Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда беренче татар газетасының 110 еллыгын билгелиләр


Борынгы татар басмалары: "Казан мөхбире", "Нур", "Вакыт", "Кояш", "Йолдыз"
Борынгы татар басмалары: "Казан мөхбире", "Нур", "Вакыт", "Кояш", "Йолдыз"

Русия ислам университеты “Нур” газетасының 110 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл уздыра.

Русия ислам университетында 24 декабрь узачак “Түгәрәк өстәл”не бу уку йортының Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Очрашуда дин темасын яктырта торган татар массакүләм мәгълумат чаралары вәкилләре катнашачак. Чара кысаларында татар газета-журналлары, радио һәм телевидениесе хезмәткәрләре үз тәҗрибәләрен студентлар белән уртаклашачак, татар ММЧның эшләү үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Түгәрәк өстәл татар массакүләм мәгълумат чаралары эшчәнлегенә игътибар җәлеп итү, татар теле һәм мәдәниятен тагын да киңрәк тарату максаты белән оештырыла.

“Нур” беренче татар газетасы Петербургта 1905 елның 2 (15) сентябреннән 1914 елның 21 июненә кадәр нәшер ителгән. Газетаны бөек мәгърифәтче, язучы, журналист Атаулла Баязитов чыгарган. Санкт-Петербург ахуны, Чит ил эшләре министрлыгының шәрыкъ телләре тәрҗемәчесе, патша сарае каршында советник буларак 20 елдан артык дәүләт хезмәтен алып барган, галим, ислам фәлсәфәсе проблемалары буенча монографияләр авторы Баязитов Русиядә татарларның туган теләрендә беренче газетасына нигез салучы, аны бастырып чыгаручы һәм мөхәррире булган.

Туган телдә вакытлы матбугат булдыру өчен татарлар бер гасырга якын көрәшә. Русия хөкүмәтенең, үҗәтләнеп, татарларга газета һәм журналлар чыгарырга рөхсәт итмәве нәтиҗәсендә татарлар илдәге үз язмалары булган халыклар арасында иң соңгылары булып үз матбугатына ия була. 20нче гасыр башында Русия халыкларының периодик басмалары 75 телдә чыга. Шулар арасында соңгысы булып “Нур” гәзите дөнья күрә.

Петербургта татарча газетаның беренче саны чыгуы белән татар матбугатына нигез салына. Хәзер Татарстан Республикасында ел саен 19 майда билгеләп үтелә торган Матбугат көне дә “Нур” газетасы тарихы белән бәйләнгән.

XS
SM
MD
LG