Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:36

Туризм өчен туристның кайдан килүе мөһим түгел


Анталиянең диңгез буеннан русиялеләр китте. Яңа туристлар кайдан килер?

Анталиянең диңгез буеннан русиялеләр китте. Яңа туристлар кайдан килер?

Таиландның элек русиялеләр яратып йөргән ял урыннары кытайлар белән тулды. Инде хәзер Анталия дә җиң сызганып башка ил туристларын кабул итәргә әзерләнә.

Төркиянең көньягындагы Анталия төбәгендә диңгез яры буенда биш йолдызлы 300ләп кунакханә бар. Ел саен монда миллионлаган русияле ял итә иде. Анталиянең комлы пляжлары һәм җылы йомшак һавасы, визасыз килеп-китү мөмкинлеге монда ял итүчеләрне генә түгел, Русиядәге фатирларын арендага тапшырып салкын кышларны җылы Анталиядә (кышын да +20 була ала) уздырырга теләүчеләрне җәлеп итте. Шәһәрдә һәм аның тирәсендә даими яшәүче 40 меңләп русияле бар иде. Болар барысы да тарихка кереп кала, чөнки 2016 елның ял сезоны Анталиядә инде башка төрле булачак.

2015 елның тугыз аенда Русиядән Төркиягә 3,3 миллион турист килеп киткән. Аларның күбесе илнең көньягында ял иткән.

Фәнис Зыятов

Фәнис Зыятов

"Төркиянең иң зур сәүдәсе туризм белән бәйле, әмма Русия туристлары сан белән беренче урында түгел. Төркиягә иң күп турист Германиядән килә", диде Азатлыкка Анталиядә яшәүче адвокат Фәнис Зыятов.

"Германиядән кала икенче урыда "элекке союздан" килүчеләр. Урысча сөйләшкән һәркемне "урыс" һәм "русияле" диләр. Шул категориягә төрки республикалардан килүчеләр дә, украин, беларуслар да керә", ди Фәнис. Аның сүзләренә караганда, туризм бизнесы өчен туристның кайдан килүе мөһим түгел.

"Анталия эшмәкәрләре башка илләрнең туристларын кабул итү өчен хәзердән үк җиң сызганып әзерләнә башлады", ди адвокат. Аның үзенең дә бу айда эше арткан. Анталиядә булган милкен сатып китәргә теләүче русиялеләргә ул юридик ярдәм күрсәтә. "Бәлки аерылырга теләүчеләр дә булыр", ди ул. Анталиядә төрекләр белән катнаш никахта яшәүче рус һәм татар хатыннары күп.

Соңгы дистә елда Анталиянең туризм бизнесы русча сөйләшүчеләргә көйләнгән иде. Мәскәү кирмәненә охшатып салынган "WOW Кремлин Палас" кебек отельләр, Матрешка паркы, рус рестораннары, туннар һәм күннән киемнәр саткан кибетләр, анда эшләүчеләрнең барысының да русча сөйләшүләре – Русиядән килүчеләрнең күңеленә май булып ятты.

Иң зур зыян Русиядән килгән туристлар белән генә эшләгән сәяхәт ширкәтләренә булачак. Азатлык хәбәрчесе Фруд Бежан ай башында Анталиядә "Limak Hotels" исемле ширкәт мөдире Талга Барыш белән очрашкан иде.

"Русиялеләрсез туризм – туризм булмый инде", дип сөйләп утырды чәй артында 32 яшьлек Талга әфәнде. "Менә бу кибетләр сатып алучылар белән тулы иде", диде ул юл буйлап тезелеп киткән һәдия, күн һәм тун, алтын һәм көмеш кибетләренә күрсәтеп.

Талга Барыш – сигез затлы кунакханәне берләштергән ширкәт җитәкчесе. 24 ноябрьдә Төркия Русиянең Су-24 очкычын бәреп төшергәннән соң 1-2 атна эчендә аның кунакханәләренә килергә дип бүлмәләрне алып куйган 2 меңләп кеше ниятләреннән баш тарткан. Ростуризм Төркиягә юлламалар сатуны тыйды.

Анталиядәге туризм секторында борчылу булса да, паника юк. Сәяхәт ширкәтләре киләсе сезонга кайсы илләрдән туристларны китерү турында уйлый. Яңалары Ираннан, Согуд Гарәбстаны, Гарәп Әмирлекләреннән була ала. Алар өчен әллә ни үзгәртәсе булмас, хәмерне генә киметергә кирәк булыр, ди туризм өлкәсендә эшләүчеләр.

Таиландның да "үз Анталиясе" бар

Таиландта ял тыелмаса да, Русия туристлары анда инде 2014 елдан бирле бик йөрми. Сәбәбе – долларның кыйммәтләнүе. Таиландның да "үз Анталиясе" – Паттайя шәһәре бар. Элек русиялеләр ял итәргә яраткан Паттайяны бер ел эчендә кытайлар үз иткән.

Әлмәттән блогер Артур Шиһапов җиде ел элек хатыны белән Паттайяда танышкан булган. Ел саен кышкы айларны ул шунда уздыра.

Артур Шиһапов

Артур Шиһапов

"Паттайяда хатыным белән танышкан кунакханәдә торучылар элек 100% русиялеләр иде. Быел 40%тан да ким. Шәһәрдә урыслар гына йөргән рестораннар, даруханәләр, сәяхәт ширкәтләре ябылды, аларны тоткан кешеләрнең күбесе кире Русиягә кайтып китте", дип сөйләде Артур Азатлыкның рус редакциясенә. Аның сүзләренә караганда, Таиланд Русия туристларының кимүен сизмәгән дә.

"Урыслар белән эшләгән кайбер ширкәтләр генә зыян күргәндер, әмма бизнес бу, базарга яраклаша белергә кирәк. Элек русиялеләр белән эшләгәннәр, хәзер кытайлар белән. Элек рус телен өйрәнгәннәр, хәзер кытай телен өйрәнәләр", диде Артур.

Паттайяда 50 меңләп русияле даими яшәгән булган. Хәзер аларның саны, блогер сүзләренә караганда, биш мәртәбә кимегән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG