Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

Быелгы "Татар җыры" фестивалендә сәяси мәзәкләр мулдан булды


19 декабрь Казанның “Пирамида” концертлар залында 16нчы “Татар җыры” эстрада фестивале узды. Быелгы фестиваль туган якка багышланса да, илдә барган сәяси хәлләр, чикләүләр кебек темалар да тамашада чагылыш тапты.

Билетлар шактый кыйммәт торуына карамастан “Пирамида” залының бер меңлек тамаша залында буш урыннар юк диярлек иде. Билет бәясе быел да бәясе арзан тормый – 4 меңнән алып 9 меңгә кадәр иде.

Фестивальнең төп темасы – туган як һәм ул юктан гына сайлап алынмаган. Татарстан 16нчы төбәк булып санала. “Татар җыры” быел 16нчы тапкыр уздырырлганга күрә, туган як төп нигезе булып алынган. Тамаша “Кайда гына булсак та, күңелләрдә туган як җыры” шигаре астында үтте. Алай да шоу-тамашада башкарылган җырларның барысы да туган як турында булмады.

“Бөтен нәрсәне дә шул темага гына бәйләп булмый, кайбер җырлар мәхәббәт, тормыш, әти-әни турында”, ди эстрада фестивалендә “Халыкчан җырчы” номинациясендә җиңү яулаган Илназ Баһ. Татарстанның халык артисты, "Халык мәхәббәте"нә лаек Хәния Фәрхи туган як темасын гаилә, балалар, оныклары белән бәйләде. “Үзенең туган җирен, туган нигезен белмәгән һәм кадерләмәгән кешенең кыйбласы дөрес түгел”, ди җырчы.

"Эстрада - чишенү" фикерен раслаучылар табылды

Оештыручылар алдан ук быелгы “Татар җыры”ның бюджеты 12 миллион сум дип, әлеге акчаларның шактый өлеше артистларны киендерүгә тотылачагын әйткәннәр иде. Быел җырчыларның костюмнарында пастель (йомшак) төсләр күп кулланылган, диде кырыебызда утырган Лилия исемле тамашачы. Иң кыйммәт күлмәкләрнең бәясе 150 меңгә җиткән. Туган як темасын чагылдырган фестивальдә артык ачык киемле җырчылар да сәхнәгә чыкты. Азалия Зиннәтнең күлмәге кыйммәт һәм эксклюзив дип әйтүләренә карамастан, ачыклыгы ерактан ук кычкырып торды. Шулчак фестивальнең стилисты Алинә Бәдретдинованың Азатлыкка аяк терәп "ачык киемнәр, чишенүләр булмады һәм булмаячак" дип сөйләгәне искә төште. Уй-фикерләребезне кире концерт залына автор-башкаручы, композитор Зөфәр Хәйретдинов кайтарды. “Минем күзаллавымча, татар җырында башкаручылар икенче төрлерәк киенергә тиештер ул. Туган як тематикасы булгач, хатын-кыз җырчылары тыйнаграк, милли киемнәрдән булса, әйбәтрәк булыр иде. Күбесендә эстрадага хас костюмнар булуын сиздем”, ди “Иң популяр автор-башкаручы” буларак "Алтын барс" алган Зөфәр әфәнде.

Сәяси вакыйгалар тамашада кирәкме?

“Татар җыры 2015” фестивалендә Русиянең бүгенге сәяси хәле дә чагылды. Алып баручылар мәзәкләрендә кризис, санкция, бәяләр арту темалары ишетелде. Алып баручы Айваз Садыйров сүзләренчә, санкцияләрдән гади халык интегә, алар арасында җырчылар да бар икән. Кризис сәбәпле, Салават “Дустың булса, шундый булсын, синең өчен түләрлек”, дип җырлый, Нәфкать Нигъмәтуллин “Пармезан” сыры урынына Теләче сөт заводы җитештергән эремчекне куллана, ди. Хәмдүнә Тимергалиева Русиягә чит илдән тауарлар куелмау сәбәпле, Шушма елгасыннан тотылган бәртәс балыкларын майга манып ашый икән. Ә Рөстәм Закиров чит ил машинасын калдырып, Пошалым чаналарына менеп утырган. Илназ Баһ та алман фамилиясеннән баш тартып үзен Баһавиев дип йөртә башлаган, дип сөйләп китте алып баручылар. Асаф Вәлиев “Ярый әле өйләнмәдем” дигән антикризис концерт програмы белән ярты илне әйләнеп чыккан, имеш. Айгөл Рәхимова да машина алам дип, гыйнвар аенда аларның бәяләре 30% артканын белмичә, машинасыз калган, ди. Әлбәттә, болар мәзәк кенә. Тик һәр мәзәктә дөреслек бар дигәндәй җырчы Мөнир Рахмаев кризис җырчылар арасында да сиздерүен әйтте. “Мәҗлесләр үткәрүгә заказлар, концертлар әзәйде”, ди ул.

"Сәясәткә кагылышлы мәзәкләр сөйләү – пычак аша үткән сыман", дип саный Хәния Фәрхи. “Мондый җыр бәйрәмнәрендә андый мәзәкләр кирәк микән ул гомумән? Чөнки халык шомлы вакыйгалардан болай да туйган, телевизорны ачсаң да, шул хакта сөйлиләр. Мин шәхсән бу алымны кулланмас идем”, дип белгертте халык җырчысы.

Ә менә дистә еллар тамашачы мәхәббәтен яулап килүче билгеле җырчы-депутат Айдар Галимов сәясәттәге кыенлыкларга юмор сатира белән карауны хуп күрә. “Гомумән спорт, мәдәният сәясәткә кагылырга тиеш түгел диләр. Ләкин ул, киресенчә, шуннан башлана. Аларны аерып булмый. Сәяси авырлыкларны юмор белән кичеп чыгу – безнең халыкның, тамашачының зур көче”, дип уйлый ул.

VIP вә түрәләр һәрвакыттагыча өстә

“Татар җыры”нда һәр елдагыча VIP урыннарда министр-түрәләр, Барс медиа ширкәте җитәкчеләре утырды. Район башлыклары, депутат, ваграк оешма җитәкчеләре гадәти тамашачылар арасында булды. Медиа, матбугат чаралары аша билгеле кешеләрдән Татарстан җитәкчелегеннән президент аппараты башлыгы Әсгать Сәфәров, премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев, ТНВ каналы башлыгы Илшат Әминов, “Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, Камал театры артистлары Илдар Хәйруллин белән Фәнис Җиһанша да эстрада бәйрәмендә иде.

"Татар җыры" ашау-эчү, җенси ихтыяҗларын уяткан

Тамашачылар арасында “Татар җыры 2015” фестиваленә һәм аның катнашучыларына карата төрле фикерләр ишетелде. Ни генә әйтсәләр дә, зур татар тамаша-концертлары ипи-тозсыз, хәмерсез үтми икән. “Концерт барганда берничә йөз грам тотып куябыз да, тамаша тагын да гүзәлләнеп китә, Азалия Зиннәтнең ачык күлмәге тагын да хисләндереп, күңелләрне күтәреп җибәрде”, ди исемен әйтергә теләмәгән тамашачы. Аларның 150 меңлек күлмәк хуҗасын якыннан беләселәре килде. Җырчыларны сүгүчеләр дә булды.

“Бушка да карыйсы килмәде. “Татар җыры” түгел инде бу җырлар, татар такмаклары. Бер-берсеннән аерып булмый торган көйләр, тавышлар, аранжировкалар. Күп әйбер тәмле булмаган кебек, җырчыларның күп булуы да ялыктыра”, диде берәүләр. Икенчеләре җырчы Айрат Сафинның тыны җитмәвен һәм Гүзәл Уразованың тавышы үзгәрүен дә сизеп алган.

Күпләрне Филүс Каһиров чын-чынлап шатландырган. Бу хакта тамашада гына түгел, TMTV каналы аша каручылар да социаль челтәрләрдә үз фикерләрен белдерде. “Нинди генә мөнәсәбәт булмасын, “Татар җыры” сәхнәсенә эләккән артист бәхетле артист дип уйлыйсың. Бу шоуны затлы, матур итеп эшлиләр, дәрәҗәле hәм кирәкле тамаша булуына безне ышандыралар. Ә бусы иң мөhиме... Кайчандыр ел саен арткы ишектән керә алу да зур бәхет иде. Бу юлы өйдән чыкмыйча рәхәтләнеп диваныма утырып карадым. Мина иң ошаганы “Агыйдел буйлары” жыры, Радик-Гүзәлия, Хәния Фәрхи, узенең патшабикә икәненә нык ышанган һәм безне дә ышандыра алган Гүзәл һәм, әлбәттә, Салават”, дип язды Айгөл исемле тамашачы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG