Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев: Кырымда тоткынны электр белән азаплаганнар


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Кырымнан читтә яшәгән кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев, Энвер Крошны ФСБ белән хезмәттәшлеккә мәҗбүр итү өчен азаплаганнар, ди.

Джанкой район полициясенә 16 декабрь китерелгән кырымтатар егете Энвер Крошны электр белән азаплаганнар, дип белдерде Азатлыкка Мостафа Җәмилев. Украина Югары радасы депутаты бу мәгълүматне Кырымдагы “ышанычлы чыганаклардан” алганын әйтте.

“Бу кешене ниндидер мәгълүмат алу өчен түгел, ә аны сатлык җан итү өчен азаплаганнар. Үзе ул каршы булганга, аңа каршы шундый җәза кулланганнар, моннан тыш балаларының югала ала, дип куркытканнар.”

Бу хәлне кайбер мәгълүмат чаралары “азаплауның беренче очрагы” дип язып чыкты. Җәмилев моны кире какты.

“Оккупациянең беренче көннәреннән бирле башланды азаплаулар. Беренче кеше Решат Аметов булды. Ул азаплаулардан үлде дә. Аны күзенә игәү белән кадап үтергәннәр. Бернинди дә тикшерү булмады. Боларны белгән һәм дәлилләр китерә алган бер тикшерүчене беләм. Аның мәгълүмате нигезендә “самооборана”дан җинаятьчеләр инде кулга алына ала иде. Әмма ул эшне туктаттылар, тикшерүчене эштән кудылар. Әле яхшы котылды, аны рөхсәтсез тикшерү алып баруда гаепләделәр. Югалган 20дән артык кешене ничек азаплаганнарын күз алдына да китерә алмыйбыз әле”, диде Җәмилев.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00
йөкләү

Энвер Крошка 24 яшь, аның кечкенә балалары бар. 2014 елның мартында иртән өеннән чыгып киткән Решат Аметов ике атна узгач Карасубазар районындагы бер кырда табылды. Аңарчы Кырымның министрлар шурасы каршына ул Русия хакимиятләренең Кырымны оккупацияләвенә ризасызлык белдереп чыккан иде. Бер ел узгач тикшерү туктатылды. Аметовның хатыны өч бала белән 27 яшендә тол калды.

XS
SM
MD
LG