Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:30

"Татмедиа"дагы элекке җитәкчеләрнең дәррәү "Татспиртпром"га агылуы күпләрне аптырашта калдырса да, минемчә монда гаҗәпләнергә урын юк. "Татмедиа"сы да, "Татспиртпром"ы да хөкүмәт сәясәтен үткәрүдә кулай бер корал булып тора.

Тарихта ни белән әсәрле, эзле без? Халыкның элекке заманнарда ни белән шөгыльләнгәнен белергә теләсәң, сүзлек запасына карарга кирәк, ди. Кайсы сүзнең синонимнары күп, димәк, бу шул халыкка якын тема. Салкын якта яшәүче саамнар телендә карны-бозны белдергән дистәләрчә сүз бар, имеш, ә гарәп телендә бер дөя сүзенең генә дә ике йөз синонимы кулланыла, ди.

Безнең телдә менә атка бәйле сүзләр шактый, тик татар ат яраткан дисәләр дә, ул яктан, мәсәлән, кыргызлардан күпкә калышабыз икән. Татар телендә нәрсәне белдергән сүзләр күп дисәң, аракыга җитми ахыры. Исереклек халәтен белдергән нинди генә сүзләр юк! Салган, эчкән, кызмача, кәгеп чыккан, исерек, лаякыл, төшереп алган, чирткән, лыгыр, махмырдан, айнымаган, сәрхүш, кәефләнгән, “арыган”, зеңгелдәп тора, төтен булган – бу яктан “великий и могучий”дан һич калышмыйбыз.

Русиядә аракыны тыярга тырышу революция китереп чыгарырга сәләтле икәне XX гасырда ике тапкыр исбатланды. Аракыны тыйган Николай патша да, Горбачев та күпчелек халык – “электорат” күз алдында иң юньсез кешеләр исемлегенә эләгә, ә исерткечләргә бәяне юнь куючылар – шәп җитәкчеләр санала. Аракы – иң көчле пропаганда чарасы.

“Татмедиа” җәмгыятенең элекке директоры Фәрит Шаһиәхмәтовның “Татспиртпром"га билгеләнүе уңаеннан “Бу минем өчен якын һәм таныш эш”, - дип әйтүен укыгач, шушылар искә төшеп, күңелләр күтәрелеп китте. Беләбез инде без матбугат белән аракының ничек якын икәнен, күргән бар. Менә шушы җитәкченең әйткәнен укыгач, фәйләсүфләнеп киткәнмен, сүз башым бүтән иде.

“Татмедиа” җитәкчеләренең “Татспиртпром”га агылуына гаҗәпсенү белдерәләр, ә миңа калса, монда бернинди гаҗәп нәрсә юк. Икесе дә - пропаганда чарасы дияргә була, чөнки икесе дә хөкүмәт сәясәтен үткәрүдә кулай бер корал булып тора.

Матбугатка карап, татар үлеп бара, яки аю кебек кышкы йокыга киткән дип уйлап йөри идем. Алай түгел икән. Шәхсән үзенә кагылышлы сорау туса, татар матбугат ияләре дә кыю фикерләргә сәләтле икән әле. “Татмедиа”га президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин килүе билгеле булгач, оешмадагы элекке команда вәкилләре яңа хуҗага каршы сүз әйтергә җөрьәт иткән. Андрей Кузьмин татарча белми, телевидениедә эшләгән кеше матбугат үзенчәлекләрен аңламыйдыр дигән шик белдерә “Татмедиа” директоры урынбасары Сөмбел Таишева.

Мин үзем бу шөбһәләр нигезсез дип уйлыйм. Әгәр берәр оешма, яки берәр даирә үлимме, калыйммы дигән дәрәҗәгә килеп җитә икән, бернидән дә куркасы юк. Күрсәткечләре югары булган өлкәгә генә белгеч булмаган кешенең килүе куркыныч. Башны югалткач, чәч өчен курку урынсыз. Пешмәгән җитәкче булып чыкса да, нәрсәне югалтудан шикләнергә? Мең ярым, ике мең ярым тиражлы газет-журналларның тиражы кимер дипме? Кимеми, җәмәгать! Ул тиражның төбенә күз салсаң, зур күпчелеге чын тираж түгеллеген күрәсең. Дәүләт акча түгеп матбугатны бастыра, дәүләт мәктәпләре һәм китапханәләре аны мәҗбүри яздырып алалар. Дәүләт бер газет-журналга ике тапкыр акча түгә дигән сүз! Нигә кирәк соң бу әйбер? Унөч катлы матбугат йортындагыларны эшле-ашлы итәр өченме?

Кеше укымый, халык гаепле дип татарны гаепләр идең, утызар мең тиражлы күпме хосусый газетларыбыз бар. Шуңа да “Татмедиа”га матбугатны белгән кеше кирәк дияргә кирәк тә түгелдер. Кеше белән эшли һәм акчаны саный белүче кирәк. Трамвай депосы директоры, яки “Водоканал”дагы канализация бүлеге мөдире килсә дә, ниндидер яхшы якка үзгәреш булыр кебек. Әнә бит, яңа кеше килә дигән сүзе генә чыкты, ә инде еллар буе йоклап яткан өлкәдә нидер селкенә башлады, сазлык төбеннән күбекләр күтәрелә.

Яңа җитәкче татарча белми, татарча белгән кеше кирәк дию белән дә килешмим. Әйе, татар түгел, әмма элеккеләре татар булганга карап, татарча укый беләләр идеме әллә? Аларның татар фамилияле булуыннан ни мәгънә? Берәү булса, татарча белми, әйбәт булды, язганыбызны хуҗа укый алмаячак дип сөенер иде әле. Хуҗа өчен язмыйсыз бит, халык өчен язасыз. Форсаттан файдаланып калырга кирәк. Яңа җитәкчегә әллә нәрсә эшлисе дә юк, минемчә. Инвентаризация үткәрәсе дә, “сигез сыер асраганчы, симез сыер асра” дигәннән чыгып, карар кабул итәсе.

“Татмедиа”ның әллә никадәр басмасы бер-берсен кабатлый. Нәтиҗәдә бу газета-журналлар шәхси газеталарга түгел, бер-берсенә конкуренция тудыра. Ресурсларны чәчкәләүнең нәтиҗәсе – начар сыйфат, түбән тираж, аз хезмәт хаклары. Мәсәлән, “Татар-информ”ның татар редакциясе бар, “Интертат” бар. Икесенең дә хәлләре мактанырлык түгел, нигә бер үк функцияне башкарган бу ике редакцияне берләштереп, чын татар мәгълүмат чарасы ясамаска? “Казан утлары”, “Мәдәни җомга”, “Безнең мирас”, “Сәхнә”, “Идел”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”. Кеше укымый торган, мәҗбүри яздыртылучы сиксән алты газет-журнал тотканчы, бәлки, кеше укый торган берничәсе булуы яхшырактыр?

Билгеле, бу матбугат чараларының кайсына гына тия башласаң да, коточкыч зур тавыш чыгачак. Һәрберсенең үз тарихы – тегесендә алтмыш ел элек фәлән классик эшләгән, монысында хәзер дә иҗат итүче фәлән классик баш мөхәррир урынбасарының мәдәният киңәшчесенең гомуми мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булып көч түгә. Фәлән дистәләгән кеше эшли, аларны кая куясың? Легендар брендлар, идрит-кудрит! Ә легендар брендларга кайсы татарның кулы күтәрелсен? Беркемнең дә тарихка татар матбугатын бетерүче буларак кереп каласы килми. Гәрчә инде ул басмаларның күбесе үлгән, дәүләт мәҗбүри яздырмаса, тарижы өч йөз туксан тугыз данә калачак. Шулай үз-үзебезне алдап яшәүне дәвам итәбез – татар матбугаты эшли бит әле, яши бит әле, сиксән еллык тарихы булган монысы да исән, тегесе дә яши.

Стратегиянең төп асылы – ресурларны туплау. Әгәр ресурлар чәчелә икән, димәк, җитәкчеләр стратег булмаган дигән сүз. “Без фәлән кадәр совещание уздырдык, фәлән кадәр газета печатать итәбез, матбугат йортында электрон карталар керттек, кешеләр бер каттан икенчесенә чыгып йөри алмый, шөкер” түгел оешманың күрсәткече. Төп күрсәткеч – тираж. Ә ул юк.

Бу басмаларда эшләүчеләр хәлләрнең ничек икәнен бик яхшы белә. Мөхәррирдән тираж таләп итәләр, ә алар чикләүләр эчендә утыра. Тираж кирәк, тираж. Тәнкыйть тыелган, ә президентның “Кызыл пәрәмәч” колхозына баруы турындагы хисапны бастырып эшләп буламы соң ул тиражны? Түбән хезмәт хакы, тираж булмау сәбәпле укучы белән аралашу булмау, инициативалыларга юл куймау, өстән кушылган материалларны яктыртуны таләп итү, проблеманы уртага салып сөйләшүдән курку матбугатта эшләүчеләрдән битараф затлар ясап бетерде. “Минем эшем түгел, өстә уйласыннар”.

Шуңа да республикага, татарга авыр проблемнар килгән чакта Русия күләмендә түгел, Татарстан күләмендә дә үз сүзен әйтә алырлык публицистлар да юк. Булганнарына басмаларга юл ябык. Четерекле мәсьәләләрне чишә алырлык журналист тикшеренүләре дә, халыкны уята алырлык мәкаләләр дә онытканда бер генә күренеп киткәли. Көн үтсен дә, йон тетсен дип йөргән йоклаган ябалаклардан халыкны уятуны көтеп буламы? Башта үзләрен уятырга кирәк аларның.

Ялагайлык, әшнәлек татар халкында бигрәк тә көчле, иҗат өлкәсендә эшләүчеләрдә бу күренеш билчән кебек тамырлы, тузганак кебек орлыклы. Шуңа да бераз селкетү өчен бу өлкәдән булмаган кеше кирәктер. Бүгенгедән дә начаррак булмаячак, курыкмагыз. “Беткәнне бетерү мең савап” дигән гыйбарә бар безнең якта. Калганының куанычы булсын, ди иде кодагый. Яңа ел алдыннан килгән кешене яңа өметләр белән каршы алыйк әле, кайчак көткәннең киресе дә булып куя бит ул.

Ә "Татспиртпром"га килгәндә, тиздән ул альтернатив "Татмедиа"га әйләнмәсә ярый инде. Референдумнар кирәк булса, кирәкле тавышны "Татмедиа" түгел, "Татспиртпром" җыеп бирәчәк. Алар әле матбугатчылардан яхшырак та язалардыр, илһам чыганаклары үзләрендә бит.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG