Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Төркия низагы: татарларга төрекләр белән саубуллашу вакыты җиттеме?


Рөстәм Миңнеханов (с) Казан университеты музеенда Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм аның җәмәгате Әминә ханым белән. 17 март 2011
Рөстәм Миңнеханов (с) Казан университеты музеенда Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм аның җәмәгате Әминә ханым белән. 17 март 2011

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов низаг башланып бер ай узганнан соң "дус һәм тугандаш халык" турында беренче белдерүен ясады.

Нәкъ бер ай элек, 24 ноябрьдә Төркия чигендә Русиянең Су-24 очкычы бәреп төшерелүдән башланган низаг дәвам итә, киеренкелек сүрелмәде, Русия президенты Владимир Путин Төркия җитәкчелегенә беренче көндәге кебек үк һаман ачулы. Сәбәпләренә тукталмыйбыз. Русия киңкүләм мәгълүмат чараларының пропагандасы белән дошманга үчләре көн саен арткан халыкка аңлату өчен бәлки аерым бер конференция оештырырга кирәктер.

Илдә инфляциянең үсүе, бәяләр артуы, төрек эш урыннарының ябылуы сәбәпле кайберәүләрнең эшсезлеккә дучар булулары, Төркиягә барулар тыелу аркасында хасил булган үчләрен үзләрен сугыш куркынычы астында калдырган патшага юнәлтә алмагач, күпләр аны президент һәм мәгълүмат чаралары күрсәткән төп дошманга – төрекләргә юнәлтеп рәхәтләнә. Футбол матчларында да шулай булгалый. Тарафлар бер-берләрен кыйнап, нәрсәдәндер үч алган була.

Путин ел азагы уңаеннан оештырган матбугат очрашуында да Төркия белән мөнәсәбәтләр турында шактый авыр сүзләр әйтте. “Төрек җитәкчелегенең исламлаштыру сәясәтеннән Ататөрек ихтимал каберендә йөзтүбән әйләнгәндер. Төркия үзнедә Төньяк Кавказ террорчыларын сыендыра, алар анда дәваланып ята. Хәзерге төрек җитәкчелеге белән килешү бик кыен”, диде ул. Моннан тыш Путинның “Төрекләр американнарның бер җирен яларга тели” дигән сүзләрен дә Анкара һич яратмагандыр.

Путинның бу чыгышы илдәге төрекләргә, аларны эш урыннарына начар мөгамәләне арттыруга сәбәп булды. Русиядә 30 мең төрек студенты укый. Алар яшәгән урыннарда тентүләр үткәрелә, кайберләренә шундук илеңә кит дигәннәр. Эш урыннарында төрле сылтаулар белән басым ясала. Мәскәүдә 20ләп банкта ясалган полиция тентүләре вакытында кулга алынган сигез кешенең бише – төрекләр.

Путинның һуманитар мөнәсәбәтләргә тыкшынмыйбыз дигән сүзе дә ялган булып чыкты. Путин чыгышыннан соң Русиядә яшәгән байтак төректә (аларның бер өлеше руслар йә татарлар белән өйләнгән) безне дә тиздән сөрерләр дигән курку туды.

Асылда ике ил арасындагы низагтан зыянны күбрәк татарлар һәм башка төрки халыклар күрде.

Русиянең Үзәк өлеше, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов илдәге мөселман өммәтенең Төркия белән элемтәләрне туктатырга җыенуын әйтте. Уфа мөфтие Тәлгат Таҗетдин, Төркия гафу үтенергә тиеш, диде. Русия белән Төркия арасын җайга салырга чакырган мөфти Равил Гайнетдин исеменә соңгы вакытта тәнкыйть сүзләре, "Төркия тарафдары" булуда гаепләүләр әйтелә. Күрәсез, түрәләр яратмаган карашларны әйтү хәтта мөфтиләргә дә тыелган. Ә бит ике ай элек кенә һәммәсе төрек коллегалары белән кочаклашып йөри иде.

Нәтиҗәдә диндашлар арасындагы мөнәсәбәтләр дә өзелде. Төркия университетларында эшләүче чыгышы белән татар булган бер уч академик бар. Алар үз университетлары белән башлыча Казан университеты белән бәйләнеш урнаштырырга, Татарстанны танытырга тырыша. Мисалга, мин үзем дә Мәрмәрә университеты белән Казан федераль университеты арасында бәйләнеш урнаштыруга өлеш керткән идем. Ул чорда Казан университеты проректоры мәрхүм Миркасыйм Госманов белән бу эшне башкарган идек. Инде күптән түгел генә Мәрмәрә университеты каршындагы Төркият тикшеренү институты белән Казан федераль университеты каршындагы Каюм Насыйри институты арасында бер килешү төзелгән. Шуңа күрә Мәрмәрә университеты бу институтка бер бүлек ачу өчен аерым урын да билгеләгән. Ләкин аралар бозылгач Насыйри институтына тиешле бюджет бирелмәгән һәм көтеп торырга карар ителгән.

Истанбулда оештырылган TürkVisyon бәйгесендә дә Татарстан белән Башкортстан вәкилләре катнашырга тиеш иде, катнаша алмадылар. Бу аларга гомер буена оныта алмаслык бер орым булды.

Төркиядә укучы Русия студентларына "кире кайтыгыз" дигән күрсәтмәләр әлегә булмаган. Ләкин шуңа карамастан, Русиядән килгән татар, башкорт, чуаш, чәркәс, чечен һәм башкаларда курку башланды. Каникул вакытында илгә кайтсак, безне тотып калмаслармы дигән курку бар. Илдәге гаиләләре исә Русия мәгълүмат чыганаклары тараткан ялган хәбәрләр сурәтендә балалары өчен борчыла.

Төркиядә эшләп яшәүче русиялеләр дә шактый. Аларның бер өлеше инде төрек ватандашы булган. Форсат туган саен илләренә кайталар. Хәзер аларда “сез төрек ватандашлыгыннан чыгып, илгә кире кайтыгыз” дигән басым ясамаслармы дигән шик һәм курку туган. Күбесе Төркиядә эшли, ягъни тормыш корган. Русия ватандашларының миллионнарчасы чит илләрдә урнашты. Күбесе яшәгән илләрендә ватандаш булды. Бер үк вакытта элекке паспортларын да йөртәләр.

Кыскасы, Төркия үзендәге Русия ватандашларына карата әлегәчә бернинди басым ясамады. Ләкин Русиядәге төрек ватандашларына Путин режимы тупаслыгын арттырса, Төркиядә дә русларга карата тискәре реакция туарга мөмкин.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә бер сүз дә әйтмичә 28 көн көтте. Путинның Татарстан халкы президент атамасы мәсьәләсен үзе теләгәнчә хәл итсен дигән сүзләреннән соң гына шактый ачык белдерү ясады. 22 декабрь Казанда журналистлар белән очрашуда ул “Без төрек халкы белән дус, алар татарларга тугандаш халык. Төрекләр Татарстанга 1,5 миллиард долларлык капитал салдылар. Алар төзегән заманча ширкәтләрдә хезмәт күрүчеләрнең 95-98 проценты Татарстан һәм Русия ватандашы”, дип әйтте.

24 декабрь Русия хөкүмәте Төркиягә кертелгән чикләүләргә карамастан Русиядә эшли алачак төрек ширкәтләренең исемлеген төзегәнен игълан итте. Әлеге "ак исемлек"тә Казанда "Баскет-Холл"ны, Төркиянең Казандагы консуллыгы бинасын, "Park House"ны, Кол Шәриф мәчетен төзегән Odak ширкәте дә бар.

Шул ук вакытта Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 12 декабрь ясаган чыгышында Татарстан читтәге милләттәшләр белән эшләгәндә Русия хакимияте сүзеннән чыкмаска тиеш дигән сүзләр әйтте. Президент үзе әйтергә теләмәгән сүзләрне еш кына Мөхәммәтшиннән әйттерә. 1999 елда кабул ителгән латин имласы турында канунны 2001 елда Мәскәү кире каккач та, ул: “бу эш инде киләчәк буыннарга кала” дип әйткән иде. Ягъни, Татарстанның хәле Мәскәү кәефенә бәйле.

Ил башлыгының исеме президент булса, кемгә файдасы булмаса, кемгә зыяны бар? Җитәкчелекнең моны безнең белән санлашалар дип уйлавы ихтимал. Ләкин, гомумән алганда, Казанның читтәге татарларга Сабантуйлар үткәрүдән башка бүләге бик булмый иде. Инде моннан соң Төркиядә мондый җыеннар да булмас. Татарлык шуның белән генә саклана икән, бәлки кирәге дә юктыр. Телен саклый алмаган бер этник төркемгә кем борылып карар икән?

Дөнья көрдләр, фәләстиннәр, каталаннар, шотландар һәм башка байтак халыклар турында азмы, күпме белә. Ә татар-башкортны кем белә? Төркиядә Татарстан дип әйтсәгез, йә аңламыйлар, яисә Казакъстанмы, диләр. Татармын дисәң, Кырымнанмы, дип сорыйлар. Димк, 25 ел буе дөнья гизү белән мактанган түрәләр татар халкын танытуга өлеш кертү өчен җитәрлек чара күрә алмаган. Бөтендөнья татар конгрессы да президент сәфәр кылган ил һәм төбәкләрдә татарларны күпләп җыеп, кул чаптыруга ирешүне үзенең төп вазифасы итеп күрә. Инде татарларга Төркия белән, төрекләргә исә Мәскәү кулы астындагы татарлар белән саубуллашу вакыты җитмәдеме дигән сорау туа.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG