Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ириа Мартинез: "Татарстан дөнья өчен үрнәк булырга тиеш"


Ириа Мартинез
Ириа Мартинез

Испан кызы Ириа Мартинез Казанда икенче ел яши. Бу елны ул татар телен өйрәнә, татар теле курсларына йөри башлады. Кызыксынуы турында ул Азатлыкка да сөйләде.

Татар телен өйрәнү теләге төрле милләт вәкилләрендә барлыкка килә. Алар арасында телне үз илендә торып өйрәнергә теләгән яшьләр дә бар, Казанга килеп, монда татар теленең матурлыгына гашыйк булган кешеләр дә аз түгел.

Азатлык радиосы татар телен теләп һәм кызыксынып өйрәнүче чит ил кешеләре белән таныштыруны дәвам итә. Бүген сезне Испаниядә туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Ириа Мартинез белән таныштырабыз.

Ириа алты тел белә. Шуңа карамастан, быел ул татар телен дә өйрәнә башлаган.

– Ириа, башта үзегез турында берничә сүз әйтеп китегезче.

– Минем исемем Ирия. Мин Испания көньягындагы Гранада шәһәрендә туып үстем. Гранада университетында тәрҗемәчелек белгечлеге белеме алдым. Хәзерге вакытта КФУда ассистент булып эшлим, испан телен укытам. Русиядә мин инде дүртенче ел, Казанда икенче елым булып чыга. Моңа кадәр бер ел Петербурда үткәргән идем, тагын бер ел Ижау шәһәрендә булдым.

– Сез ничә тел беләсез? Рус телен ничек өйрәндегез?

– Испан теле – минем туган телем. Аннан тыш инглизчә һәм русча сөйләшә беләм. Шулай ук бераз каталан, француз һәм итальян телләрен аңлыйм, бераз сөйләшә алам. Хәзер исә мин татар телен өйрәнәм.

Рус телен мин Испаниядә өйрәнә башлаган идем, соңыннан Эстония һәм Петербурда да өйрәндем. Хәзер дә көн саен диярлек үзем өчен яңа сүзләр, гыйбарәләр ачам. Тел мохите телне өйрәнү өчен бик әһәмиятле.

– Татар теле белән кызыксыну ничек уянды соң? Нәрсәләр этәрде?

Ириа Мартинез
Ириа Мартинез

– Мин бик нык телләр өйрәнергә яратам. Киң таралган телләрне генә түгел, барлык телләр минем өчен кызык. Татар мәдәнияте белән дә кызыксына башладым, ул миңа бик кызык булып тоелды. Шуңа күрә татар телен өйрәнергә булдым да.

Татар мәдәниятендә мине барысы да кызыксындыра. Мәдәнияте дә кызык, тарихы да гыйбрәтле, татар милли ашлары бик тәмле. Әлбәттә, Казан шәһәре дә бик матур. Татарстанда тагын шуны ошаттым: монда төрлелек зур. Төрле милләтләр һәм диннәр бер урында тату яшиләр, бу дөнья өчен үрнәк булырга тиеш.

Шулай ук моңа кадәр мин белгән телләргә охшамаган берәр телне өйрәнергә теләгән идем. Испан, инглиз, рус телләренә охшамаган төрки телләргә күзем төште. Алар арасыннан татар телен өйрәнергә булдым. Башка төрле мәдәнияткә чумарга, аны аңларга теләдем.

– Татар телен ничек өйрәнәсез? Интернетны кулланасызмы?

– Бу семестрда мин КФУдагы бушлай татар теле курсларына йөрим. Анда без дәреслекләр кулланабыз, укытучыбыз белән текстлар, диалоглар, яңа сүзләрне кабатлыйбыз. Миңа бик яхшы укытучы эләкте, бик ачык күңелле кеше. Аның ярдәмендә татар телен өйрәнү кызыклырак та була.

Интернетны, нигездә, яңа сүзләрнең тәрҗемәсен табар өчен кулланам. Яңа сүзләрне дә эзләп табам. Шулай ук татар телен белгән дусларым белән дә татарча сөйләшергә тырышам.

– Сезнең фикерегезчә, татар телен өйрәнү авырмы?

– Минемчә, әйе, авыр. Тик тырышсаң, аны өйрәнеп була. Иң авыры – фигыль эчендәге юклык формалары. Башка телләрдә андый нәрсәләрне очратканым юк. Дөрес, һәр телнең үз авырлыгы бар инде.

– Казан шәһәре Сезгә ошыймы?

– Әйе, Казанда яшәү миңа рәхәт. Монда үземне өемдә кебек хис итәм. Шуннан тыш Казанда һәрвакыт төрле чаралар һәм вакыйгалар уздырыла, монда күңелсез түгел!

– Испаниядә татарлар белән очрашканыгыз бармы? Чараларын беләсезме?

– Испаниядә татарларны очратканым юк, ләкин алар анда, һичшиксез, бар. Чаралары турында да әлегә ишеткәнем юк шул. Кызганыч ки, чит илләрдә дә татарлар белән очрашканым юк, тик күрешермен дип өметләнәм. Алар белән сөйләшеп, татар телен онытмам, дип өметләнәм.

XS
SM
MD
LG