Accessibility links

Кайнар хәбәр

Türkvizyon бәйгесендә катнашырга ник бер татар табылмаган?


Истанбулда узган TürkVizyon бәйгесе күренеше
Истанбулда узган TürkVizyon бәйгесе күренеше

Читтәге татарларны Türkvizyon-га җибәрү идеясе Дөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан чыгарга тиеш иде.

19 декабрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә төрки дөньяны берләштерүче иң зур мәдәни чараларның берсе – Türkvizyon җыр бәйгесе үтте. Хәтерлисезме, аның былтыргысы Казанда, иң зур биналарның берсендә, дан-шөһрәткә күмелеп уздырылган иде? Татарстан вәкиле Айдар Сөләйман анда икенче урынны алды.

Быелгы Türkvizyon да татарлар өчен былтыргысыннан ким буласы түгел иде дә бит, тик дөньялар үзгәреп китте: Төркия белән Русия арасында чыккан сәяси низаг аркасында Татарстан җырчылары – бик канатланып һәм дулкынланып әзерләнгән "Ямьле" төркеме белән Сәйдә Мөхәммәтҗанова – бәйгегә бармый калдылар. Шулай итеп, төрки халыклар арасына быел татарлар эләкмәде, Türkvizyon-2015 финалында 20дән артык вәкил арасында бер татар да булмады.

"Сәясәт мәкерле нәрсә инде ул, шулай язгандыр инде, булмады инде", дип, уфтанып-зарланып һәм бу хәлгә күнеп тә булыр иде. Тик туктагыз әле – татар дөньясы ул Татарстан һәм Русия белән генә чикләнми бит! Милләттәшләребез дөньяның бөтен почмакларында яши, араларында талантлы җырчылар, сәнгатькәрләр бихисап – ник соң шуларның берсе татарлар исеменнән чыгыш ясарга бармады? Русия мәдәният министры Мединский Европа, Азия, АКШ, Австралиядәге татарларга Türkvizyon-да чыгыш ясауны тыймаган иде бит.

Чит илләрдә татарларның саллы гына оешмалары бар. Мәсәлән, Европа татарлары альянсы. Быел октябрь аенда бу оешма бик зурлап икенче корылтаен уздырды, эшенә хисап тотты. Европа татарлары альянсы һәм аерым илләрдәге татар оешмалары тырышлыгы белән ел да Европада сабантуйлар уздырыла. Кыскасы – альянсның эше күп, көч-куәте дә бар кебек. Әмма кирәкле вакытта реакциясе генә булмады – тиз генә уйлашып, Европада яшәп иҗат итүче бер җырчыны бәйгегә җибәрүне оештырмадылар.

Финляндиядә генә дә күпме татар иҗатчысы бар, мисал өчен Дәниз Бәдретдин, Җәмилә Низаметдиннар. Икесе дә шәп музыкантлар. Türkvizyon-да татарларны ким-хур итмәсләр иде. Ә Зөлфия Камалова? Австралиядә яшәүче бу җырчыбыз Türkvizyon тамашачысын таң калдырырлык талантка ия бит. Татарлар исеменнән чыгыш ясауны аңа да тапшырып булыр иде.

Бөтендөнья татар конгрессына да таш атмый булмый бу очракта. Дөресен әйткәндә, читтәге татарларны Türkvizyon-га җибәрү идеясе нәкъ менә аңардан чыгарга тиеш иде. Ләкин 1998 елдан бирле татарларны барлап йөргән, туплап торган бу оешма да проблеманы күрми калдымы, күреп тә хәл итәргә теләмәдеме. "Татарлар Türkvizyon-га бармый", дигән хәбәр чыккан вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Казанда "Татарстанның эшлекле партнерлары" форумын оештырып йөри иде, анда чит илләрдән килгән милләттәшләр, татар оешмалары җитәкчеләре дә килгән иде. Четерекле хәлдән чыгу юлын шундук хәл итеп була иде, югыйсә. Сабантуй, корылтай, пәрәмәч белән чәк-чәк ашау бәйрәмнәрен оештыруга бик оста конгрессның иң кирәкле вакытта ятып калуы кичермәслек хәл. Аңламассың – әллә акылның төштән соң килүе бу, әллә үзе бер сәясәт.

Әйе, монда хәзер юридик нечкәлекләрнең күп булуына бәйләнеп, акланырга маташучылар да булыр. Имеш, бәйгене ТӨРКСОЙ оештыра, имеш, анда катнашу өчен аның вәкиле булырга кирәк. Протоколга бәйләнеп аклану кулай ул. Әмма алай итеп аклануны тырышып-тырышып та барып чыкмаган очракта гына сәбәп итеп калдырырга була. Аңлавымча, Türkvizyon-га башка илдән татар җырчыларын кертеп карарга тырышу булмаган да. Димәк, аклану да урынсыз.

Бу беренче очрак иде, ләкин соңгысы булмас шикелле. Димәк, мондый хәлләрдән югалтуларсыз чыгу тәртибен булдыру зарур. Заманча төрки мәдәнияттә татарның үз урыны инде бар, Мединский әйтте дип кенә аны җую ахмаклык бит ул. Türkvizyon-да татарларның катнашмавы Мединский карарын куәтләгән төсле булды инде. Чын ахмаклык булды бу.

Алсу Исмәгыйлева
Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG