Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

"Кырымда милли проектларыбыз шундый гомер асраганчы бетүе хәерлерәк", диде медиаберләшмә җитәкчесе Ленур Ислямов.

Кырым, Украина һәм дөнья хәбәрләрләре белән таныштыручы "15 минут" сәхифәсе Киевтан эшли башлады. 16 декабрь ATR медиаберләшмәсенә кергән "15 минут" сайты хезмәткәрләре Кырымда эшен туктатуын белдерде.

АTR медиаберләшмә җиткәчесе Ленур Ислямов 1 апрельдән бирле Кырымда яшәми, АТR тапшырулары шул вакыттан бирле Киевтан алып барыла. "15 минут" сәхифәсе һәм берләшмәгә кергән Lale балалар телевидениесе - Кырымнан эшләгән соңгы кырымтатар ресурслары иде. Lale каналы үз эшен туктатуын белдерде, "15 минут" Киевка күчте. Бу проектларны Кырымда калдыру мөмкинлеге булмаганын белдерде Ислямов.

"Мөмкин кадәр Кырымнан эшләргә тырыштык, әмма инде булмый. Милли проектларыбыз шундый гомер асраганчы, аларның бетүе хәерлерәк", диде Ислямов.

Кырымны блокадалау координаторы да булган Ленур Ислямовка каршы җинаять эше ачылган, аның милке кулга алынган.

XS
SM
MD
LG