Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:47

БМО Иминлек Шурасының даими әгъзалары Сүрия турында резолюция кабул итте.

Нью-Йоркта АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри чакыруы белән җыелган Сүрияне яклаучыларның халыкара төркеме утырышы бара. 17 илнең тышкы эшләр министрлары, шул санда Русиядән Сергей Лавров һәм БМОдагы Сүрия вәкиле Стаффан де Мистура катнашкан бу очрашуда Башар Әсад һәм оппозиция арасындагы сугышны туктату юллары турында сөйләшәләр.

БМО Иминлек Шурасының даими биш әгъзасе Сүрия турында резолюция кабул итте. Документта атышларны туктатып ике ел эчендә милли бердәмлек хөкүмәтен төзүгә ирешү турында әйтелгән. Оппозиция белән Башар Әсад арасындагы сөйләшүләрне 2016 елның гыйнварында башларга, диелгән.

Башар Әсад язмышы турында Русия һәм АКШ капма каршы фикердә торалар. Мәскәү сөйләшүләрдә Әсад катнашырга тиеш, дип саный. Вашингтон аның хакимияттән китүен тели.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG