Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:10

Казан үзәгенә кертелмәгән активистлар президент атамасын шәһәр читендә яклады


19 декабрьдә Казан үзәгеннән шактый читтә, елга портына бару юлында кала торган Кәрим Тинчурин урамы тукталышы кырында пикет үтте. Анда катнашкан егермеләп кеше Татарстанда президент атамасын һәм Айдар Хәлимне яклап чыгыш ясады.

Пикет таләпләре белән 60-70ләп казанлы һәм Казан кунагы танышкандыр. Пикет барышында БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевка мөрәҗәгать иттек.

– Фәрит әфәнде, Татарстан президенты атамасын яклап менә беркадәр халык таләпләр белән урамга чыкты. Сез шушы чара өчен җаваплы кешеләрнең берсе. Ничек уйлыйсыз, әлеге чараның бераз булса да файдасы булырмы?

– Файдасы әлбәттә булыр. Чөнки президент Путин 2014 елның сентябрендә үк бу мәсьәләне Татарстан халкы үзе хәл итәргә тиеш дип белдерде. Быелның 17 декабрендә шушы ук сүзләрен кабатлады. Әмма безнең парламент чын парламент була алуын күрсәтә алмады. Шушы елдан артык вакыт эчендә нинди дә булса карар кабул итәргә сәләтле булмады, кабул итмәде. Менә алга таба нинди эшләр майтарырлар, нинди гамәлләр кылырлар, карарбыз инде.

– Казанда булсын, Чаллы яки башка шәһәрләрдә узган сәясиме, иҗтимагыймы чараларда, урамнарга каршылык чараларына чыгарга рөхсәт алган кешеләр янында соңгы елларда төрле дәрәҗәдәге депутатлар гомумән күренми башлады. Сәбәбе нидә икән?

– Дөресен әйткәндә, Татарстан парламенты инде ул чын парламент түгел. Ул – сәяси мәет. Чөнки алда әйтелгән мәсьәлә буенча минем бер депутаттан бер сүз, бер фикер ишеткәнем юк. Ә бит президент атамасына һөҗүм 2010 елда ук башланды. Шушы биш ел эчендә парламентта бер кыймылдау да булмады. Татарстан депутатларының атама буенча төрле мөмкинлекләре бар иде. Шуларның берсе Татарстанда референдум уздыру турында карар кабул итү булгандыр. Путин сүзләренә нигезләнеп, парламентның үз карарын кабул итү мөмкинлеге дә бар иде. Бу да эшләнмәде. Татарстанда президент атамасын саклауда хокукый нигез салынмады. Алдагы утырышларында парламент моны күтәрерме? Сүзен әйтерме? Яки хәзерге кебек иҗтимагый-сәяси тормыш үз юнәлеше белән, парламент үз тормышы белән яшәп ятармы?

– Бар иде заманалар, Татарстан парламенты каршында пикетлар, митинглар уздырылды. Менә бүген күренгәнчә, сәяси чаралар өчен бирелә торган урыннар үзәктән ераклаша бара шикелле?

– Шушы чараны уздыру буенча язылган кырыктан артык гаризабызга тыю алдык, рөхсәт бирелмәде. Явыз Иван кайчандыр Казандагы татарны Болакның теге ягына куып чыгарган. Әмма болар Грозныйдан да катырак кыланалар. Безгә Камал театры янында пикет уздырырга рөхсәт юк. Ә Камал ягы Болакның татар ягында. Хәзер инде гел Казанның кырына кудылар.

Пикетка чыгуыбызның тагын бер сәбәбе бар. Без биредә язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимне дә якларга чыктык. Аңа карата ачылган җинаять эшен канунсыз, нигезсез дип белдерәбез. Янәсе ул 2014 елдагы урам җыенында нәрсәдер әйткән. Аның ни әйткәнен дә белмибез. Чөнки аның тексты беркайда да юк. Ә менә бер ел вакыт узгач җинаять эшләре ачу бик сәер тоела. Кеше нәрсәнедер бозган икән, аны вакытында әйтергә, күрсәтергә кирәк. Бер елдан соң эш ачалар. Ул нахакка эзәрлекләнә һәм бу эш кичекмәстән туктатылырга да тиеш.

Шушында ук БТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт фикерләрен дә белештек.

– Галишан әфәнде, бу чара нинди дә булса нәтиҗә бирерме?

– Мин бүген урамга чыгуның файдасы зур булыр дип әйтә алмыйм. Ләкин Татарстанда әлегә халыкның ватандашлык оешмаларын үтереп бетермәделәр. Без әле һаман да бар. Чөнки БТИҮгә булган даими һөҗүмнәр ул Татарстан халкының җәмәгать оешмаларын юкка чыгару максаты белән оештырыла. Без каршылык чаралары уздырырга ничәләр тапкыр гаризалар язабыз. Ә алар нинди генә сәбәпләр табып, анда ярамый, монда ярамый дип каршылыклар куялар.

Безгә рөхсәт алганда “монда буш түгел, тегендә дә буш түгел” дип җавап бирәләр. Теге атнада гына Татарстан Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән идек. “Ни өчен Татарстан башкаласы Казанда пикетлар да, митинглар да уздырырга рөхсәт ителми?” дигән сорау белән. Без менә мондыйрак җавап алдык:”Канунны камилләштерергә мөмкин. Ләкин әлегә бу канун Конституциягә туры килә.” Менә бу юнәлештә Татарстан Конституциясе инде Русия Конституциясенә каршы килә. Русиянекендә, 31 маддәдә “ватандашларның урам йөрешләре, митинглар, пикетлар уздырырга хокукы бар” диелгән. Ә безнекендә төрлечә киртәләр куелган.

БТИҮ президиумы әгъзасы Ринат Нургали дә сәяси-иҗтимагый чаралар уздыруга урыннар бирмәүне Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять итүләрен әйтте. Ләкин: “Шикаятегез татар телендә язылган, урысчага тәрҗемә итегез”, дигән җавап алганнар. Шушы күренеш уңаеннан милли хәрәкәт вәкилләре хәзер Вахитов районы мәхкәмәсен Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә булганнар.

"Коммерсант" газеты язуынча, бу көннәрдә 60тан артык фәнни һәм иҗади интеллигенция фәкиле имзалаган мөрәҗәгать Татарстан президентына һәм Дәүләт шурасына юлланган. Хатны имзалаучылар Айдар Хәлимгә карата ачылган җинаять эшен ябуны һәм аны эзәрлекләүне туктатуны таләп итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG