Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:28

Татарстан таможнясы 2015 елга хисап тотты: Төркия белән сәүдә 55% кимегән, 650 кг ашамлык юк ителгән.

Татарстан таможнясы 2015 елга нәтиҗә ясады. Төркия белән сәүдә кимегән, әмма "истерия" юк, дип белдерде таможня башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Ләйлә Туфетулова.

11 ай эчендә Төркия белән Татарстан арасында сәүдә әйләнеше 55% кимеде, дип хисап тотты Туфетулова. Узган ел 208 миллион долларлык сәүдә булган булса, быел 168 миллион доллар. Экспорт 62% , импорт 51% кимегән. Татарстан читкә каучук һәм химия сата, үзе җиһазлар, дару, кара металлдан эшләнмәләр ала. Төркия Татарстан белән сәүдә итүдә бишенче урында, дип яза tatcenter.ru.

Россельхоз һәм Роспотребнадзор белән бергә 32 тикшерү булган, алар нәтиҗәсендә илгә кертү тыелган 650 кг ашамлык юк ителгән. Яндырылган ризыклар арасында Польшадан алма, Украинадан сырлар булган.

Ашамлыкларны яндыру һәм җиргә салып таптау президент Владимир Путинның Европа илләре һәм АКШтан канунсыз кертелгән ризыкны юк итү фәрманы чыккач башланды.

XS
SM
MD
LG