Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

"Русиядә 40% балалар җәрәхәт алып туа"


Татарстанда узган ел яңа туган балалар арасында үлем очраклары кимегән. "Әмма балаларның зур өлеше туганда ук җәрәхәт алып туа", ди белгеч. Азатлык хәбәрчесе физиолог Ринат Абзалов белән сөйләште.

"2015 елда Татарстанда мең кешегә 12 үлем туры килгән, бу соңгы дистә елда иң яхшы күрсәткеч, үлүчеләр кими", диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин министрлыкның шушы атнада узган еллык коллегия утырышында. Яңа туган балалар арасында да үлемнәр 7.4%ка кимегән, мең балага алты үлем туры килгән.

Шулай да яңа туган балалар арасында җәрәхәтләр алып туу очраклары әле дә күп булып кала. Моның сәбәбе нәрсәдә? Халыкның сәламәтлеге нәрсәгә бәйле? Шушы һәм башка мәсьәләләр турында билгеле физиолог Ринат Абзалов белән сөйләштек.

Сигез дистәне тутырган фән эшлеклесе, биология фәннәре докторы, физик күнегүләргә багышланган китаплар авторы Ринат Абзалов гомер буе фәнни нигездә хәрәкәт итүнең үзенчәлекләрен өйрәнгән. Сүзен ул яңа туган балалар үлеменең төп сәбәпләрен атаудан башлады.

Бала табу йорты

Бала табу йорты

– Безнең илдә 40% балалар туганда җәрәхәт ала. Хатын-кыз бала табар вакыты җиткәч, баласын тудыра алмый, аның физик күрсәткечләре бик түбән дәрәҗәдә була. Беренчедән, акушерлар баланы тудырган вакытта басып-этеп җәрәхәт ясарга мөмкин, икенчесе – бала үзе чыга алмагач, махсус эскәк белән башыннан тартып чыгаралар, монда ул шулай ук нык җәрәхәт ясала, өченчесе – операция ярдәмендә (кесарево сечение) өлгереп бетмәгән баланы ярып алалар. Балага узу белән хатын-кыз ел дәвамында физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, сәламәт тормыш алып барырга тиеш. Бүген бу шартлар үтәлми диярлек.

–​ Авыру кешеләргә дәүләт тулысынча ярдәм итәме?

– Дөресен генә әйткәндә, бу мәсьәлә белән бик нык шөгыльләнергә кирәк. Авыруларның да төрлесе бар бит: катлаулысы, җиңелчәсе. Минемчә, авыруларны категорияләргә бүлеп, авыр хәлдәгеләре бары тик дәүләт карамагында булырга тиештер. Кеше миллионлаган акчаны кайдан тапсын? Аның алдап акча җыючылары да җитәрлек бит әле. Әйе, бүген кыйммәтле акчалар таләп итүче операцияләр дә бар. Ләкин гомумән алганда медицина дәүләт карамагында бушлай булырга тиеш. Монда аеруча контроль белән эш итәргә кирәк.

–​ Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында яман шеш белән авыручылар саны арткан диелде. Ни өчен Русиядә бу авыруларга тиешле ярдәм күрсәтмиләр, ишектән керүгә үк чит илгә юллыйлар?

– Безнең илдә медицина аппаратлары да, табибларның профессионализм дәрәҗәсе дә башкаларга караганда югары. Минемчә, монда чит илләрдәге хастаханәләр белән безнекеләр арасында бәлки берәр яшерен сөйләшү-килешү бардыр. Бизнес сыман, чөнки авыруны әнисе алып бармый, безнең ил табибы сөйләшеп, озатып кала. Ә бит миңа калса, бездә йөрәккә, онкологик авыруларга төрле дәрәҗәдәге операцияләрне күпкә уңышлырак ясыйлар.

– Халыкның сәламәтлеге гомумән нәрсәгә бәйле?

– Кешенең физик сәламәтлеге тәртиптә булса, аның гаилә хәле, эшчәнлеге, рухи халәте дә югарыда була. Кызганычка каршы, бүген безнең балаларның да сәламәтлек күрсәткечләре түбәнәйде. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару дәүләт күләмендә булырга тиеш. Япониядә, мәсәлән, һәрбер кешенең муенында адым үлчи торган аппарат эленгән (шагомер). Кеше көн ахырына ун мең адым җыймаган булса, барлык эшләрен ташлый да хәрәкәт итәргә чыгып китә. Бездә, мәсәлән, күптән түгел ГТО кертелде, идеясе әйбәт, ләкин аны тормышка ашыру тиешле дәрәҗәдә каралмаган.

Физик күнегүләр – үзләре дәва ул, монда яңалык табасы юк. Мин һәрвакыт җәяү йөрү, хәрәкәт итүне пропагандаладым. Минем эшем практикага бәйләнгән: хәрәкәт итү нормаларын өйрәндем. Гомумән балаларга 10 яшькә кадәр бернинди ярышларда да катнашырга ярамый дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки ярышларда максималь таләпләр куела, физик эшчәнлек тә югары дәрәҗәдә булырга тиеш. 5-6 яшьлек баланың физик күнегүләр вакытында организмдагы төрле әгъзалары башка әгъзаларның фондыннан файдаланып кискен үсеш ала. Һәм бу бала сәламәтлегенә зур зыян китерә, бигрәк тә баш миенә. Яңа канун булдыру кирәк: бала 8-10 яшькә кадәр бернинди ярышта катнашмаска тиеш. Спорт секцияләренә, түгәрәкләргә йөрү мөмкин, тик ярышларны тыярга кирәк.

– Казан – спорт каласы дип җитәкчеләр еш әйтә. Бүген башкалада сәламәт булам дип спорт белән шөгыльләнүчеләр күпме?

– Әлеге мәсьәлә тиешле дәрәҗәдә өйрәнүче юк. Бүгенге спорт авыр кичерешләр дулкынына эләкте. Спорт белән шөгыльләнүчеләрнең хәлләре, чыннан да, авыр. Чөнки футбол, хоккей, волейбол, баскетбол кебек профессионал зур спорт төрләрендә уенчыларны сатып алалар, үзебезнекеләр юк. Волейбол карарга бармыйм. Чөнки анда чит илнеке, безнең татар уйный алмый микәнни? Ә бит дөнья күләмендә иң атаклы беренче волейболчы – Татарстанда туып үскән Нил Фәссахов.

–​ Ни өчен спортчыларны читтән сатып алалар?

– Бу мәсьәлә бик катлаулы. Бу үзенә күрә бер бизнес, күрәсең. Җайлы бит: читтән баралар да алып кайталар, күпме түләгәнен беркем дә белми. Элек барысы да үзебезнең Татарстан егет-кызлары иде. Шуның аркасында иң атаклы спорт төренә кергән җиңел атлетика, чаңгы ярышлары – алар әкрен генә суынып килә. Чөнки монда сатып алып булмый, сатып алырга кешесе дә юк. Монда бит сүз футбол, волейбол кебек уеннар турында бара. Бу күренеш спортны юкка чыгару юлына алып кереп китә. Бу хәлне туктатырга кирәк, акча бирмәскә һәм бетте. Алар бит дәүләт акчасына, бездән җыелган акчаларга сатып алалар.

–​ Милли көрәшкә килсәк, бу хакта ни диярсез?

– Монда инде бөтенләй башка нәрсә. Милли көрәш бары бездә генә, башка илләр көрәш белән шөгыльләнми. Шуңа күрә ул Татарстанда зур үсеш алды. Тик татар көрәше белән дөнья күләменә чыгып булмый. Көрәштә дә кайбер тискәре яклар бар. Балалар 7-8 яшьтән көрәшкә йөри башлый. Бу дөрес түгел. 14-15 яшькә кадәр келәмдә көрәш булмаска тиеш, бала гади күнегүләр белән уйнап үсәргә мөмкин, тик көрәшеп түгел.

–​ Бүген физкультура укытучысы булырга теләгән яшьләр бармы?

– Кадрлар мәсьәләсе иң мөһим проблемнарның берсе булып тора. Спорт академиясе һәм безнең педагогия университетының спорт факультеты бар. Алар икесе ике нәрсә. Академиядә спортчылар, тренерлар әзерлиләр, аларның укыту програмы бик тар, спорт белән шөгыльләнүгә генә юнәлтелгән. Ә физик культура өлкәсендәге укытучы – зур дәрәҗәдәге белемле кеше. Ул анатомияне дә, философия, экономиканы да, биологияне дә белергә тиеш. Балага белем бирү – аның беренче максаты. Шуңа күрә физкультура факультетын сакларга кирәк. Академиядә белгечләр әзерләү түбән дәрәҗәдә дип әйтер идем мин. Ә бездә, киресенчә, тренерларны тәрбияләү авыр, чөнки бездә физик культураны оештыру беренче урында тора.

–​ Академия бетергән белгечләр мәктәпләрдә белем бирә аламы?

– Югары белемле кешеләр буларак, аларга беркем дә каршы килә алмый. Ләкин алар анда эшли алмаячак, чөнки тренер бит, алар мәктәпкә укытырга бармый да. Тагын шунысы да бар: педагогика факультеты мәгариф министрлыгы карамагында, ә академия белән спорт министрлыгы идарә итә. Ә спорт министрлыгын мәктәптә укыту кызыксындырмый, алар студентларны мәктәпкә җибәрми дә. Алар бөтенләй икенче юнәлештә эшли.

–​ Яшьләр физик культура укытучысы һөнәрен алгач районнарга укытырга кайтамы соң?

– Безнең һөнәр бүгенге көндә зур ихтыяҗ тудыра. Министрлыктан ел саен мәктәпләргә 50-60 кеше сорап заказ килә. Ләкин бар нәрсә финанс якка килеп төртелә: яңа тормыш башлаган баһадирдай яшь егет мәктәпкә укытырга килә, 18 сәгать укыту бирелә. Акчага әйләндерсәк, 8-9 мең сум чыга. Әлеге акчага ул ничек яшәргә һәм тормыш алып барырга тиеш? Ә бит һәр мәктәпкә өстәмә дәресләр үткәрү өчен акча бүленеп бирелә. Нигә ул дәресләр үткәрелми? Әлеге мәсьәлә беркемгә дә кирәкми. Ләкин яшьләр барыбер укырга килә, спорт өлкәсен сайлый. Киләчәк буыннан сәламәтлеге мәктәптә үк тәрбияләргә кирәк. Физкультура укытучысы – мәктәп мөдиренең уң кулы итеп каралырга тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG