Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны газаплау турында язучы блогер Илмир Имаевка колониядә инфаркт булган


Илмир Имаевка хөкем карары чыгарылды. 18 декабрь 2014 ел
Илмир Имаевка хөкем карары чыгарылды. 18 декабрь 2014 ел

Чиркәү яндыруда гаепләнеп кулга алынган мөселманнарның полиция вәкилләре тарафыннан җәзалануы турындагы мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә ирештергән блогер Илмир Имаевка колониядә инфаркт булган. Имаевны чиркәү яндыручы дип иң кырыс бүлеккә утыртканнар.

Татарстанда 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән блогер Илмир Имаевка Барнаулның Калманский районы икенче санлы колония-утырмасында инфаркт булганы турында Азатлыкка аның хатыны Равилә ханым сөйләде. Имаевка хөкем карары чыгарылганнан соң, аны Барнаулга җибәргән булганнар.

“Ул хәзер Калманский районы хастаханәсендә ята. Ике атна элек табиб шалтыратып аның хастаханәгә эләгүен һәм полис кирәк булуын әйтте. Инфаркт турында шуннан гына белдек. Мин табиб белән сөйләштем. Ул бик зур инфаркт диде. Хәзер аңа шунтирование ясау мәсьәләсе тора, әмма колония-утырма җитәкчелеге әлегә шунтирование ясатудан баш тарта икән, чөнки аның өчен Илмирны Барнаул шәһәре хастаханәсенә илтәргә кирәк ди.

Мин табибтан телефон сорап Илмир белән сөйләштем, ул нерваланмадым, кыйнамадылар, юктан гына начар булды да, ашыгыч ярдәм машинасы алып китүен әйтте. Өч-дүрт көн реанимациядә яткан. Хәзер инде терапия бүлегенә күчергәннәр”, диде Равилә Имаева.

Аның әйтүенчә, ул колониядә иң кырыс беренче бүлеккә билгеләнгән, чөнки аны моннан җибәргәндә чиркәүләр яндыручы, качуга хирыс, аралашу өчен зарарлы дигән белешмәлек белән озатканнар.

“Беренче бүлеккә нигездә колониядә тәртип бозганнарны утырталар икән, шуннан туп-туры штраф изоляторына (ШИЗО) җибәрәләр. Ә моны алдан ук инде беренче отрядка билгеләгәннәр. Ул анда бердәнбер мөселман. Намаз укыган өчен ул да ШИЗОга эләккән. Шуңа да карамастан, намаз укуын дәвам итә. Илмир бит ул оптимист, ШИЗОда да утырырга була, берни түгел, ди. Бары аралашырга кеше булмаудан гына зарлана”, диде Имаева.

Колониянең үз дуңгыз фермасы булуы сәбәпле, күп ризыкны чучкадан әзерлиләр икән. Шуңа ул бары ипи һәм ботка пешергәндә ботка ашавын гына әйтә.

“Мин Барнаулда аны утыртканнан соң өч көн булдым. Ашамлыклар илттем. Әмма ерак юл, шуңа даими йөреп булмый. Посылкалар җибәрергә тырышабыз.

“Ул аралашу җитмәүгә зарлана. Колониягә китерелгәннән соң, җитәкчелектән Барнаул мәчетенә шалтыратып имаммы яки берәр мөселман рухание килүен үтенгән. Китаплар сорамакчы, ислам турында сөйләшеп утырырга теләгән, чөнки аның бөтен дини китапларын, календарьларын тартып алганнар. Ул анда бердәнбер мөселман.

Колония җитәкчелеге мәчеттән имам сорап мөрәҗәгать җибәрүләрен әйткән. Җәй көнне имам ялда дигән җавап булган, шуннан соң килүче булмаган. Православ атакайлары килә дип әйтте. Мәчеттән килмәүләренә үпкәли”, ди Равилә ханым.

Азатлык радиосы Барнаул мәчете имам-хатыйбы Фәһим Әхмәтгалиевка шалтыратып, колониядән мөрәҗәгать булу-булмау белән кызыксынды.

“Бәлкем мөрәҗәгать булгандыр. Җәй көнне мин Татарстан, Башкортстан якларында йөреп килдем. Шуңа бу мөрәҗәгать миңа килеп җитмәгән булырга да мөмкин. Гаеп миндә дә була ала”, дип Илмир Имаевның кайсы колониядә утыруы турындагы мәгълүматны язып алды.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкиле булуда шикләнелгән 63 яшьлек блогер Илмир Имаев 2014 елның 18 декабрендә 3,5 елга хөкем ителде. Полициядә мөселман егетләрнең җәзалануын интернетта фаш иткән Имаев көч структаралары һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастыруда гаепләнде.

Билгеле булганча, инде олы яшьтәге Имаев төрле янаулар, кисәтүләр булуга карамастан сак астына алынуга кадәр Чистайда чиркәү яндыруда шикләнелүче мөселманнарны яклап Вконтакте челтәре битендә яңалыклар урнаштырып барды. Әлеге егетләрне газаплау нәтиҗәсендә, көч структураларның үзләренә кирәгенә ирешүен курыкмыйча сөйләде. Үзенә генә түгел, хәтта кызына да басым булуына карамастан, бу эшен туктатмады. Адвокатлар белән элемтәдә торды.

XS
SM
MD
LG