Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:34

Казан Кирмәне диварында 3D тамаша күрсәтелә


23 декабрь кичендә Казан Кирмәненең Спас манарасында 3D тамаша оештырылды. Кирмән диварларында беренче тапкыр уздырылган үзенчәлекле чарада кыш сурәтләре, Казан Кирмәнендәге тарихи биналар һәм Русия шәһәрләрендәге истәлекле урыннардан рәсемнәр күрсәтелде.

Узган ел мондый тамаша Мәскәү, Петербур, Сочи шәһәрләрендә генә уздырылган булса, быел әлеге шәһәрләргә Ростов, Владивосток һәм Казан да кушылды.

Проект авторлары сүзләренчә, Казанда кыш, яңа ел рәсемнәре белән беррәттән бу проектка катнашучы шәһәрләрнең истәлекле урыннары, ә ул шәһәрләрдә исә Казанның тарихи урыннары күрсәтелә.

Бүгенге тамашага килгәндә, ул Спас манарасында Казан Кирмәнендәге Кол Шәриф мәчете, Благовещен чиркәве, Кирмәндәге тарихи биналарның чагылышын күрсәтүдән башланып китте.

3D форматындагы рәсемнәр Спас манарасында сурәтләнеп үзенчәлекле күренешләр барлыкка килде. Чара ахырнда Кирмән диварларында урыс һәм татар телләрендә яңа ел котлавы да пәйда булды.

Проектны, Казан мэриясе һәм "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы ярдәме белән "Аэрофлот" һава юллары ширкәте оештырды.

Тамаша 31 декабрьгә кадәр һәр көнне кичке алтыдан кичке унга кадәр тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG