Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда дин әһелләре террорчылыкка каршы тору юлларын тикшерде


Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

Узган атна Лондонның Савой кунакхансендә 11нче халыкара мөселман форумы узды. Җыенда 27 илдән килгән дин әһелләре катнашты. Нәтиҗә буларак сигез маддәдән торган резолюция кабул ителгән. Без шушы җыенда катнашкан Рушан хәзрәт Әббәсов белән сөйләштек.

14-16 декабрь көннәрендә Британия башкаласы Лондонда "Кыйммәтләр үзгәргән шартларда дин, шәхес һәм интеграция" дип аталган 11нче халыкара мөселман форумы узды. Җыенда Русия, Польша, Литва, Латвия, Казакъстан, Кыргызстан, Финляндия һәм башка илләрдән – барлыгы 27 илдән килгән дин әһелләре катнашты.

Әлеге форумда Мәскәүдән Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән аның беренче урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов һәм башка дин әһелләре дә катнашты. Без Рушан хәзрәт Әббәсовтан бу халыкара форум турында мәгълүмат бирүен сорадык.

– Рушан хәзрәт, бу халыкара дини форум 11 тапкыр үткәрелгән һәм хәзер беренче тапкыр чит илдә, Лондонда узган. Форумның барлыкка килү тарихы һәм ни өчен быел чит илдә уздырылуы хакында сөйләгез әле.

– Бу дини форумның беренче җыелышы Түбән Новгородта булган иде. Аннан соң инде 9 ел рәттән Мәскәүдә уздырылды. Соңгы очрашуда бу форумны кайсы булса да чит илдә үткәрергә кирәк дигән карар кабул ителгән иде. Ни өчен чит илдә дигән сорауга килгәндә, бүгенге бик катлаулы заманда Русиядә төрле конфессияләрнең үзара тату яшәүләре үрнәген чит илләр белән уртаклашу, татар галимнәренең ислам дине турындагы әсәрләрен чит илләрдә дә таныту, шулай ук ислам дине исеменнән эш иткән террорчыл төркемнәргә каршы бердәм булып каршы тору – шушы максатлардан чыгып чит илдә үткәрелде дә, һәм бу максатлар форумның резолюциясе буларак та кабул ителде.

– Форум уздыру шартлары нинди иде? Чит илдә оештыру эшләре бик кыен булмадымы?

Равил Гайнетдин (c1), Рушан Әббәсов (с3), Дамир Мөхетдинов (с4)
Равил Гайнетдин (c1), Рушан Әббәсов (с3), Дамир Мөхетдинов (с4)

– Форум Лондонның нәкъ уртасындагы Савой кунакханәсендә узды. Килгән кунаклар да шунда ук яшәделәр. Беренче көнне урнашу, Лондон буенча сәяхәт булды. Икенче көнне тулы көн форум эшенә, төрле чыгышларга багышланды. Оештыру эшләре кыен булмады. Андагы Британиянең ислам дини оешмасы безгә оештыру эшләрендә ярдәмен күрсәтте.

– Чыгышларда нинди темалар күтәрелде?

– Чыгышларда дини оешмалар каршына күп төрле мәсьәләләр куелды. Шуларның берсе һәм һәрбер чыгышта да телгә алынганы ислам исеменнән эш итүче террорчыл төркемнәр, хәзер инде үзләрен "Ислам дәүләте" дип атаган ДАИШ оешмасы. Барлык чыгыш ясаучылар бертавыштан әйттеләр: аларда исламга охшаган бернәрсә дә юк. Алар ислам исемен кулланып эшли торган, бөтен дөньяга хәсрәт, кайгы китерә торган шайтан оешмалары, диделәр. Чыгыш ясаучылар шулай ук ул оешмалар ислам исемен кулланырга тиеш түгелләр, чөнки алар Коръәни кәримгә, ислам тәгълиматларына каршы килә торган оешмалар дигән фикерләрне белдерделәр. Ислам дине көчләүләр, үтерешләр китерә торган дин түгел, ул үзенең яхшылыгы белән үрнәк була тораган дин, диделәр.

Равил Гайнетдин чыгыш ясый
Равил Гайнетдин чыгыш ясый

Форумда төп чыгыш ясаган Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә бу оешмага карата үзенең фикерен белдерде. Ул шулай ук чит ил мәгълүмат чыгынакларында ислам дине турында дөрес фикерләрне таратырга кирәк, кешеләр ислам дигән сүздән курыкмаска тиешләр, ислам дине белән, ислам исемен кулланып төрле вәхшилекләр эшли торганнарны аера белергә кирәк дигән фикерен дә әйтте. Чыгышларда шулай ук шушы көннәрдә генә Парижда узган дөнья экологиясенә багышланган конференциягә теләктәшлек белдереп әйткән чыгышлар да булды. Анда гомумән, йөздән артык ил катнашкан иде. Бу тема безне дә борчый. Коръәни кәримдә әйтелә: “Бу дөньяны яратып, мин сезгә санаусыз нигъмәтләр бирдем”, диелә. Бу дөньяга хуҗа булып килгән кеше үзе яши торган мохитне пычратмаска тиеш. Аллаһы тәгаләгә шөкерләр әйтеп аны сакларга тиеш. Үзебез торган җирне пакъ итеп тотарга кирәк. Бу турыда Равил хәзрәт тә үзенең чыгышында әйтеп китте.

– Форум эшендә нинди кунаклар катнашты?

Бу халыкара дини форум кайда гына узмасын, без башка дин әһелләрен дә чакырабыз. Лондонда да католик дин әһелләре дә, православ дин әһелләре дә катнашты.

– Лондондагы мәчетләрдә булырга туры килдеме? Анда мәчетләр күпме?

Форумда башка дин әһелләре дә катнашкан
Форумда башка дин әһелләре дә катнашкан

Лондонда хәзерге вакытта 300дән артык мәчет бар. Ләкин алар барысы да без белгән манаралы мәчетләр түгел. Кайберәүләр килеп намаз укырга уңайлыклар булдырылган намаз йортлары бар. Без Лондонның көнчыгышындагы 80% мөселманнар яши торган бер районда булдык. Анда бик зур мәчет белән бергә төрле мәктәп, балалар бакчасы мөселманнар өчен нәрсә кирәк – ашханә, кибетләр, хәтта ирләргә аерым, хатын кызларга аерым спа-салоннар да бар. Ул үзенә күрә бер ислам мәркәзе.

– Күпчелек нинди милләт кешеләре бу мәркәздә?

Күпчелеге чыгышлары белән Бангладеш, Пакстан, Сомали илләреннән булган мөселманнар анда йөри һәм шул тирәдә яши. Иң зур мәчетләренә дә 105 ел тулган.

– Лондонда мөселманнар католиклардан дини биналарны алып, аннан мәчетләр ясый икән дигән сүзләрне ишеткән бар иде. Сезгә андый мәчетләрдә булырга туры килмәдеме?

Безгә андый мәчетләрдә булырга туры килмәде. Сатсалар, ала торганнардыр инде. Менә мөселман мәркәзендә дә кечкенә генә бер синагога бинасы тора. Элегрәк ул районда яһүдиләр дә яшәгән. Хәзер инде аннан алар китеп беткәннәр. Менә ислам мәркәзе шул синагога бинасын да үзләренә сатып алырга җыена дип әйттеләр безгә.

– Лондонда татарлар бармы? Алар белән очрашырга туры килмәдеме?

Анда оешмалар юк дип беләм. Ләкин Лондонда укыган татар егетләре ишетеп килеп үзләре безне таптылар. Алар белән дә аралаштык.

– Рушан хәзрәт, Сез Лондонда беренче тапкыр булдыгызмы? Нинди тәэсирләр калды?

Әйе, мин беренче тапкыр булдым. Мин анда ислам фобиясен сизмәдем. Халык бик мөлаем, елмаеп кына торалар. Мөселманча киенгәннәргә дә нәфрәтле карашлар күрмәдем. Миңа Лондон ошады. Һәркемдә кесә телефоны булуга карамастан, урамнарда да телефон автоматлары тора. Анда интернетка ялгану мөмкинлеге бар дип тә язылган. Мине гаҗәпләндерде монысы.

XS
SM
MD
LG