Accessibility links

Кайнар хәбәр
Татарстан дәүләт шурасы
Татарстан дәүләт шурасы

Татарстан дәүләт шурасы утырышы

23 декабрь Татарстан дәүләт шурасының 2015 елда соңгы утырышы узды. Анда соңгы вакытта күп бәхәсләр уяткан һәм Татарстан вә татарлар өчен әһәмиятле саналган ике мәсьәлә каралыр дип көтелгән иде. Аның берсе - президент атамасы булса, икенчесе - рус теле концепциясе. Президент атамасы каралмады. Азатлык парламент утырышыннан җанлы блог тәкъдим итте.

- Татарстан җитәкчесе атамасына әлегә кадәр нокта куелмаган. Русия президенты Владимир Путин 17 декабрь узган матбугат очрашуында бу мәсьәләне Татарстан үзе хәл итәргә тиеш дип белдерсә дә, ул кануни яктан әлегәчә хәл ителмәгән. Федераль канун нигезендә төбәкләр "президент" атамасыннан ваз кичәргә тиеш. Татарстанга 2016 елның 1 гыйнварына кадәр чыгарма ясалган иде.

- Мәскәү әзерләгән урыс теле концепциясе октябрь ахырында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Татарстанда белгечләр, галимнәр, парламент депутатлары арасында урыс теле һәм әдәбиятына өстенлек биргән бу концепция кабул ителгән очракта милли мәгариф бөтенләй бетәчәк дип белдерүчеләр дә бар.

10:17 23.12.2015

Татарстан Дәүләт шурасы утырышы алдыннан депутатлар җыелышта президент атамасы һәм урыс теле концепциясе турында үз фикерләрен белдерде. "Яңа гасыр" телерадиоширкәте җитәкчесе, депутат Илшат Әминов: "Концепнция турында сүз һичшиксез була, Дәүләт шурасы мөрәҗәгать кабул итәчәк", дип әйтә. Әминов Жириновскийның Татарстан җитәкчесен "хан" йә "башкан" дип атарга кирәк дигән сүзләрен дә ишеткән. "Клоун сүзенә аңлатмалар бирү кирәкми", ди Әминов. Мәгариф министры Энгел Фәттахов бу утырышта урыс теле концепциясе турында сүз булмас һәм аны бу хәлдә (Русия думасында) кабул итмәсләр дигән фикердә. Русия думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин "президент атамасы калмаса, "ил башы" булсын, башта татарча белем бирүче белгечләрне әзерләүне сакларга иде", ди.

10:25 23.12.2015

Дәүләт шурасының 2015 елда соңгы утырышы урысча башланды. Парламенттагы 100 депутатның 87-се теркәлү узган. Парламентта булмаган фирка вәкилләре, Татарстан баш прокуроры, арбитраж һәм югары мәхкәмә рәисләре дә утырышта катнаша.

10:36 23.12.2015

​Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта булмаган фирка вәкилләре дә булуны, "алар Татарстан мәгариф программасы турында фикерләшүдә катнашу өчен килде" дип аңлатты.

10:42 23.12.2015

"Нарышкинга урыс теле концепциясе хакында мөрәҗәгать кирәк"

Татарстан Дәүләт шурасында мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм "Яңа Гасыр" телерадиоширкәте башлыгы Илшат Әминов исеменнән Русия думасы рәисе Сергей Нарышкинга урыс теле концепциясе өлгесенә үзгәрешләр кертү турында мөрәҗәгать хакында фикерләшергә кирәк дигән тәкъдим кертелде. Утырыш көн тәртибендә әлегә 30 сорау.

10:52 23.12.2015

Кемдә президент атамасы кайгысы, кемдә бүләк кайгысы

Парламент бинасында һәркем үз мәшәкате белән. Берәүләр президент атамасын, татар мәгарифен ничек саклап калырга дип янып-көйгәндә, берәүләр Яңа ел алдыннан бүләк сатып акча эшләү кайгысында. Парламент бинасына килгәннәрне кечкенә генә ярминкә дә каршы алды. Документлар төзелгән өстәлләр янында бүләк сатучылар да бар иде.

11:01 23.12.2015

Яңа министр Кәримов татарча беләме?

Премьер-министр Илдар Халиков Альберт Кәримовны сәнәгать һәм сәүдә министры итеп тәкъдим итте. Чит телләрне белә, "Химград"та эшләде дип мактады. Татарча белү-белмәве телгә дә алынмады. Кәримов бу урыннан баш тартмады, әмма Татарстанда сәнәгать үсешен алга таба ничек күзаллавы турында сөйләргә теләмәде. Депутатлар Кәримовны бертавыштан министрлыкка хуплады.

11:10 23.12.2015

Гөлнара Сабированы Җәмәгать пулатына тәкъдим итәләр

Татарстан Җәмәгать пулатына яңа әгъзалар тәкъдим ителде. Алар арасында "Шәһри Казан" редакторы Гөлнара Сабирова, Алабуга музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко да бар. 29 кеше тәкъдим ителде, 20 кеше сайлана ала, диделәр. Сайлау кичектерелде, бюджет тикшерү эшенә керештеләр.​

11:24 23.12.2015

2016 елда балалар бакчалары төзүгә акча ике тапкыр аз

Татарстан Дәүләт шурасында мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиевне 2015 елда яңа балалар бакчасы төзүгә күпме акча тотылганлыгы кызыксындыра. Татарстан финанс министры Радик Гайзәтуллин "балалар бакчалары төзү, тәрбия урыннары булдыру өчен 2015 елда 14 миллиард тотылды, ә 2016 елга 6 миллиард каралган", диде.

дәвам

XS
SM
MD
LG