Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:21

Русиядә игълан ителгән Әдәбият елында Удмуртия җирендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, язучыларның өметләре акландымы? Удмуртия язучылар берлеге каршында татар авторлары бүлеге әгъзалары түгәрәк өстәл артында үз фикерләре белән уртаклашты.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзалары Ринат Батталов, Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин, Әлфирә Низамова, Гөлфия Исхакова һәм “Яңарыш” газетасы хезмәткәре Эльмира Нигъмәтҗан катнашты.

– Ринат әфәнде, ел башланганда Удмуртия язучылар берлеге каршында эшләп килүче татар авторлары бүлеге Әдәбият елына зур планнар билгеләгән иде. Алар тормышка аштымы? Татар авторлары нинди уңышларга иреште?

Ринат Батталов

Ринат Батталов

– Иң беренче итеп әйтәсе килә бераз уңышлар турында. Безнең әдәби оешмабыз шактый еллар эшләп килә. Соңгы унбиш-егерме ел өчендә безнең авторларның 62 китабы дөнья күрде. Алар укучыларга барып иреште. Бу 31 авторның иҗат җимешләре. Быел Әдәбият елында язучылар, шагыйрьләребезнең Удмуртиядә алты китабы чыкты. Татарстан язучылар берлегендә традициягә кергән профессиональ язучыларның биш елга бер китабын Казан чыгара. Быел безнең юбилейлар булмады. 2000 елдан бирле Удмуртиядә яшәп иҗат итүче татар телле язучыларның биш китабы Казанда дөнья күрде.

Ибраhим Биектаулының яңа китабы

Ибраhим Биектаулының яңа китабы

Быел мин үзем редакцияләү белән шөгыльләндем. Алты китап чыгардык. Ибраһим абыйның рус телендә “Грядущие” дип аталган китабы чыкты. Әгерҗе районы Уразай авылыннан Раилә Бариеваның “Сагынып яшим”, Фоат Кәримовның “Яшәүләрем – моң минем” һәм шушы көннәрдә Әминә Гайфуллинаның “Күңелемдә минем җәй яши” китабы дөнья күрде. Шулай ук Раил Разовның “Гомер кичкәндә” дигән китабы чыкты. Мансур Сафин, Чаллыда яшәүче язучы, ул Воткинскида гомер иткән Риза абый Шәфинең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итеп бастырды.

– Ринат әфәнде, әйтеп үттегез, быел Удмуртиядә яшәп иҗат итүче авторларның алты китабы дөнья күргән. Аларга Удмуртия язучылар берлеге финанс ярдәм иттеме, иганәчеләр табылдымы?

– Бу китаплар авторларның үз хисабына чыкты. Бер китап чаллылар хисабына бастырылды. Элек “Яңарыш” газетасы хисабына да чыгарыла иде. Удмуртия язучылар берлегендә 2000 елдан торабыз. Әле бер китап чыгарырга да акча бүленгәне юк.

– Үзләренең китаплары ничек чыга икән, сез хәбәрдар түгелме?

– Минем моңа анализ ясаган юк. Әмма татар телендә китаплар чыгаруда финанс ярдәм юк. Удмуртиядә яшәүче авторлар Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре арасында төзелгән килешү нигезендә эшли. Инде кимчелекләргә килгәндә, мин әйтер идем, соңгы вакытта Удмуртия язучылар берлеге тарафыннан безгә ярдәм булмады. Без Татарстаннан биш елга бер китаплар чыгарып киләбез. Шулай ук азмы-күпме ай саен хезмәт хакы алып киләбез. Ул акчалата ярдәм дип атала. Татарстанның без даими ярдәмен тоеп яшибез.

Удмуртиягә килгәндә, апрель аенда без үткәрдек зур чаралар – Туган тел көннәре, Әдәбият көннәре. Без очрашуларга Удмуртия язучылар берлегеннән дә кешеләрне чакырдык. Әйе, алар килделәр, әмма бер сүз дә әйтмичә, бераз утыргач, безнең җыелышны ташлап чыгып киттеләр.

– Моның сәбәбен ничек аңлатыр идегез? Элек Удмуртия язучылар берлеге белән нык элемтә булдырылган иде.

– Соңгы вакытта Удмуртия язучылар берлеге таркау хәлдә. Минем карашка, яңа идарә, яңа рәис тә сайланса, бәлки, эш яңарып китәр иде. Әйтәсем килә, бер ел элек язучылар берлегенә яңа рәис сайлангач, аның бүлмәсендә җыелдык, планнар төзедек. Әмма бу эшләр алга таба бармады. Әле күптән түгел, 7 декабьдә язучылар берлегенең җыены булды. Тик рәис хисап тотмады. Тәнкыйть сүзләре күп яңгырады. Әмма берлеккә үзгәрешләр кертелмәде.

Бүгенге очрашуда танылган шагыйрь, “Яңарыш” газетасында публицист мөнбәрендә җитди мәкаләләре белән чыгыш ясаучы Гыймран Сафин катнаша.

– Гыймран ага, Әдәбият елы шаукымы сезгә кагылдымы? Иҗат итүдә нинди дә булса үзгәрешләр булдымы?

– Бу 2015 елның Әдәбият елы дип игълан ителүен мин бик шатланып каршы алган идем. Мин уңай якка үзгәрешләр көткән идем. Әдәбиятка түрәләр - Мәскәү дә, Казан да, Удмуртия түрәләре дә йөзләре белән борылыр, аңа финанслау булыр, Әдәбият елының планы төзелер дип ышанган идем. Кызганычка, атналар, айлар үтә торды, әдәбиятка булган зур өметләрем көчерәя барды.

Гыймран Сафин

Гыймран Сафин

Инде ел үтеп бара. Аңа нәтиҗә дә ясарга вакыт. Артык шапырынып, зур уңышларга ирештек дип әйтә алмыйм. Бу ел элек ничек булган, нәкъ шулай барды. Безнең Әдәбият елы дип көчле тавыш белән игълан иткән түрәләребез аның бернинди планын төземәде. Әдәбият елы дип игълан ителгән икән, башта аның планын төзергә кирәк, республикалар буенча, ә республика үзенең конкрет планын булдырырга тиеш иде – нинди китаплар чыгарга, әдәбиятка, нәшриятларга нинди финанслар бүлеп бирергә, язучылар берлегенә Әдәбият елында, бәлки яңа, чираттан тыш әгъзалар кабул итүгә игътибар итәргә иде. Мисал өчен, минем тәкъдимем бар. Чайковскидан Кәүсәрия Нуруллинаның җырларын татар дөньясы, мәсәлән, Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында, халык артистлары башкаруында тыңлыйлар, аннан ямь табалар. Шуның авторы инде ничә еллар язучылар берлегенең ишеген шакый, ишекне ачмыйлар.

Сөйләшүгә Ибраһим ага Биектаулы кушылды.

– Ибраһим ага, сез нәрсә әйтә аласыз? Бу елга карата нинди фикерләрегез бар?

Әдәбият елы ул кәгазьдә генә. Чын гадәти ел булды. Иҗатчылар алар Әдәбият елы бармы-юкмы, аңа карамый. Эшли. Өстәл тармасына эшли күбрәк. Язылган әйберне басмагач, күңел очкынып тормый, канатланмый. Һәр өлгергән авторның елына бер китап язарлык потенциалы бар. Яза да...Кая куя ул аны? Өстәл тартмасына куя, яисә компьютерда саклый.

Ибраһим ага Биектаулы һәм Әлфирә Низамова

Ибраһим ага Биектаулы һәм Әлфирә Низамова

Ярый инде бер-ике мәртәбә чыгыш ясый алдык. Әлфирә Низамова белән Татарстанның Әгерҗе районында булдык. Удмуртиянең Глазов районына чакырдылар. Минзирә Касимова – Глазов татарларын кайнатучы, аның юбилее уңаеннан кичә булды. Минем ел башында “Грядущие” исемле китабым басылган иде. Аны алып бардым. Озак та тормыйча Глазовта “Иднакар” дигән газетада минем турында язып чыктылар. Шигырьләрне бастырганнар. Ел дәвамында ике тапкыр укучылар белән очраштым.

– Дөрестән дә, язучыларга аралашу, үзенең фикерен кешегә җиткерү кирәк.

Әйе, кайтаваз кирәк. Иҗат кайтавазы. Татарларда иҗатны бәяләү дигән нәрсә юк. Алар яисә мактыйлар, хәтта нәрсә икәнен белмичә дә, яисә эндәшмиләр. Күп вакытта.

Эльмира Нигъмәтҗан: Ибраһим абый, мин редакциядә эшләгәч беләм. Мәкәлә басып чыгарга өлгерми, шалтыраталар. Берәр авторның китабы чыга дип язсак, аны алырга буламы дип сорап киләләр. Әлфирә апаның шигырьләрен яраталар, китабын сорыйлар. Проза әсәрләрен бирәбез. Кайчан дәвамы була дип шалтыраталар. Алай салкын караш түгел дип әйтәсем килә.

Ибраhим Биектаулы китаплары

Ибраhим Биектаулы китаплары

Шулай ук сезнең язмалар озак күренмәсә, Ибраһим абыйның шигырьләре юк, кая югалды дип киләләр. Әлфирә апаның, Чыңгыз абыйның Таҗи Гыйззәт премиясен, Ринат абый Батталовның Саҗидә Сөләйманова премиясен алулары белән котлап, зур горурлык дип хатлар да килде.

Ибраһим Биектаулы: Ни өчен әдәбиятка салкын караш? Заман үзгәрде. Социализм юк. Сүктек без аны. Әмма шул чакта язучыларга чын колач ачылган булган икән. Беркем сине тыймады. Яшерен түгел, курыккан кеше курыкты. Журналистлар хәзер бик куркак. Әйтә алмый сүзен. Чын иҗат кешесенә куркак булу мөмкин түгел.

Әлфирә Низамовага да сорау бирдек.

– Әлфирә ханым, Әгерҗе районында күп кенә шагыйрьләр, язучылар туып үскән. Ниһаять, аларга да игътибар ителә башланды. Ләбиб Айтугановның юбилее билгеләнеп үтелде. Таҗи Гыйззәткә инде берничә ел элек һәйкәл куелган иде. Әле аның иҗатына багышлап киң күләмдә конференцияләр уздырылмады. Әмма быел үзгәрешләр бераз бар?

Иң беренче чиратта Әдәбият елы турында уй-фикерләрне әйтәсем килә. Чыннан да, Әдәбият елы игътибарсыз булуы, язучыларга мөнәсәбәт үзгәрмәве аларның җанына иң тия торган нәрсә. Мин әйтер идем, монда утыручы язучыларның өчесе авылда туып үскәннәр, шәһәрдә иҗат итәләр. Мин аларны тиңнәр идем асфальтны тишеп чыккан бер гөлгә. Һәм ул чәчәккә, һичшиксез, тәрбия кирәк. Аны сугару кирәк. Әмма ул җитеп бетми.

Язучылар бит алар бер җирдә дә укымыйлар. Аларның икесе, мин белгәнемчә, Ибраһим Биектаулы һәм Гыймран Сафин Казанда КАИда укыган. Самолет җыярга укыган. Ринат Батталов шулай ук язучы һөнәренә укыган кеше түгел. Гөлфия Исхакова да язучы һөнәренә укыган кеше түгел. Мин үзем дә. Күпләп укытып чыгаралар укытучыларны, табибларны, башка белгечләрне. Алар шул укып чыкмаган кешеләрнең әсәрләрен егыла-егыла укыйлар. Шуңа күрә язучы дигән кешенең аның хөрмәте дә, шөһрәте дә, аңа караш та икенче – үзгә булырга тиеш.

Язучыларны күңел мәктәбе, җан авазы каләм алдыра кулларына. Алар шулай гына иҗат итәләр. Аларга пенсия дә билгеләнми. Язучылар үлгәнче, каләмнәрен кулларыннан төшергәнче иҗат итә торган кешеләр.

Әлфирә Низамованың Таҗи Гыйззэт премиясе таныклыгы

Әлфирә Низамованың Таҗи Гыйззэт премиясе таныклыгы

Әдәбият елына килгәндә, Әгерҗе районында чаралар үтте. Үзебезнең Исәнбәй авыл клубында да бик зур чаралар оештырдык. Район күләмендә дә чаралар үтте. Әдәбият елын ачу тантанасы, ябу тантанасы булды. Әмма иң әһәмиятлесе, иң сөендергәне, әлбәттә, үзебезнең татар классигы, күренекле язучы, татар драматургиясенә нигез салган Таҗи Гыйззәт премиясен булдыру иде.

Без бу турыда күптән сөйләшсәк тә, хыяллансак та, Әдәбият елында, ниһаять, тормышка ашырылды. Безнең “Күңел чишмәләре” әдәби берләшмәсенең тәкъдимен район җитәкчелеге, ниһаять, кабул итте, хуплады һәм без Таҗи Гыйззәт исемендәге премияне булдырдык. Ул премия матур итеп эшләнгән. Таҗи Гыйззәт рәсеме һәм “Уйларым һәм хисләрем халкым белән” дигән сүзләре язылган. Ул премиягә Әгерҗе төбәгеннән безнең аксакал язучыларыбыз Габдулла абый Галиев, Чыңгыз ага Мусин лаек дип табылды. Алар янәшәсендә, иҗатым белән ул кадәр зур казанышларга ирешмәсәм дә, мин дә бар.

Безнең Габдулла абый 90 яшенә җитеп килә. Әле дә иҗат итә. Чыңгыз абыебыз 90 яшен тутыра, әле каләмен куйганы юк. Бу өлкән аксакаллар премиягә, һичшиксез, лаек.

– Әлфирә ханым, ул премия ел саен тапшыралачакмы?

Ел саен тапшырылачак. Өч премия язучыларга, шагыйрьләргә, журналистларга, татар теле укытучыларына, мәдәният хезмәткәрләренә кем иҗатта уңышка ирешә, шуңа биреләчәк.

– Ринат әфәнде, Удмуриядә язучыларга Риза Шәфи исемендәге премия булдырылды һәм берничә ел ул тапшырылды да. Быел бу премиягә кем лаек дип табылды?

“Яңарыш”та эшләп киткән Амур Фәләхка 50 яше уңаенан Риза Шәфи премиясе тапшырылды.

– Шулай ук Татарстанда Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә дә Удмуртия язучылары берничә авторны тәкъдим иткән иде. Чын күңелдән котлыйбыз, шушы премиягә шагыйрь Ринат Батталов ия булды.

Ул кичә Әлмәттә узды. Билгеле, бу дулкынлангыч вакыйга булды. Аны тапшыру алдыннан да биш тапкыр сәхнәгә менеп, репетиция ясаттылар. Кайда, ничек басарга. Бер минутлык сүз бирелде. Кайберләре каушап калдылар. Мин сәхнәдән үземнең шигырьләремне дә укыдым. Халык канәгать калды.

– Гөлфия ханым, Воткински каласында яшәүче милләттәшләребез өчен Әдәбият елы нәрсәләр белән истә калыр? Нинди кызыклы чаралар булды?

Гөлфия Исхакова: Әйе, безнең бик зур чаралар узды шәһәрдә. Аның берсе композитор Чайковскийга 175 яшь тулуына багышланган кичә. Анда язучы буларак кына түгел, мәдәният хезмәткәре буларак та катнаштым. Аннан соң, Җиңүнең 70 еллыгына кичә уздырдык, сугыш чоры балалары җыелган иде. Җырлы-биюле әдәби кичә күңелле үтте.

Татар авторлары белән таныштыруны күзаллап, рус телендә ай саен очрашулар үткәреп торабыз. Көз кергәч, гадәт буенча,язучыларны җыйдык. Риза ага Шәфинең каберен зиярәт кылдык. Татарлар белән очрашу бик күңелле узды балалар чыгыш ясады, шигырьләр күп яңгырады. Кичәгә милләттәшләребез үзләре дә шигырьләр әзерләп килгән иде – укыдылар.

– Эльмира, син “Яңарыш” газетасында “Әдәби сәхифә” һәм “Ижау – иҗат мәйданы” битләрен алып барасың. Әдәбият елында иҗат мәйданында чыккан авторлар, аларның әсәрләре турында нәрсә әйтә аласың?

Эльмира Нигъмәтҗан

Эльмира Нигъмәтҗан

Эльмира Нигъмәтҗан: Әдәбият елында гына түгел, без авторлар белән даими эш алып барабыз. Әдәби әсәрләрне, шигырьләрне халыкка җиткерергә көч салабыз. Әдәбият елы булуы сәбәпле иҗади процесс көчәеп китте дип әйтә алмас идем. Безнең авторларыбыз даими басылып тора. Алар белән һәрвакыт аралашып – зур бәхет. Быел даими авторларыбыз белән эшләү дәвам итте. Аларның Әдәбият елына карата үз фикерләре, гомумән, әдәби процесс буенча мәкаләләре дөнья күрде. Безнең яңа авторлар барлыкка килде. Ул Роза Кутуева – Әгерҗе районы Исәнбай авылыннан, Филүзә Мифтахова, Рәисә Габделхакова – Ижау шәһәреннән. Бу безнең өчен зур сөенеч.

– Үзеңнең иҗатыңа килгәндә, синең шигырьләрең лирик, бик хисле. Языламы шигырьләр?

Мин әдәби сәхифәне алып барам, шигырьләр уку, яңа әсәрләр белән танышу күп вакыт ала. Әмма шулай да, языла инде бераз.

– Ринат әфәнде, Ижауда Муса Җәлил исемендәге китапханә бар. Язучыларыбыз шушы китапханәдә еш кына очрашып, төрле-төрле чаралар уздыра. Шул ук вакытта элек-электән республиканың Милли китапханәсе белән дә ныклы элемтә урнаштырылган иде. Ул китапханәдә шулай ук татар авторларының яңа чыккан китапларын тамашачыга тәкъдим итү кичәләре, очрашулар уздырылды. Бүген Милли китапханә белән элемтәләр ни хәлдә?

Ринат Батталов: Муса Җәлил китапханәсендә үткән чарада һәр язучы бик теләп катнаша. Күптән түгел генә Әлмәт шәһәрендә булырга туры килде. Илдар Хәйруллин дигән язучы белән таныштык. Ул Фәнис Яруллинның прототивы дип әйтергә мөмкин. Армиядә парашюттан сикереп, арка миен имгәткән. Ул шулай ук 20 ел ята. Ул бик көчле яза. Аның берничә китабы басылып чыкты. Барысы да юмористик хикәяләр. Искиткеч талант иясе. Без аның әсәрләрен “Новое время” газетасында бирәбез. Аның белән халыкны таныштырабыз. Муса Җәлил китапханәсендә аның әсәрләре буенча кичә уздыру турында сөйләшәбез.

– Ринат әфәнде, республиканың Милли китапханәсендә берничә ел татар телендә бер дә чара булмавының сәбәбе дә булгандыр. Китапханәнең бинасы төзекләндерелә. Алар хәзер биш ноктада эшли. Шулай да күптән түгел татар әдәбияты көне уздырылды. Ул кем башлангычы белән оештырылды?

Бу китапханә планына кертелгән чара иде. Алар безнең белән килешү нигезендә эшлиләр. Димәк, бергә эшлибез.

– Удмуртиядә яшәп иҗат итүче авторларның күбесе өлкән яшьтә. Яшьләрне иҗатка тарту буенча Әдәбият елында нинди дә булса эшләр башкарылдымы?

Үткән гасырның 60нчы-70нче елларында Татарстаннан безгә агылды халык. Удмуртиядә ул вакытта заводлар төзелгән чак иде. Хәзер киресенчә, Татарстанга халык агыла. Бездә кыенлыклар – татар язучылары юк.

Төрле төбәкләрдә булырга туры килде. Воткинскида, башка районнарда да, Татарстанда булырга туры килде. Әгерҗе районында авылларда булырга туры килде. Шулар арасыннан табып булмасмы язучылар дигән юнәлештә очрашулар уздырдык.

Язучылар берлекләренә тәкъдим ителүчеләр бар. Ул Кәүсәрия Нуруллина, Чайковски шәһәреннән. Безнең белән тыгыз элемтәдә тора. Өч китабы чыкты. Тагын Гүзәл Исхакова, өч китабы Казанда чыкты. Тагын Эльмира Нигъмәтҗан, аның китабы чыкты. Алар белән эшлибез. Һичшиксез, аларга иҗат итәргә, язарга кирәк. Язган очракта Казан да, Удмуртия дә таный.

Гыймран Сафин: Әдәбият елында безнең язучылар булдырганча үзләренең укучылары белән очрашырга тырышты. Әле күптән түгел мин Удмуртиянең төньягындагы Балезино районы Кистем авылында булдым. Мине гаҗәпкә калдырган әдәби очрашу иде ул. Балаларның шигырь уку бәйгесе үтте. Минем андый бәйгеләрдә Ижауда гимназиядә дә булганым бар. Берничә тапкыр жюри әгъзасы булып утырдым. Чыгышлар да ясыйбыз – балаларга аңлатасы килә әдәби иҗатка тартылуның мөһим икәнлеген. Ә менә Кистемдә мин бөтенләй башканы аңладым. Анда телнең, татарның гореф-гадәтләрен саклауның тәмен беләләр. Шундый хәл тудырырга иде безгә Ижауның үзендә.

Кызганычка, татар теле әзрәк укытыла. Рус теле атнага алты, минемчә, татар теле ике ике-өч дәрес кенә. Кистемдә балалар укыдылар безнең авторларның шигырьләрен – Ибраһим Биектаулы, Ринат Батталов, Әлфирә Низамова, Шиһаҗетдин Садыйковныкын. Бу табигый. Балалар белән, ата-аналар белән бик рәхәтләнеп сөйләшеп, күңелне бушатып, кайттым. Әле безнең әсәрләр кирәк икән. Язучыларга очрашырга кирәк икән, аеруча мәктәп укучылары белән очрашырга кирәк икән дигән фикерем бик көчле.

– Яшьләрне иҗатка тарту өчен бер этәргеч тә булып торачак бит?

Чыннан да шулай булырга тиеш тә ул. Без анда ешрак булсак, тематик очрашулар үткәрсәк мәктәп укучылары белән, аларның бәйгеләрендә генә түгел, өстәл артында бергә-бергә сөйләшү балалар күңелендә, ата-аналар күңелендә дә әдәбиятка, татар китапларына мәхәббәт уятыр иде. Бу мәсьәләдә әле без аксыйбыз.

Очрашуда катнашкан һәр шагыйрь агымдагы елда иҗатка да вакыт тапкан. Ибраһим Биектаулы сайланма әсәрләр китабын туплап Казан китап нәшриятына тапшырган. Әлфирә Низамова “Әҗер” исемле китабы киләсе елда басылып чыгар дип өмет итә. Гөлфия Исхакова якташлары белән шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән. Гыймран ага Сафин күбрәк публицистика игътибар иткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG