Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

Зөя утравы Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә, татарча экскурсияләргә ихтыяҗ юк


Казаннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан Зөя утрау-шәһәрчеге Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә. Туристлар өчен экскурсияләр татарча да алып барыла, ләкин оештыручылар белдергәнчә, татар теленә ихтыяҗ юк. Азатлык хәбәрчесе Зөя утравының үзгәрешләре, кунакларны нәрсә белән каршы алачагын белеп кайтты.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Зөя утрау-шәһәрчеге үзендә меңләгән кунаклар, туристлар кабул итәргә әзерләнә. Ел башында без утрауда үткән Май чабу бәйрәмендә озын чиратлар, машина кую урыннары, уңайлыклар булмавын язган идек. Бүген исә ул проблемнарның кайберләрен чишкәннәр. Әлегә килүчеләр аз булганда Зөядәге туристларны кабул итү юллары һәм програмнары кызыклы күренә, төп нәтиҗәне бәйрәмнәрдән соң кулланучылар үзләре әйтер, Азатлык хәбәрчесе утрау-шәһәрчектә булып андагы әзерлек белән танышты.

Зөя утрау-шәһәрчегендә өч телдә экскурсияләр алып бару мөмкинлеге бар: татар теле, рус һәм инглизчә. Оештыручылар сүзләренчә, гидларны махсус тел белеменә карап алалар. Утрауның үзендә татарлар яшәсә дә, туристлар арасында татарлар сирәк очрый икән.

“Безгә күбесенчә чит ил кешеләре килә. Татар экскурсияләренә ихтыяҗ юк”, дип белдерде Зөя утрау-шәһәрчегендә туристларны кабул итү өчен җаваплы вәкил Алла Елисеева. Аның сүзләренчә, туристлар хәтта шәһәрчектәге игълан такталарының, белдерүләрнең дә рус вариантын кулайрак күрә.

Зөядә кунакларны кабул итү өчен җаваплы вәкилләр бәйрәмнәрне кышкы чорда да актив оештырырга тырышуларын әйтте. Алар утрауның туристларда елдан-ел кызыксыну уятуына басым ясады.

“Безнең туристлар ел саен ике тапкырга артып тора. Алар өчен без элеккедән килгән рус мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, онытылып барган бәйрәмнәре яңа сулыш белән күрсәтәбез. Шулай ук Зөя музеенда тарихны барлау юнәлешендә дә актив эшчәнлек алып барыла”, ди Елисеева.

Татар туристларының аз булуын укытучы, Сафия ханым, Зөянең рус җирлеге булуы белән аңлатты. Без булганда ул бер төркем мәктәп балаларын алып килгән иде. “Монда бит чиркәүләр генә, мәчетләр юк. Гомумән, татарча экскурсияләрнең алып барылганы турында ишеткәнем юк” ди ул.

Бер ел эчендә утрау туристлар өчен яңа шартлар һәм мөмкинлекләр тудыруга таба адым ясаган. Ләкин экскурсиягә килгән туристлар фикеренчә, Зөя утравына Европа дәрәҗәсенә ерак әле. Яңалык буларак, машина кую өчен өстәмә 60лап зур автобус урыннары булдырылуы, боралак өчен махсус мәйдан эшләнәчәге әйтелде. Утрауда өч кунакханә һәм дүрт ашау-эчү урыны бар. Бәяләргә килгәндә, кунакханә үзенә-үзе бәя куйган дип аңладык. Иң түбәне мең сумнан башлана. Ә экскурсияләргә бәяләр төркемдә ничә кеше булуына карап түләнелә икән. Шулай ук минималь бәяләр 1000 сумнан башлана, әлеге төркемдә ун кешегә кадәр булырга мөмкин ди Алла Елисеева. Ә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә, инвалидларга экскурсияләр бушлай күрсәтелә дип ышандырдылар.

Зөядә кышын җылынып, чәй эчеп чыгар өчен кафеларда бәяләр шулай ук кыйммәт, ди турист буларак килгән Сафия ханым: "Гадәттә, мондый урыннарда сувенирлардан башлап, ашау-эчү урыннарына кадәр кыйммәт була. Минемчә, бәяләр түбән түгел, ләкин туристлар бер килгәч, истәлеккә сувенирын да ала, бәясенә карамастан чәен дә эчеп чыга”, дип сөйләде ул.

Без күргән бәяләр түбәндәге иде: гади чөгендер салатының бәясе 80 сум, ашлар уртача 150 сум, тавык ите 180 сум, пәрәмәч, өчпочмаклар 50 сумнан башлана.

Зөя музее Яңа елда 1-10 гыйнварга кадәр утрауга килгән кунаклар өчен көн саен “Свияжски уеннары” һәм “Свияжски җирендә Раштуа колядасы” дип аталган музыкаль интерактив күңел ачу програмын тәкъдим итә. Төп чыгыш ясаучылар – “Красная горка” рус фольклор-этнографик ансамбле. Керү бәясе 400 сум.

Күпчелек туристлар Зөя утравына үз мөмкинлекләре белән барырга тиеш була. Казандагы туризм ширкәтләре аша шәһәрчеккә автобус белән бару мөмкинлеге бар, ул очракта инде бәяләр берничә тапкырга кыйммәтләнә, Зөягә экскурсия 1300 сумнан башлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG