Accessibility links

Русиядә эшли алачак төрек төзелеш ширкәтләре исемлеге булдырылды


Чаллыдагы Sunrise City торак комплексы, 2015 елның апреле
Чаллыдагы Sunrise City торак комплексы, 2015 елның апреле

Русия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец Русиядә эшләү рөхсәте булган Төркия ширкәтләре исемлеге бар, дип белдерде.

Русиядә калу турында озын мөддәтле килешүләре булган Төркия ширкәтләре үз эшләрен дәвам итәчәк, дип белдерде чәршәмбе көнне вице-премьер Ольга Голодец. Сүз Төркиянең төзелеш ширкәтләре турында бара.

Татарстанда элек дистәдән артык төзелеш ширкәте эшләгән булса, соңгы елларда алар китте, диде Азатлыкка икътисадчы Рәсим Хөснетдинов.

"Чаллыда төрекләрнең аерым шәһәрчек төзү проекты бар. Sunrise City дип атала һәм монолит белән эшли. Русиядә бу тимер бетон технологиясендә эшләүне белмиләр иде, аны төрекләр генә эшли иде элек. Хәзер алардан русияләр дә өйрәнде. Элек Казанда төзелеш белән шөгыльләнүче уннан артык фирма булгандыр. Хәзер инде бик аз, хәтта юк диярлек", диде Рәсим Хөснетдинов. Төркиянең тагын бер төзелеш ширкәте Түбән Камада эшли.

2015 елның язында Төркиянең "Kayı İnşaat" ширкәте Татарстанда медицина клиникалары һәм күңел ачу үзәкләрен төзүгә инвестицияләр бирү турында сөйләшүләр булган иде. Татарстанда төзелешнең 3% Төркия ширкәтләре алып бара. Төрек төзүчеләре иң күп Мәскәү һәм Петербурда.

XS
SM
MD
LG