газетасында һәм “Сәбилеррәшад” журналының майда чыккан 481 санында төрек теленә тәрҗәмә ителеп бирелә. Максуди анда, аерым алганда, болай ди: “...мин мөселманнар большевикларны кабул итәрләр дип уйламыйм... Моның дәлиле, ягъни большевикларның мөселманнар тарафыннан сөелмәве дәлиле – аларның бөтен губерналарда да большевикларга каршы торулары, аларга баш имәүләре”.

“Сәбилеррәшад”ның шул ук санында ТБММ депутаты Хуҗа Шүкрүнең “Мөселманлык белән коммунистлык бер-берсен алыштыра аламы?” мәкаләсе басыла. Ул түбәндәге сүзләр белән башлана: “Юлдан чыгып, адашып йөрүче эшлексез сөрхәнтәй Мостафа Сөбхи һәм кулдашларының алдашуларына диндәшләребез ышанмасын иде! Шуның өчен коммунистлык белән исламият нигезләре турында язуны үзебезнең бурычыбыз дип беләбез”.

Икенче яктан, большевик хөкүмәте белән Төркия хөкүмәте арасында җылы мөнәсәбәтләр урнаша. Төркиягә Советлардан шактый ук микъдарда корал, төрле хәрби җиһазлар һәм матди ярдәм килә. 1920 елның мартында башланган ярдәм акцияләренең өченчесе башкарылу нәтиҗәсендә 8 сентябрьдә Трабзон портына алты сандык корал, 9 сентябрьдә 1 миллион алтын тәңкә һәм 17 сентябрьдә 1,5 миллион алтын тәңкә китерелә.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG