Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Әдәбият елына йомгак ясалды


Шагыйрь Хисмәт Юлдашевка "Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде
Шагыйрь Хисмәт Юлдашевка "Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде

16 декабрьдә Башкортстандагы әдәби марафонга Уфада нокта куелды. Конференциядә һәм кичәдә халыклар дуслыгы, милләтләр тигезлеге турында сөйләнелсә дә, татарча бер җыр да, шигырь дә яңгырамады.

Шәһәр мәдәният сараенда узган чарада ел барышында мең ярым авторның өч мең кулъязмасы тикшерелүе белдерелде. Анда марафонда табылган иң сәләтле авторлар катнашты. Алар арасында татар телендә иҗат итүче Благовар районы егете, узган ел Казанда “Иделем акчарлагы” бәйгесендә шигърият номинациясендә гран-при алган Нурлан Ганиев та катнашты. Республиканың 50 районы һәм 20 шәһәре буйлап узган марафон билгесе – елъязма китап Әдәбият музеена тапшырылды.

17 декабрьдә Уфада Әдәбият елын ябу чарасы узды. Ул “Милли әдәбият: рухи һәм берләштерү көче” исемле бөтенрусия фәнни-гамәли конференция белән ачылды. Аның пленар утырышында мәгариф һәм мәдәният министрлары, Мәскәү һәм Чуашстаннан килгән кунаклар чыгыш ясады. Башкортстан ягыннан чыгыш ясаучылар республикада 163 милләтнең кулга-кул тотынып яшәвенә, мәктәпләрдә 14 телдә укыту алып барылуына, 6 телнең ана теле буларак өйрәнелүенә басым ясады. Республикада әдәби премияләр, иҗат өчен шартлар булуы ассызыкланды. Аннан соң конференция эше секцияләрдә дәвам итте.

Башкортстанның атказанган артисты Җәмил Әбделмәнов
Башкортстанның атказанган артисты Җәмил Әбделмәнов

Конференциядән соң Әдәбият елын тантаналы ябу утырышы узды. Ул премьер-министр Рөстәм Мәрданов чыгышы белән ачылды. Анда ул Әдәбият елында башкарылган эшләрне атады. Бүләкләр тапшырды.

Сергей Аксаков исемендәге бөтенрусия әдәбият премиясе Мәскәүдә яшәүче язучы Александр Прохановка тапшырылды.

Тантана әдәби-музыкаль чара белән тәмамланды. Ул урыс һәм башкорт телләрендә барды. Конференциядә һәм кичәдә халыклар дуслыгы, милләтләр тигезлеге турында сөйләнелсә дә, татарча бер җыр да, шигырь дә яңгырамады.

XS
SM
MD
LG