Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Башкортстан БРИКСның төбәкләр шурасы инициатив төркеменә керәчәк


Уфада БРИКС һәм ШОС саммитында катнашучылар. 9 декабрь 2015 ел.
Уфада БРИКС һәм ШОС саммитында катнашучылар. 9 декабрь 2015 ел.

Әлеге шура халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыру мәсьәләсе, инвестиция проектларын туплау һәм аларны тормышка ашыру өчен уртак план булдыру белән шөгыльләнәчәк.

Татарстан һәм Башкортстан БРИКС (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы) илләре төбәкләре шурасының инициатив төркеменә керәчәк. Шулай ук әлеге төркемдә тагын Петербур, Ханты-Манси федераль бүлгесе һәм Урал федераль бүлгесе төбәкләре булачак.

Мондый шура булдыру тәкъдиме быел Уфада узган саммитта хәл ителде һәм аны БРИКС ил җитәкчеләре яклады.

Ханты-Манси өлкәсе губернаторы Наталья Комара әйтүенчә, әлеге шура халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыру мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук бу берләшмә БРИКСның үсеш банкы ресурсларына таянып төбәкләрнең инвестиция проектларын туплау һәм аларны тормышка ашыру өчен уртак план булдыру белән шөгыльләнәчәк.

Шураны оештырып җибәрү җыелышы киләсе елның мартына билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG