Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43

Татарстанның җыр-бию ансамбле 80 еллыгына әзерләнә


Татарстанның җыр һәм бию ансамбле Җәлил театрында булган концертта 80 еллык уңаеннан әзерләнә торган тамашадан "Җыен" биюен дә күрсәтте.

Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле 18 декабрь Җәлил театрында булган концертта соңгы елларда халык күңелен яулаган биюләр белән бергә "Җыен" дип аталган яңа җырлы-бию дә күрсәтте. Бу бию ансамбльнең 2017 елда булачак 80 еллыгы уңаеннан сәхнәгә куелачак зур тамашаның бер өлеше булып тора. Ансамбль җитәкчесе Айрат Хәмитов тамашаның исеме тәгаенләнмәгән әле, "Чәчәк аткан бакча" (Цветущий сад") шартлы атама, бәлки "Балкып торган ил" итеп атарбыз, дип әйтә.

Айрат әфәнде сүзләренчә, тамашада заманча куелыш, ватан тарихы, милләт тарихы, милли рух – барсы бергә үрелеп барачак. "Ефәк юлы" ничек үткән, без әнә шул юлдан барачакбыз. Шуңа күрә, монда татар биюләре генә түгел, башка халыкларның биюләре, мисал өчен һинд биюе дә булачак. Бабаларыбыз кайларга барып сәүдә иткән, ниләр күргән һәм Болгар чоры вакытында ниләр алып кайтканнар – тамашада әлегеләр дә күрсәтеләчәк", ди ул. Бу яңа програмны сәхнәгә куючылар аны бер сюжетка корылган, ике бүлектән торган яңа бер әсәр итеп күрә.

Айрат Хәмитов

Айрат Хәмитов

Ансамбль 80 еллыкка багышланган бу програмны сәхнәгә кую өчен хореограф Георгий Ковтунны чакырган. "Аны чакыруыбыз үзеннән-үзе килеп чыкты. Идеяләр турында сөйләшкән вакытта бу тамашага алынырга риза булды ул", ди Хәмитов.

Ковтун моңа кадәр дә Казанда татар тарихына багышланган әсәрләрне сәхнәгә куйды. 2001 елда Җәлил театрында "Йосыф кыйссасы" балетын сәхнәләштерделәр. Либретто авторы Ренат Харис, Ковтун балетмейстеры булган бу әсәр Русия дәүләт бүләгенә ия булса да, бүген репертуарда юк. 2015 елның гыйнварында яшь җырчыларны бергә җыеп Тинчурин театры сәхнәсендә "Кара пулат" операсын куйдылар. XIV гасырда Болгарда барган вакыйгаларны тасвирлаган бу әсәрнең куючы-режиссеры Ковтун иде, либреттоны Ренат Харис язды.

Ансамбльнең бер сюжетка корылган, җыр-бию, нәфис сүз берлегеннән торган програм эшләүдә тәҗрибәсе бар. Казанның 1000 еллыгы уңаеннан "Казан турында риваять" сәхнәләштерелде, "Истанбул моңы", "Җиде энҗе бөртеге" әнә шундыйлардан. "Җиде энҗе бөртеге" ансамбльнең 75 еллыгы уңаеннан куелган иде.

Хәмитов сүзләренчә, 80 еллык тамашасы гел яңа биюләрләрдән генә торачак. Бу биюләрдә кешеләрнең нәфесе, шайтан котыртуы, рухи кыйммәтләрнең кире кайтуы, хакимияттегәләр белән көрәш тә чагылачак. Тамаша татар туе белән төгәлләнәчәк. Башка милләт вәкиле татар бию сәнгатенең милли рухын тоеп, аны тамашачыларга җиткерә алырмы? Азатлык бу сорауны Хәмитовка юллады.

"Балетмейстер, куючы һәм режиссер буларак без аңа ышанабыз. Бүгенге көн элементларын да кертергә кирәк, чөнки без алга барабыз. Үзебезнең затлы биюләребезне арттырып, Европа илләрендә дә таныта торган әсәрләр булырга тиеш. Бүген заманча стилизациясез булмый. Без ансамбльне төрле яктан күрсәтергә тиеш. Хор төркемебез операдан кантаталар җырлый икән, шул ук вакытта, әлбәттә үзебезнең милли борынгы татар халык җырларын да башкарырга тиеш. Бүген нинди үзгәрешләр бар, без үзебезнең алымнар белән аңа кушылырга тиеш. Бу програм яшьләр дә үзебезнең тарихны белсен өчен эшләнә. Яшьләрне үзебезгә каратырга тиеш дип уйлыйм мин", ди Хәмитов.

Раилә Гарипова

Раилә Гарипова

Җыр-бию ансамбленең баш бию куючысы Раилә Гарипова да Ковтун белән бергә эшләгән тамаша яхшы килеп чыгачак дигән фикердә. "Үзебезнең традициядә эшләнгән биюләр белән генә утырып булмый бит инде. Бу ниндидер яңа күренеш булачак. Монда тарих та, барсы да булачак. Реаль тарих түгел, ә әкият кебек булачак ул", ди Гарипова.

Раилә ханым ансамбльдә яңа програм әзерләү белән беррәттән төрле төбәкләрдәге татар халкының бию үрнәкләрен туплап, аларны сәхнәләштерү эшләре барганлыгын да әйтә. "Милли фольклор үрнәкләрен эзләнәбез. Урал татарлары, Ульян татарлары, Пермь татарлары биюләре дә куела", ди баш балетмейстер.

80 еллык тамашасына шигырьләр язу өчен Ренат Хариска мөрәҗәгать иткәннәр. Поэтик ягы ничегрәк булачак дигән сорауга Ренат әфәнде: "Әлегә берни дә әйтә алмыйм, чөнки бу әйбергә бик соң килеп кушылдым, (идеясе белән) бик аз гына таныш", дип белдерде.

Хәмитов ансамбльнең 80 еллыгын Мәскәүнең Большой театрында үткәрү теләге белән януларын әйтә. Аңа кадәр, тамашаны чарлау өчен, Русиянең эре шәһәрләрендә йөреп чыгарга уйлыйлар.

Русиядә финанс кризисы сәбәпле киләсе елда акча җитешмәү ансамбльгә кагылмас дип өметләнә Хәмитов. 2016 елның маена ансамбль Бельгия, Франция, Нидерландка чакыру алган. Русия шәһәрләре буйлап гастрольләрен дәвам итәргә җыена. Хәмитов 80 еллыкка әзерләнә торган програм өчен ансамбль бюджетында акча каралган, ди. Ә инде иң зур тамашага – Большой театрда булачак концертка килгәндә ул: "Химаячеләр, президентыбыз, мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрербез, 80 еллыкны гөрләтеп уздырырга тиеш дип ышанып калам", диде.

Татарстандагы зур иҗат коллективлары еллык бюджеттан кала сәнгатьне үстерү өчен президент грантлары да ала. Ансамбльгә 2015 ел өчен 4 млн сум бирелгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG