Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә җирле халыкларның хокукларын төрле яклап кысу дәвам итә


Ханты-Манси автоном бүлгесендә яшәүче хант хатын-кызы
Ханты-Манси автоном бүлгесендә яшәүче хант хатын-кызы

Ханты-Манси бүлгесендә аз санлы җирле халыкларны парламенттагы вәкилләреннән мәхрүм итүче документ кабул ителде. Белгечләр арасында бу хәл нефть табучылар хантларның биләмәләренә үтеп керә алсын өчен эшләнде диючеләр дә бар.

Ханты-Манси (Югра) автоном бүлгесендә яшәүче аз санлы җирле халыклар – хантлар, мансилар, ненецлар 2016 ел булачак сайлауда Югра парламентында үз вәкилләреннән колак кагарга мөмкин.

Татьяна Гоголева 1995 елдан парламент депутаты. Милләте белән манси. Аның сүзләренчә, әлегә кадәр Юграда җирле халыклар күпләп яшәгән төбәктән парламентка өч депутат сайланып килгән булган. Күптән түгел Югра низамнамәсенә үзгәрешләр кертелгәнгә бу мөмкинлек юкка чыгарга мөмкин.

"Ханты-Манси бүлгесе низамнәмәсенә күрә, парламентта аз санлы җирле халыкларның ассамблеясы бар. Низамнамәдә әлеге Ассамблеяга сайлаулар турында да язылган. Өч мандатлы бердәм сайлау округында яшәүче барлык җирле халык та үз депутатларын сайлый иде. Бу җирле халыкларның проблемнарын чишү өчен булдырылган күп мандатлы сайлау округы иде. Ә хәзер Югра низамнамәсендә парламентта җирле халыкларның ассамблеясы бар дигән төшенчә кала, ә сайлау тәртибе үзгәртелә. Без бу дөрес түгел дип саныйбыз", ди Гоголева.

Татьяна Гоголева
Татьяна Гоголева

Элек сайлаулар вакытында бу округта аз санлы җирле халыклар гына үз депутатларын тәкъдим иткән, халык алдында абруе булган, хантлар, ненецлар һәм мансиларның мәнфәгатьләрен яклаганнар гына үткән. Хәзер исә документ рәсми теркәлгән фиркаләр генә үз намзәтләрен күрсәтә ала дип үзгәртелгән. Югра парламентында бу үзгәрешләр каралган вакытта фирка вәкилләре арасында "борчылмагыз, без җирле халыкларны да намзәт итеп үзебезнең фирка исемлегенә кертәчәкбез" дип вәгъдә бирүчеләр дә булган. Үзгәрешләрне округ кагыйдәләрен федераль сайлау кануннарына яраклаштыру белән аңлатканнар.

2016 елда булачак сайлауда аз санлы җирле халыклар парламентка үтәр әле дип өметләнә Гоголева. Әмма вакыт узгач бу вәгъдәләр онытылырга да мөмкин, дип борчыла. "Вакыт узар, парламентка башка рәис килер, фирка әгъзалары дә, аларның теләкләре дә үзгәрергә мөмкин. Сүз белән генә килешенгән, ә канун белән ныгытылмаганга парламентта җирле халыклар институтының сакланып калуына шик бар", ди Гоголева.

Җирле халык өчен үз депутаты үзенеке инде. Ул халыкның фикер сөрешен дә, яшәешен дә, аның проблемнарын да тирәннән белә. Һәм бу проблемнарны парламентта ни рәвешле күтәреп, аларны чишү юлларын да күзаллый.

Раиса Решетникова
Раиса Решетникова

Хант телендә 1957 елдан басылучы, бүген 2200 абунәчесе булган "Ханты ясаң" газеты баш мөхәррире Раиса Решетникова да әгәр хантларга, мансиларга, ненецларга Югра думасына юл бикләнсә, җирле халыклар язмышы өчен куркыныч киләчәген аңлый. "Хантлар, мансилар һәм ненецлардан кала безнең тормышны башка беркем дә тирәннән белми. Әгәр депутатыбыз телебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә белә икән, бу безгә файдага гына булачак", ди ул.

Белгечләр арасында, нефть-газ табучы һәм балык тотучы ширкәтләр аз санлы җирле халыкларның биләмәләренә үтеп керә алсын өчен парламентта аларның вәкилләрен бетерү сәясәте бара, дип белдерүчеләр дә бар.

Решетникова да нефть һәм газ табучы төрле сәнәгать ширкәтләренең кануннар бозып аз санлы җирле халыклар биләмәләренә үтеп кергән очраклар булганын әйтә. "Безнең депутатлар мондый очраклар вакытында үз сүзләрен әйтә, низагны җайлый иде", ди ул.

​Тумышы белән Ямал-Ненец автоном бүлгесеннән булган, хәзер Финляндиядә яшәүче режиссер Анастасия Лапсуй тундра халкының тормышын энәсеннән җебенә кадәр белә дип әйтергә була. Күпләгән фильмнар авторы ул. Бүген дә аның бер аягы Финляндиядә булса, бер аягы Ямалда (Ямал-Ненец автоном бүлгесе). Европа кино академиясе әгъзасы, күпләгән халыкара бәйгеләр бүләгенә ия Лапсуй аучылар, болан үрчетүләр, балыкчыларның биләмәләрен ничек итеп саклап калу бүген иң актуаль проблемнарның берсе булып тора, дип әйтә.

Анастасия Лапсуй
Анастасия Лапсуй

"Сәнәгать һәм җирле халыкларның биләмәләре! Бу җирләрне сәнәгать тә үссен һәм биләмәләр дә саклансын өчен ничек үзара бүләргә? Сәнәгать үсми торып безнең (җирле халыкларның) тормышы яхшырмаячак. Әгәр "Ямал – котып һәм сәнәгать төбәге" дигән програмны алсак, телибезме-теләмибезме, аның нигезендә углеводород чималы табу тора. Менә шундый шартларда ничек бергә яшәп калу мәсьәләсе килеп туа. Әлбәттә, ненецлар үз җирләрендә яшәп кала ала торган һәм сәнәгать тә үсә ала торган програмнар кабул итү зарур бүген", ди Лапсуй.

Аның сүзләренчә, әле күптән түгел генә Финляндиядәге бер басма Ханты-Манси бүлгесендә нефтьчеләрнең җирле халыклар өчен изге саналган күлләренә хуҗа булырга теләүләре турында язып чыккан. Лапсуй биләмәләргә керүнең төрле очраклары булуны әйтә. Нефтьчеләр җирле халыкларга ниндидер ярдәм бәрабәренә аларның биләмәләренә үтеп керергә мөмкин. Әлеге изге күл очрагына килгәндә, Лапсуй элек ширкәтнең җирле хантка финанс ярдәме биреп торуын, ул вакытта ике арада тынычлык булуны, ә ярдәм тукталгач тавыш купканлыгын сөйли. Мондый катлаулы мәсьәләләр төбәк парламентларында җайга салынырга тиеш дигән каршта ул.

"Йә без сәнәгатьчеләргә үз җирләребезне бирәбез, аларның электр утларын кулланабыз, мобил элемтәне файдаланабыз, каргизгечләрендә (снегоход) йөрибез, инде булмаса бөтен нәрсәдән дә баш тартып сивил дөньядан аерылабыз", ди ул. Лапсуй да ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайлый торган кануннар булдыру ягында.

Аның сүзләренчә, җирле халыкның бер өлеше балаларын югары уку йортларында укыта алмаганга нык борчыла. Элек алар өчен квоталар булган, бүгенге мәгарифтә исә бу юк һәм хант, манси, ненец белгечләре аз әзерләнә диярлек. Әнә шул сәбәпле заман белән бергә атлаучы фермер хуҗалыклары да бик аз.

Шундый хуҗалыкларның берсе турында Би-Би-Си каналы видео төшерде. Анда Ханты-Манси бүлгесендәге Сургут шәһәреннән 400 чакрым ераклыкта яшәүче Любовь Русскина тормышы тасвирлана. Ул күчмән хантлар нәселеннән. Шәһәр тормышын күтәрә алмыйча үз тайгасына кайткан.

Ханты-Манси автоном бүлгесендә бүген 30 меңләп җирле халык яши. Шуларның 22 меңе хантлар, калганы ненецлар һәм мансилар. Алар арасында эшсезлек дә киң җәелгән. Элек балык тоткан, болан асраган, көмеш төлкеләр үрчеткән, табигать нигъмәтләрен җыюны оештырган колхоз-совхозлар булса, бүген алар юкка чыккан. Гаилә фермалары булдырырга тырышучылар бар, әмма андыйлар күп түгел. Җирле халыкларның күпчелеге үз көнен үзе күрә. Тамагын туйдырыр өчен балык тота, табигать нигъмәтләрен җыя. Агро берләшмәләр төзим дисәң, моның өчен юридик һәм икътисади кануннарны да белү кирәк. Ә ханты, манси, ненецлар арасында андый белемлеләрнең аз булуын Решетникова да әйтә.

Эшсезлектән интеккән яшьләр шәһәрләргә китә. Соңгы елларда катнаш никахлар күбәйгән. Шәһәрдә туганнар ана телләрен бөтенләй белми үсә. Мәгарифтә региональ компонентны юк иткән 309нчы канунга Юградагы милли активистлар да каршы булган. "Укучылар өчен кырыс табигать шартларында болан тәрбияләргә өйрәтә торган милли програмнар бар иде. Әгәр җирле халыкларның төп кәсебе балык тоту булса, аларны бу һөнәргә өйрәтә иделәр", ди Решетникова.

Лапсуй исә халыкның тирмәдән тирмәгә күчеп йөргән күчмә мәктәпләрне кире кайтару теләге барлыгын әйтә. Җирле халык ул вакытта балалар электән килгән гореф-гадәтләрне өйрәнеп үсәр, шул ук вакытта белем дә алыр иде дигән карашта.

Эчүчелек җәелү дә җирле халыкларга янаган куркынычның берсе. "Мин үзем авылда үстем. Әле дә хәтерлим, авылда беркайчан да аракы сатылмады. Хәзер дә кечкенә авыллар бар, ә аларда кибет юк. Хәмерле эчемлекләрне китереп саталар. Аларның ни сатканы билгеле түгел, күпләр агулана", ди Решетникова.

XS
SM
MD
LG