Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Кытайга туры очышлар ярты елдан башланыр дип көтелә


Татарстан президенты Кытай вәкиллеген кабул итә. 17 июнь 2015 ел.
Татарстан президенты Кытай вәкиллеген кабул итә. 17 июнь 2015 ел.

"Урал һава юллары" Казаннан Пекинга көндә оча алачак. Әзерлек эшенә ярты ел кирәк.

"Урал һава юллары" Казан-Пекин очышларын ярты елдан башларга мөмкин. Бу хакта "Реальное время" хәбәр итә.

Билгеле булганча, алдагы көнне Росавиация "Урал һава юлларына" Казаннан Кытайга очарга рөхсәт бирү карарын чыгарды.

"Рөхсәт алу әле эшнең башы гына. Кытайга очышларны башлауга әзерлек озак (ярты еллап)вакыт алачак", дигәннәр һава ширкәте матбугат үзәгендә.

Әле октябрь аенда гына “Казан” һава аланының халыкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Мяткорбан Маткәримов Русиядәге дә, Кытайдагы да һава ширкәтләренең Казанга очарга әзер түгеллеген әйтте.

“Бездә эшләүче һава ширкәтләрен Кытай белән хезмәттәшлек кызыксындырмый. “Əйдәгез, иртәгә Кытайга очыйк, уртак эшне башлыйк диючеләр әлегә юк. Кытай һава ширкәтләре белән инде ел буе сөйләшүләр бара. Очрашулар да булды, төрле хәбәрләшүләр дә. Очуның бәясен исәпләп, барча икътисади халәтне дә күзәтүгә карамастан, конкрет нәтиҗә әле юк", дигән иде.

Соңгы вакытта Татарстан Кытай белән элемтәләрне арттырды. Элегрәк Казанда Кытай консуллыгы ачылачак дигән хәбәр дә булды.

Быел оешып, 17 июль көнне ил эчендәге калалар арасында очышлар башлаган Татарстанның "ЮВТ-аэро" һава ширкәте, Русиядәге авиация кагыйдәләренә күрә, ике елдан соң гына чит илләргә очу эшенә керешә алачак.

2013 елның 17 ноябрендә Казан һава аланында 50 кешенең гомерен өзгән һәлакәттән соң, 31 декабрьдә "Татарстан" һава ширкәтенең лицензиясе алынды һәм 2014 елның май аенда бу ширкәт үзен банкрот дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Һәлакәттән соң республикадагы "Ак Барс Аэро" ширкәте "Татарстан"ның беркадәр очкычларын үзенә алган иде. 2015 елның гыйнварында "Ак Барс Аэро" очышларны бөтенләй туктатты. Росавиация ширкәтнең сертификатын алды. Аннан соң банкротлык эшләре башланды.

XS
SM
MD
LG