Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:54

Казан Кирмәнендә "Алма чәй" чарасы үтте


Җомга кичендә Казан Кирмәне музейларында "Алма чәй" проекты белән татардагы чәй эчү гореф-гадәте танытылды. Бу көнне шулай ук самавырлар күргәзмәсе дә оештырылды.

18 декабрь Кирмәндәге барлык музейларда узган "Алма чәй" акциясен карарга килүчеләргә башта, татарларга борынгыдан хас булган алма чәе тәкъдим ителде. Аннан соң чәй турында кыскача мәгълүмат бирелде. Шулай итеп халык музейларга да җәлеп ителде.

Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда узган төп чарада хәрби тарих фәннәре галиме Руслан Бушков татарларның чәй эчү гореф-гадәтләре, аларга чәйнең кайдан килеп чыгуы турында сөйләде.

"Чәй - Татарстанның, татарларның һәм Казанның визит карточкасы. Безнең Казанда һәр нәрсә чәй эчүдән башлана. Берәүләр аның безнең якларга Һиндстаннан, икенчеләр исә Кытайдан килүе турында әйтә. Шулай да галимнәрнең уртак фикеренчә, безнең якларга чәй Кытайдан килеп чыккан.

Чәй татарлар арасында кунакчыллык символы булып торган. Татар гаиләләрендә тагын бер үзенчәлекле чәй - алма чәе дә булган. Бу чәй төре Иске татар бистәсендә, татар авылларында бик киң таралган булган.

Алма чәен кышын эчкәндә ул җәйне хәтерләткән, кешеләргә җылылык өләшкән.

Татарларда чәй эчү гадәте 18нче гасырда башланган. Аның киң таралуында татар мөселман дин әһелләре сәбәпче булган. Чәй эчүнең билгеле кагыйдәләре дә булган.

Татарларда чәй эчү гореф гадәтен пропагандалаучы Утыз Имәни Әл-Болгари булган һәм ул истәлекләрендә чәйне ничек эчү турында җентекләп язып калдырган.

Аннан соң моны татарның беренче энциклопедиячесе Каюм Насыйри күтәреп алган. Нәкъ менә Насыйри татарларда чәй эчү этикетын гамәлгә керткән", дип белдерде Бушков музейга килүчеләр алдында чыгыш ясап.

Көндезге өчтә башланган һәм беренче тапкыр оештырылган "Алма чәй" проекты кысасында әлеге музейда самавырлар күргәзмәсе дә оештырылды.

Шулай ук, Татарстан табигать тарихы музеенда "Ньютон алмасы" програмы, Ислам мәдәнияте музеенда "Шәрыкъне аңлыйм дисәң" програмы, Туп сарае музеенда чәй белән эчәргә салкын прәнекләр әзерләү һәм аларны бизәү серләренә өйрәткән мастер-класс та үтте.

Кичке сигезгә кадәр барган әлеге чараларның барысында да килүчеләргә алма чәй тәкъдим ителде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG