Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Украина качакларын вакытлы яшәү урыннарыннан чыгаралар


Казандагы Украина качаклары: "Безнең барыр урыныбыз юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:07 0:00

Русия миграция хезмәте вәкиле Украина качакларына 2016 елда вакытлыча яшәү урыннарын финанслау дәвам ителәчәк дип белдерелсә дә, анда хәзер 30-60 көнгә кадәр генә яшәү рөхсәт ителә. Чыгарма бары социаль яктан якланмаганнарга гына ясала.

Украина качаклары өчен вакытлыча яшәү урыны дип билгеләнгән Казандагы "Экспресс" кунакханәсендә Азатлык хәбәрчесе дә булып кайтты. Хәбәрчене күргәч, әйләндереп алдылар, бөтен гаиләләре белән бүлмәләреннән чыгып сөйли башладылар. "ДНР" һәм "ЛНР"га карамаган авыл, шәһәрләрдә яшәүчеләргә 5 декабрьдә үк бүлмәләрен бушатырга кушканнар. Калганнарны тагын 60 көнгә калдырганнар, ягни алар 2 фервальгә кадәр генә шушы кунакханәдә яши ала.

Донецкидан килгән өлкән яштәге Рәшидә Һадиева үзенең кызы Гүзәл Кадеева белән февраль башына кадәр генә кала, Авдеевкадан килгән оныгы Элвира Пополитова һәм аның яшь ярымлык Суфиясы урамга чыгарылырга тиеш иде. Әмма кунакханә җитәкчесе яшь ананы урамга куып чыгара алмаган, кызганган. Яшь балалы башка гаиләләр дә кунакханәдә вакытлыча яшәп тора. Чыгып китүчеләр дә булган. Матбугатта "Стрела" кунакханәсендә бу урында бушлай яшәү мөтдәте беткән гаиләләрне полиция белән килеп куып җибәргәннәр дип хәбәр ителгән иде. "Вечерняя Казань" газеты язганча, Казан янындагы "Санта" шифаханәсеннән дә шулай ук катгый төстә куу таләбен куйганнар. Әмма барлык урыннарда февраль башына кадәр күпчелек качак гаиләләре кала.

Муниципал хакимиятләр бу эш кануный төстә, Русия хөкүмәтенең 1177нче карары белән башкарыла дип аңлата. Анда 31 октябрьдә качакларның яңа урындагы җайлашуын активлаштыру максатында төзәтмәләр кертелгән. Бу хакта агентлыкларга Русия миграция хезмәте шул рәвешле вакытлыча яшәп тору урыннарында иң күбе 60 көнгә калып тору вакытын билгеләгән. Әмма социаль яктан якланмаган качакларга 2016 елга калып тору мөмкинлеге каралган. Авдеевкадан качып килгән Элвира Пополитова, соңыннан Азатлыкка баласы белән калып торыга рөхсәт ителү, әмма башка җиргә күчү таләбе куелу хакында хәбәр итте.

Рәшидә әбисенең киләчәге әлегә билгесез, бөтен гаиләне эшләп тапкан 13-15 меңгә тотучы Гүзәл апасы да февральдән урамда калу алдында тора ди.

Фатирны арендага алып түләп тора алмыйбыз, акчабыз җитми дип бер тавыштан әйтә Украина качалары. "Аз түләнә торган эшләргә барабыз, берничә җирдә хезмәттәшлек итәбез, әмма барыбер 10-15 меңгә фатир яллап тора алмыйбыз" диләр алар.

Иң мөһиме, арендалы фатирларда теркәлеп булмый, аннан башка балалар бакчасы да, мәктәп тә, хастаханәгә бару да юк. Казаннар фатирларына качакларны теркәргә теләми.

XS
SM
MD
LG