Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Югары Радасы Русиягә чикләүләр кертүне хуплады


Премьер Арсений Яценюк сүзләренчә, Русия тарафыннан 1 гыйнвардан кертеләчәк чикләүләр агрессиянең бер өлеше булып тора.

Украина Югары Радасы канун кабул итте. Аның нигезендә хөкүмәт 2015 елның 1 гыйнварыннан Русиягә җавап чикләүләре кертә алачак.

Премьер Арсений Яценюк сүзләренчә, Украина Европа берлеге белән ирекле сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырганга Русия 1 гыйнвардан чикләүләр кертә һәм Украина бу гамәлне Русия агрессиянең яңа бер өлеше итеп кабул итә.

"Соңгы елларда Украина Русиягә бәйлелеген өч тапкыр киметте. Өч ел элек Русиядән импорт 35% тәшкил итсә, хәзер 12%ка калды. Без үзебезнең эчке базарны саклаячакбыз", ди Яценюк.

Сәүдә чикләүләреннән кала Украина Русия очкычларына һава киңлекләрен япты. 2015 елның 27 гыйнварында Югары Рада карары белән Русия агрессор-ил дип танылды.

XS
SM
MD
LG