Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андрей Кузьминның татар матбугатына мөнәсәбәте нинди булыр?


Рөстәм Миңнеханов (у), Андрей Кузьмин
Рөстәм Миңнеханов (у), Андрей Кузьмин

Татарстан президенты сүзчесе булып эшләгән Андрей Кузьмин "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе булып килә. Газет редакторлары арасында татарча белмәгән кешенең милли матбугатка "карашы уңай булмаячак", шул ук вакытта "мөнәсәбәт үзгәрмәячәк" дип белдерүчеләр дә бар.

Рөстәм Миңнеханов 21 декабрьдә республика мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм федераль медианың республикадагы вәкилләре белән очрашкан вакытта Эдуард Хәйруллинның Татарстан президенты матбугат хезмәте башлыгы булачагын белдерде. Хәйруллин әлегә кадәр анда җитәкче урынбасары булып эшләгән иде. 1969 елда Казанда туган Эдуард әфәнде журналист эшчәнлеген "Эфир" каналында башлый. Анда ике ел эшләгәч, 12 ел "Первый канал" хәбәрчесе була, "Звезда" каналында эшли.

Шушы ук чарада Миңнеханов президент матбугат хезмәтенә җитәкчелек иткән Андрей Кузьминның "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә җитәкче булып китәчәген дә игълан итте. Кузьмин 2006 елдан министрлар кабинеты сүзчесе, ә 2010 елның мартыннан президент матбугат хезмәте җитәкчесе иде. Журналист эшчәнлеген ул "Эфир" каналында башлый.

Эдуард Хәйруллин
Эдуард Хәйруллин

Дүшәмбедә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтовның "Татспиртпром"га китүе билгеле булды. Ул техник директор итеп билгеләнгән һәм җитештерүне, ширкәтнең техник яктан үсешен багачак. Шаһиәхмәтов 2013 елның октябреннән "Татмедиа" җитәкчесе булып эшләгән иде. Нәшрият һәм мәгълүмат өлкәсендә гомум эшчәнлегенә 30 ел.

Азатлык республиканың медиа җитәкчелегендәге үзгәрешләр турында "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева белән сөйләште. Сөмбел ханым "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә татарча да белгән кеше килсә яхшырак булыр иде дигән карашта.

– Фәрит Шаһиәхмәтовның китүен ничегрәк бәялисез?

– Фәрит әфәнде бик тәҗрибәле кеше, ул бу өлкәдә 30 ел эшләгән. Без аның белән "Татмедиа" агентлыгында җиде ел дәвамында һәм соңгы ике елда "Татмадиа" акционерлык җәмгыятендә бергә эшләдек. Ул бу өлкәне әйбәт белә дип әйтергә кирәк.

– Татар мәгълүмат чараларына мөнәсәбәте?

– Чыннан да, Фәрит әфәнде белән бергә бик күп проектларны эшләргә өлгердек. Ул татар журналлары белән бәйле иде. Быел Тукай клубын яңадан эшләтеп җибәрдек дип әйтергә була. Ике чара булды, хәзер Әдәбият елына багышлап өченче чараны үткәрергә әзерләнәбез. Ул мондый проектларга әйбәт карый иде.

Сөмбел Таишева
Сөмбел Таишева

Ул "Идел-Пресс"тагы китапханәне яңадан торгызды. Татар телендә байтак кына китаплар алдырган иде. Анда урыс телендә дә, татар телендә дә китаплар күп. Элек китапханә "Идел-Пресс"та булган, соңгы биш ел дәвамында андагы китапларны гамәлдән чыгарып кемдер алып киткән. Шуннан соң без бөтен баш мөхәррирләр исеменнән хат яздык, бу китапханәне яңадан торгызырга тәкъдим иттек. Без хәзер Мәскәүдән һәм Башкортстаннан да журналларны алдырабыз. Әйтергә кирәк, ул (Шаһиәхмәтов) татар матбугат чараларына ачык иде.

– Кузьминның татар медиасына мөнәсәбәте ничегрәк булыр дип уйлыйсыз?

– Мин аны бик әйбәт беләм дип әйтә алмыйм. Ике ел дәвамында эшләп алган идек. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов премьер-министр иде. Ул (Кузьмин) күбрәк телевидениене белә, басма матбугатны әйбәт беләме – ансын әйтеп булмый. Мин әйтә алмыйм, әмма бу урында татар телен белгән кеше кирәк иде. Татар һәм урыс телләре – безнең 90 процент медиа оешмаларының төп теле ул. Журналлар күбесенчә татар телендә чыга. Газетларның 70-80 проценты татар телендә дип әйтергә була. Карарбыз инде. Монда бөтен әйбер Айрат Зариповтан ("Татмедиа" агентлыгы башлыгы - ред.) тора.

– Белгечләрнең медиа өлкәсеннән "Татспиртпром"га китеп баруы Айрат Зариповка кадәр Ирек Миңнәхмәтовның "Татметиа" агентлыгы җитәкчесе булып эшләве белән бәйлеме? "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары булган Нурия Беломоина да "Татспиртпром"га китте. Ул яхшы белгечләрне чүплиме? Нәрсә бу?

– Җитәкче яңа эшкә килә икән, ул үзенең командасын туплый. Эльвира Әхмәтова хәзер безнең "Татмедиа" агентлыгында беренче урынбасар булды. Без аның белән 2003 елдан бирле бергә эшли башлаган идек. Ул бу өлкәне бик әйбәт белә. Аннары ул Татарстан китап нәшриятында да эшләде. Монда берничә ел дәвамында идарә башлыгы иде. Хәзер беренче урынбасар. Аннары Ләззәт Хәйдәров килде. Без аның белән бергә мэриядә эшләдек. Ул да татар матбугатын бик әйбәт белә. Эльвира Фәнис кызы да татарча бик әйбәт сөйләшә. Кадрлар ягыннан карагында, Айрат Зариповның сәясәте уңай.

please wait

No media source currently available

0:00 0:03:58 0:00
йөкләү
Миңназыйм Сәфәров
Миңназыйм Сәфәров

"Ватаным Татарстан" газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә Кузьмин килгәч тә татар мәгълүмат чараларына караш тискәре булмас дигән фикердә.

"Анда кем утырса да татар матбугатына карашы шул дәрәҗәдә генә үзгәрер дип уйлыйм, чөнки татар матбугатының бетүенә китерүче сәбәпләр болай да җитәрлек. Беренче чиратта почта дип уйлыйм мин. Почта хезмәте өчен түләү бәяләре генә түгел, ә вакытында китереп җиткермәү – безнең үзәккә үткән әйберләрнең берсе.

Татарстанның медиа кырындагы түрәләр белән ничек тә уртак тел табарбыз. Аларның берсе дә урамнан килеп кергән кеше түгел. Алар шул өлкәдә эшләгән кешеләр, безнең проблемнарны аңларлар дип әйтәм. Әмма безнең проблемны аңларга теләмәүчеләр дә җитәрлек. Әйтәм бит, иң беренче чиратта, менә бу почта. Атнага өч тапкыр чыга торган газетлар атнага бер чыгуга калды, чөнки атнага өч тапкыр таратуның фәтвәсе юк. Атнага өч-дүрт тапкыр чыга торган газетны атнага бер тапкыр китереп ыргыталар икән, бу – моңа язылмагыз дигән сүз белән бер.

Түрә алышуны әллә ни зур әһәмияткә ия дип уйламыйм, дәүләтнең үз сәясәте бар. Кем генә килмәсен, оешманың эчке кагыйдәләре, шул ук "Татмедиа"ның үзенең эш тәртибе бар. Кемдер килә, кемдер китә. Миңа калса, аннан зур сәясәт ясамаска кирәктер.

please wait

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00
йөкләү
Вахит Имамов
Вахит Имамов

"Мәдәни җомга" газетының баш мөхәррире Вахит Имамов "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте түрәсен алыштыру татар газет-журналларына зыянга булачак дигән карашта.

"Ул (Кузьмин) татар өчен янып-көя торган кеше түгел. Шаһиәхмәтов татар кешесе буларак, татар газетларын, татар журналларын саклау ягына басты. Хәзер кыйбла алышынгач, мин барыбер газет-журналларга нинди дә булса зыян килер дип уйлыйм.

Беренчедән, безнең хәзер тиражлар бик аксый. Милләтне уятып булмый. Икенчедән, бәяләрне бик каты күтәрделәр. Шуңа күрә язылучылар санын элекке дәрәҗәдә тоту бик авыр. Андрей Кузьмин моның өчен янып көяр һәм амбразурага капланыр дип уйламыйм. Шуңа күңелдә шом бар.

Тиражны хәзер берничек тә ике меңгә тутырып булмый. Булмаган район калмады. Үзем генә дә 12 районны йөреп чыктым. Милләтне уятып булмый. Милләт... 90нчы елга кадәр булган хәл хәзер. Әле 90нчы елга кадәр булган хәл дип әйтү дә дөрес түгел. Ул вакытта татар теленә беркемнең дә зыяны юк иде. Ул вакытта татар мәктәпләрен үтерергә дигән 309нчы канун юк иде. Безнең 1944 елда, сугыш чорында, җәллад Сталин ачкан (татар) факультетларын акыртып япмый иделәр. Хәзер кансыз Николай II, җәллад Сталиннан да аяусызрак сәясәт китте", ди Имамов.

please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG