Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Украина белән "ирекле сәүдәне" туктату турында фәрманга кул куйды.

Украинаның Европа Берлеге һәм АКШны яклап Русиягә каршы икътисади санкцияләрне яклавы сәбәпле, Русия аның белән ташламалы сәүдә килешүләрен туктата, диелгән Русия хөкүмәте белдерүендә. Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев ирекле сәүдә зонасын бетерергә кушты, президент Путин бу турыдагы фәрманга кул куйды.

"Өстенлек бирүләр тарихка кереп калды, ташламалар булмаячак", диде Медведев.

Украина Европа Берлеге белән ирекле сәүдә турында килешү имзалады. Русия Украина аркылы Европадан салым түләмичә тауар кертелер, дип борчыла. Европа Берлеге Русиягә каршы чикләүләрне тагын ярты елга 2016 елның 31 июленә кадәр озайтырга дигән карар кабул итте.

XS
SM
MD
LG